поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июнь
  • Венера Гәрәева (1943-2020) - педагог
  • Мансур Хәсәнов (1930-2010) - галим
  • Кыям Миңлебаев (1929-2005) - журналист
  • Наҗия Теркулова (1929-2016) - җырчы
  • Резидә Макуева (1962-2023) - журналист
  • Клара Таҗиева - музыка белгече
  • Роза Сәхаветдинова - композитор
  • Артур Шугаепов - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
11.06.2024 Шоу-бизнес

Рус кызы Анастасия Макаровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, халык икегә аерылды

- Татарстанның атказанган артисты исемен алдыгыз. Көттегезме?
- Дөресен генә әйткәндә, бу беренче чиратта тамашачы алдында бик зур җаваплылык. Татарстанның атказанган артисты булгач, сәхнәгә чыгу тагын да ныграк дулкынландыра. Тамашачыга яңалык, эксклюзив продукт тәкъдим итәсе килә. Җырларым һәркемнең йөрәгенә барып җитсен иде. Мин сәхнәгә чыккач, кешеләр: “Анастасия Макарова, чыннан да, бу исемгә лаек”, - дип әйтерлек булсын.

- Сезгә исем бирүне тамашачылар ничек кабул итте?
- Кешеләр күп бит, шуңа күрә фикерләр дә төрле. Мин барлык фикерләрне дә кабул итәм, чөнки һәркем аны үзенчә аңлата. Лаеклы түгел дип әйтүчеләргә лаеклы булуымны исбатлау минем эшем. 

- Күптән яңа җырлар чыгармыйсыз...
- Бер ел дәвамында яңа җырлар иҗат итмәдем. Иҗатыма бераз күзәтү ясадым. “Тамашачыга нәрсә бирә алам?” - дип уйландым. Иҗади кризис кичердем. Хәзер сәхнәдә чын Анастасия Макарова, үзем булып каласым килә. Бу да җиңел генә бирелми.

- Шәхси тормышта яңалыклар бармы?
- Бу минем өчен авыр сорау. Әлегә мин теләгән сценарий тормышка ашмый әле. Әни буласым, гаилә корасым килә дип әйткән идем инде. Мин әзер! Әмма әзер булып кына да, барысы син дигәнчә генә булмый шул. Насыйп ярымны көтәм, шәхси тормыш җайланыр дип өметләнәм.

- Бер интервьюда сез: “Татар  егетенә кияүгә чыгар идем”, - дигән идегез. Бу фикер әле дә актуальмы?
- Әлбәттә. Тормыш иптәшем татар егете булса, шатланачакмын. 

- Хәзер сезнең идеалдагы ир-ат нинди ул?
- Юмарт, җаваплы кеше булсын иде. Ир белән хатынның тормышка карашлары туры килергә тиеш дип уйлыйм. Миңа - ир-ат белән, ә ир-атка  минем белән кызык, рәхәт булуын телим. Ике кешенең дә хисләре җаваплы булсын иде. Мондый идеалны табу кыен, билгеле, әмма өметемне өзмәдем әле. 

- Үз өлкәгездән ир-ат белән гаилә корыр идегезме?
- Тормыш иптәшем буларак иҗат кешесен күрмим. Гаиләдә бер иҗади шәхес булу да җитә кебек. Икебез дә һавада очып йөрсәк, ышанычлы гаилә кору кыен булачак.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»