поиск новостей
Көн мәзәге
  • Елда бер генә Көлке көне. Башка көннәр бер дә көлкеле түгел.

Бүген кемнәр туган
  • 05 Октябрь
  • • Нуретдин Нәҗмиев - актер
  • • Илнар Ялалов - җырчы
  • • Илфат Дәүләтшин - композитор
  • • Зәйнәп Бәширова(1903-1984) - шагыйрә
  • • Мансур Гаяз (1917-1943) - шагыйрь
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
15.06.2024 Әдәбият

Балык Бистәсендә шагыйрь, драматург, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды (ФОТО)

"Бар сөеклем милләтемдер, гайре һич юк күңелемнең" - нәкъ шундый исемдә, шагыйрьнең туган көнендә, Татарстанның Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсендә шагыйрь, драматург, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды. Чараны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Балык Бистәсе районы хакимияте, "Терәк-Опора"иҗтимагый - файдалы хәйрия фонды белән берлектә оештырды.

Конференция кунаклары иң элек районның Үзәк мәчетенә кереп Миргазиз Укмасый рухына дога кылды.

Конференцияне районның "Үзәкләштерелгән китапханәчеләр системасы" директоры Рәхимә Рәшитова башлап җибәрде. Конференциянең модераторы, Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерүдә күп көч куйган, шагыйрьнең авылдашы, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина булды. Иң элек конференцияне оештыруга ярдәм иткән Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, ТР Рәисенең мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды Башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  рәисе Данис Шакиров, Казанның "Көтдус"мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин исеменнән күп сәламнәр җиткерелде.

Район хакимияте башлыгы Радик Ислямов теләкләрен Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина ирештерде.
 
Конференциягә Казаннан олпат шәхесләр кайткан иде. Миргазиз Укмасыйны өйрәнгән галим, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев шагыйрьнең гыйбрәтле тормыш сукмаклары хакында сөйләде.Татарстанның халык язучысы, профессор, әйдәп баручы тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин,  филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдиноваларның тирән эчтәлектәге чыгышлары да һәркемне җәлеп итте. Шагыйрьнең иҗатын җентекләп өйрәнергә кирәклеге турында фикерләр әйтелде. Үзәк мәчет имам-хатыйп ярдәмчесе Равил Сафин Миргазиз Укмасыйның Коръән сүрәсенә әдәби тәфсирен алып килгән иде. Аны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк итте.
 
 
Шагыйрьләр - Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйховлар күңел хәтирәләре белән уртаклаштылар.
 
Миргазиз Укмасыйның шигырьләрен яттан сөйләүчеләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул "Матбугат ру" порталы җитәкчесе Данил Сәфәров белән берлектә оештырылды. Бәйгедә катнашучылар Миргазиз Укмасый шигырьләрен сөйләде. Беренче тапкыр "Билгесез кызга" шигыре җыр телендә яңгырады. Аны моңлы итеп, Балыклы Чүкәй авылы китапханәчесе Индира Илалова башкарды.
 
Татарстан радиосы журналисты Раил Садретдинов Миргазиз Укмасыйның кызы Ләйлә ханымның Кече Укмас авылына кайткан чагын тасвирлаган фотосүрәте һәм Мөхәммәт Мәгъдиевның радиода сакланучы шагыйрь турындагы язмасын китапханәгә тапшырды.
 
 
"Шагыйрь юлы" велофестивале проекты турында, аның  җитәкчесе Дамир Сафин җиткерде.
 
Миргазиз Укмасыйга багышланган чараларны оештыруда актив катнашучы, Балык Бистәсе районының туризм үсеше буенча баш белгече Эльмира Сибгатова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина конференциянең әһәмиятенә тукталдылар.
 
Чыгыш ясаучыларга Коръән китаплары бүләк ителде. Конкурста катнашучыларга дипломнар  һәм бүләкләр тапшырылды.
 
Конференциядә Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерү буенча чараларны дәвам иттерү кирәклеге турында фикерләр яңгырады. Аның туган авылы, Кече Укмас авылы урамының берсенә шагыйрь исемен бирү, 1994 елда яшәгән йорт нигезенә урнаштырылган мемориаль тактаны яңарту, ул урында авыл музеен оештыру кебек җитди мәсьәләләр күтәрелде.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Флюра Абдуллина
14 июнь, 2024 нче ел

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.06.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы