|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2011 Мәгариф
Мәктәптә уку түләүсез булачакРоссия – күп милләтле ил. Бездә барлыгы 170 төрле милләт һәм этнос төркемнәре яши. Һәрбер кеше әнисе биргән кадерле бүләкне – ана телен гомер-гомергә саклап килә, нәселенең шәҗәрәсен төзи, халкының тарихын өйрәнә, илнең иминлеге өчен сугышта батырлыклар күрсәткән якташлары белән горурлана, туган туфрагында үсеп чыгып, буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәргә тырыша. Россия Федерациясе Конституциясенең 26нчы маддәсендә дә “Һәр кеше ана телен кулланырга хокуклы” диелгән. Кызганыч ки, кайбер дәүләт органнары даирәләре моның белән санашырга теләмиләр. Унитар илдә яшибезмени: Дәүләт Думасы депутатлары, халык фикерен белешмичә, милли мәгариф компонентын юк итү турында закон кабул иттеләр. Тик киң катлам җәмәгатьчелеге аңа каршы чыкты. Әлеге норматив документның дөнья күрүенә шактый вакыт узса да, әле һаман бу дөрес түгел закон кире кагылмаган.
Билгеле булганча, 2014 елда чираттагы Кышкы Олимпиада уеннары үткәреләчәк. Халыкара комиссия комитеты бу җаваплы чараны Сочи шәһәрендә уздыруны кулай тапкан. Анда зур спорт корылмалары төзелә. Халык арасында шундый имеш-мимешләр таралды: янәсе, хөкүмәт Олимпиада чыгымнарын бюджет акчасы белән каплаячак, шуңа күрә киләчәктә мәктәпләрдә уку түләүле булачак.
Бу шомлы хәбәр ата-аналарны кайгыга салды, билгеле. “Әнә, байлар үзләренең балаларын чит илләрдә укыталар. Элеккеге Мәскәү шәһәре башлыгы Юрий Лужков хатыны Елена Батурина белән, миллион доллар түләп, чит илләрдә зур йортлар төзеткәннәр, кызларын Лондонга укырга җибәргәннәр. Ә безгә, хезмәт хакын очын-очка ялгап яшәүчеләргә, балаларыбызны укыту өчен кайдан акча алырга?!” - дигән сүзләрне ишетергә була.
Россиянең мәгариф министры Андрей Фурсенко бу четерекле проблемага ачыклык кертте кертүен. Ул телевизордан чыгыш ясап, атнага 36 сәгать дәвамында дәресләрнең түләүсез үткәреләчәге турында белдерде.
Дәүләт даирәләре арасында югары уку йортларын финанслауга каралган сумманы кисүгә омтылучылар да юк түгел. Мәсәлән, президент ярдәмчесе А. Дворковичны алыйк. Ул студентларга стипендия түләүне туктату мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Аның бу кара гамәле аяз көнне яшен яшьнәвен хәтерләтте. Әле дә стипендия күләме зур түгел. Ә бу бюрократ аны да студент кулыннан тартып алырга тели! Дворкович фикерләвенчә, студент акчаны үзе эшләп алырга тиеш.
Ә бит студент латинчадан “укучы” мәгънәсен аңлата. Югары уку йортының бусагасын атлап кергән яшьләр “фән гранитын кимерергә” тиешләр. Ә инде иртән лекцияләр тыңлаган, төштән соң исә эшкә йөгергән студентның китапханәдә утырырга вакыты калмый. Ул семинарларда сабакташларының чыгышларын тыңлау белән генә чикләнә. Имтиханда да аның җавабы лекциядә истә калган мәгълүматлардан гына тора. Шулай булгач, проблемаларның мәгънәсезлеге аңлашыладыр.
Без Камышлы педагогия училищесында Бөек Ватан сугышы елларында укыдык. Хөкүмәтебезгә ул чорда никадәр чыгымнар тотарга туры килә иде. Тик илебез зур авырлыклар кичерсә дә, безгә стипендияне өзлексез биреп бардылар. Уку йортының ашханәсе дә бар иде. Анда без төшке аш ашый идек, һәр көнне 500 грамм ипи дә биреп тордылар.
Яшьләрнең хыялы мәктәптә бөреләнә, ә һөнәри уку йортларында чәчәк ата. Шуңа күрә мәгарифкә акчаны жәлләмәскә кирәк. Акчаны кызгансак, оттырачакбыз гына. Моны тормыштан кире кагалмаслык күпсанлы мисаллар китереп дәлилләргә була.
Бүген игътисадны модернизацияләүгә зур әһәмият бирелә. Ә бу җитди бурычны заман таләпләренә җавап бирердәй әзерлек алган белгечләр генә үти алачак.
Язмамны студентның күңелен күтәрерлек яңалык белән тәмамларга булдым. Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин агымдагы елның 1 сентябреннән стипендия күләмен 9 процентка индексацияләү турында игълан итте. Дөрес, бу зур сумма түгел. Шулай да, студент аның белән кайбер вак-төяк чыгымнарын каплый алачак.
Минзакир НУРЕТДИНОВ, педагогик хезмәт ветераны |
Иң күп укылган
|