поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
12.06.2024 Шоу-бизнес

Гөлнара Абитова: «Баламны югалтудан хәтта яшисем дә килмәде»

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Театр дөньясы, чыннан да, шундый кырысмы?
-  Сәхнәдән караганда шундый гүзәл, рәхәт дөнья ул. Күп әйбер сәхнә артында кала, ә театр “кухнясы”, чыннан да, кырыс. Үпкәләүләр дә, рольләрсез утырулар да булды. Артист өчен иң авыры - яңа рольләре булмаудыр. Тагын бер кимчелегем - гаделлегем. 

- Кариев театрында 30 елдан артык эшләүче кеше буларак сорамый кала алмыйм. “Театрның коллективы икегә бүленгән”, - дигән начар даны чыкты. Хәзер актерлар арасында мөнәсәбәтләр нинди?
- Кариев театры һәрвакыт ачык булды. Коллективта бәхәсләр була торган хәл инде ул, безнең театрда гына түгел. Бик дөрес әйтәсең, начар даныбыз таралды шул, кызганыч. Эш процессында бәхәсләр туып тора, анысы гадәти хәл. Без барыбыз да үз фикере булган кешеләр бит. Хәзер мөнәсәбәтләр җайланып килә. Тамашачылар безнең турыда начар фикердә калмас, дип өметләнәм. Репертуарыбыз яхшы бит.

- Сезне башка театрларга, яңа проектларга да чакырганнардыр. Нишләп Кариев театрына шуның кадәр тугры булып каласыз?
- Мин эт елында туганмын. Бәлкем, шуңа күрә тугрыдырмын. Үсәргә мөмкинлекләрем булса да, карьераны беркайчан беренче урынга куймадым. Тыныч кына үз тормышым белән яшәп ятам.

- Сез моннан канәгатьме? 
- Әйе, хәзер аеруча. Актерның карьерасы режиссерга бәйле. Әгәр ул режиссерга ошый икән, димәк, рольләре дә була. Бу бөтен театр дөньясында эшли торган кагыйдәләр. Гомумән, тормышыма зарлана алмыйм, чөнки яраткан эшем, театрым, гаиләм бар. Безнең репертуарыбыз үзгә, үз тамашачыбыз бар.

- Әти-әниләрегез сезнең белән торалармы? Аларның хәле ничек?
-  Икесенә дә 84 яшь.  Аеруча ноябрь ае - куркыныч төшкә тиң. Әти урын өстендә тормыйча ята, театрда премьерага әзерләнергә кирәк, әле бит гаилә дә бар. Әтине көч хәл белән теге дөньядан тартып чыгардык, дисәң дә була. Шул чакта әни дә аягын сындырды. Өчкә бүленеп яшәдем. Әтинең хәле хәзер дә авыр, деменциядән интегә. Әти-әнине карап, соңгы юлга озату - баланың бурычы, шуңа күрә ничек кенә кыен булса да, моны кабул итәргә кирәк. Апа-абыйларым булмагач, Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнән дә ярдәм көтеп утырып булмый. 

- Аларны соңгы юлга озату турында да уйланасыздыр?
 - Киткән кешеләрнең берсе дә кире кайтмый бит. Берсен дә җибәрәсе килми. Әтинең хәле яхшы якка үзгәрмәвен дә күреп торам, әмма күңелдә өмет яши әле. Әтинең аяклары күптән бирешә башлады, инде 2-3 ел элек аягын күчерә алмагач: “Әйдә, инде”, - дип ачуланып сугып та куя иде. Нишләтәсең, без - көчсез. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ярый әле ирем, якыннарым - авыр чакта терәк. Иртә-кич әти-әниләр янына барабыз.

- Тормыш иптәшегез белән дә ялгышмасам театрда танышкансыз?
- Кариев театрына тормыш иптәшем белән таныштырган өчен дә рәхмәтлемен. Ирем белән танышканда театрда эшли идем инде. Дөресен генә әйткәндә, беренче күрүдә аңа игътибар итмәдем. Ирем миннән 8 яшькә яшьрәк тә бит. Бала-чага дип уйлап куйдым. Ниязның группасы “Кичер мине, әнкәй” спектакле белән килде. Миңа да роль бирделәр. Нияз мине күтәрергә тиеш иде: “Ул мине ничек күтәрсен, сына бит ул!” - дип куйдым. Эт белән мәче кебек гел эләгешеп кенә тордык. Ирем дә хәзер: “Сине бөтенләй ошатмаган идем”, - дип искә ала. Гашыйк булуыбызны сизми дә калдык. Озакка сузмыйча, гаилә кордык. Әле күптән түгел генә туй фотоларын карап утырдым. Шундый чибәр булган икән, шул вакытка кайтсам, янәдән аңа гашыйк булыр идем. 

- Гаилә коргач, кайда яшәдегез?
- Берничә ай әти-әниләрем белән яшәп тордык. Үз оябызны корасы килде, шуңа күрә тулай торакка күчендек. Студент чакта тулай торакта яшәүче кызларга кызыга идем. Алар ирекле кебек тоелды, мин бит әти-әни канаты астында үстем. Ирем белән тулай торакта яшәп карадым, бер дә зарланмыйм. Нияз студент иде әле, әти-әниләр ярдәм итеп торды. Яшьлек белән авырлыклар да сизелмәгәндер.

- Ирегез нинди өлкәдә эшли? 
- Нияз шәхси фирмада эшли. Без өйләнешкәч, ул укырга керде. Мәдәният институтында белем алып, мебель салонында эшләп тә йөрде. Икебез дә театрда эшли дә алмас идек, бәлкем. Артистның хезмәт хакына гына яшәү җиңел түгел бит. Без бер-беребез белән киңәшләшәбез. Барлык проблемаларны уртага салып хәл итәбез. 
 
- Бер генә бала тапканыгызга үкенмисезме?
- Минем өчен бу авыр тема. Улыма 3 яшь чакта, балага узган идем. Тик ул ана кушлыгыннан тыш (внематочный) булып чыкты, операция ясадылар. Бу хәл Яңа ел алдыннан булды. Ирем әти-әниләре янына кайтып китте, мин - берүзем хастаханәдә. Табиблар яра дөрес төзәлсен өчен йөрергә киңәш иттеләр. Үзем йөрим, үзем уйлыйм. Хастаханәдә булган ялгызлыктан, баламны югалтудан хәтта яшисем дә килмәде. Ә бит яшәргә кирәк. Хастаханәдән чыкканда улым кочаклап алды. Авыр халәттән балам гына тартып чыгарды. Әлбәттә, ирем дә терәк булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул бик сабыр кеше. 
 
- Сез нинди кеше?
- Бик туры сүзле. Элек чәчрәп чыккан чакларым да булды, гаделсезлеккә түзә алмыйча  шартлар дәрәҗәгә җитә идем. Хәзер күп нәрсәгә күз йомарга тырышам. 
 
- Гаделлекне яратканга улыгызга шундый исем куштыгызмы?
- Гадел Кутуй урамында туып үстем бит. Улым, чыннан да, гадел. Үз сүзлелеге дә бар, әмма һәрвакыт сүзендә тора. Улым КАИ тәмамлады, хәзер заводта эшли. Исән-сау, бәхетле генә булсын.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы