|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2024 Шоу-бизнес
![]() Вадим Захаров: “Әллә авырыйсыңмы, ябыккансың”, - диләр...Татарстанның халык артисты Вадим Захаров социаль челтәрдә үз авырлыгы турында сөйләп үткән. Ябыгу, тазаруга карата үз фикерен белдерде. - Күптән күрешмәгән кешеләр күрәләр дә: “Вадим ябыккансың, тартылгансың, җыелгансың”, - диләр. Нәрсәсе тартылып җыелгандыр инде. Тазарсаң: “Бигрәк таза син”, - диләр, ябыксаң: “Әллә авырыйсыңмы, ябыккансың”, - диләр. Ике елга 30 килограммга ябыктым мин. 30 килограмм! Бик күп. Тагын 30 килограммны ташласам, миннән дә чибәр кеше булмый, - дип шаярта Вадим.
Вадим Захаров икенче сезонга әзерлек эше башлануын да әйтеп үтте. Айрат Ильясов командасы белән “Шоу түгел - концерт 2” дигән өр-яңа программа булачак дип әйтте җырчы.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|