|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2024 Шоу-бизнес
![]() "Менә бу бәхет! Менә бу шатлык!" - Шакировлар гаиләсе шатлыгы белән уртаклашаЗөлфия һәм Җәвит Шакировларны оныклары Самира зур уңышлары белән сөендергән. Нәфис гимнастика буенча Самира да чыгыш ясаган «Империя» Татарстан командасы Русия күләмендә узган ярышларда 1нче урынны яулаган. Оныкларына көч биреп торырга әби белән бабай – Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да килгән.
«Ай молодец, кызым! Менә бу бәхет, менә бу шатлык! Әнисенең туган көненә бүләк. Кичә нәнәенең туган көне иде, бүген әнисенеке», – ди Җәвит Шакиров.
«Подписчик»лары аларның шатлыгын уртаклашкан һәм Самирага яңа уңышлар теләгән.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|