|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2024 Криминал
![]() Илназ Галәвиев эшен тикшергән полковник әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр урлауда гаепләнәКазан мәктәбендәге атыш турында эшне тикшергән Россия Тикшерү комитетының элеккеге полковнигы Александр Избенко җинаять эшләреннән әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр (вещдок) урлауда шикләнелә. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә. Аңа дүрт җинаять эшеннән йөзләгән миллион сумлык әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр урлауда 16 эпизод буенча гаепләү белдерелә, ул әлеге акчага автомобильләр һәм күчемсез милек сатып алган. Ул аларны язылышмыйча яшәүче хатыны Анна Марчук, каенатасы һәм башка туганнары исеменә рәсмиләштергән. Эш буенча унбиш физик һәм юридик зат зыян күрүче дип табылган.
Узган елның сентябрендә Избенко Россия Тикшерү комитетыннан китүе турында рапорт язган һәм Донецк тирәсенә юл тоткан. Анда ул, телефонын сүндереп, хатыны Анна Марчукның әти-әнисеннән качып яткан.
2021 елның язында Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевкә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү Александр Избенко биографиясендәге шау-шулы эшләрнең берсе булды. Әлеге фаҗигадә җиде бала һәм ике укытучының гомере өзелде, Галәвиев исә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
--- |
Иң күп укылган
|