|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2024 Сәясәт
Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу әтисен туган көне белән котлый: «Аларны сүгүдән файда юк»Актаныш районының экс-главасы, элеккеге мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка 63 яшь тулган. Кызы Таңсылу ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаган әтисен котлап, болай дип яза: «Туган көнең белән, Әткәй!
Бүген сине күреп котларга да мөмкинлек юк! Әмма, без беләбез, тиздән син бу язмаларны үзең укый ала алачаксың, безнең белән бергә, өйдә күрешкәч! Аллаһ боерса!
Үз фикерең булу һәм аннан читкә тайпылмый, үз идеяләреңә тугры булып калу – көчле шәхесләргә генә тиң! Син һәрвакыт безне көчле булырга, барысына да үзең ирешергә, кешеләр сүзенә битараф булмаска өйрәттең! Шул вакытта ук нечкә, татар җанлы, халык җанлы күңелең безне үзебезнең туган илебезгә, телебезгә гашыйк кешеләр итте!
Гомер буе кеше өчен яшәп, инде дә картайгач, тыныч тормышка чыккач кына, бите юылмаган кешеләрнең шундый пычрак эшләре безне синнән аерды! Гаделсезлек, нәфрәт һәм кешеләрдән гайрәт чигү – болар барысы да безнең күңелдә булды! Тик, иң караңгы вакытларда да, яктылыкка тап булдык!
Ул яктылык – үзебезнең туганнар, дуслар, бөтен Актаныш халкы булды! Шуның кадәр көчле «поддержка»ны минем гомердә дә күргәнем юк иде! Интернетта, телефонда, урамда күргән һәр кеше: «Бу хәлгә ышанмыйбыз, без сезнең белән, сезнең яклы, нинди ярдәм кирәк?» – дип кенә торганда, ничек үзеңдә көч тапмыйсың инде?!
Рәхмәт сезгә барыгызга да! Сезнең сүзләр безгә көч бирә, кешелек бу дөньяда бар әле дигән киләчәккә ышану бирә!
Ә инде, пычрак һәм көнчел кешеләр алар булырга тиеш, дөньяда тигезлек булсын өчен! Аларны сүгүдән файда юк, чөнки инде аларны тормыш каргаган, шундый кешелексез булулары белән! Һәм беркайчан да онытмаска кирәк, без бу дөньяда кунак кына!», – дигән ул.
--- |
Иң күп укылган
|