|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.06.2024 Хәвеф-хәтәр
Автомобиль тротуарга очып чыгып, унлап кешене бәрдергән (ВИДЕО)Юл-транспорт һәлакәте 14 июнь кичендә Благовещенск шәһәрендә булган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар. Җирле вакыт буенча 20:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 14:00) Воронков урамына борылыш алдыннан Василенко урамында бер машина югары тизлек белән юл өлешеннән тротуарга очып чыккан, анда бу вакытта җәяүлеләр төркеме булган, дип хәбәр итә «РИА Новости». Социаль челтәрләрдә таралган кадрлардан күренгәнчә, минивэн зур тизлек белән юлдан тротуарга очып чыга һәм җәяүлеләр йөри торган урыннан атлап барган кимендә ун кешегә бәрелә. Бәрелеш бик көчле була, дип китерә бу хәбәрне Татар-информ.
Шаһитлар үлүчеләр һәм күп санлы зыян күрүчеләр турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта коткару эшләре алып барыла, коточкыч вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|