поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
10.06.2011 Авыл

14 кәҗә белән бер өйдә торучыларга ярдәм итәрлеге калмаган

Балтач районының Чепья авылында кәҗәләр белән бер өйдә яшәүче әниле-кызлы гаилә турында ишеткәч, үз күзләрем белән барып күрәсе, танышасым килде. Башта ук шунысын әйтергә кирәк: якынча нинди шартларда яшәүләрен белеп барсам да, бу кадәресенә үк берничек тә әзер түгел идем. Шунда барганымны белгән танышымның беренче сүзе: "Ник, алар да кәҗәләр белән бергә печәндә йоклыймыни?" – булды. "Юк, – минәйтәм, – кәҗәләр алар белән постельдә йоклый..."

Әниле-кызлы икәүләшеп: "Мебель фабрикасы янганнан соң калган калдыклардан эшләп бирделәр, башта ук хәерче иде инде ул, почмаклары да бер-берсенә килеп җитмәгән иде", – дисәләр дә, бу щитовой өй заманында шактый зур булган. Иркен веранда, котельный, ике бүлмә, зур зал... Үз аягында, үз көчендә булган ике хатын-кыз, теләгән тәкъдирдә бу өйне гөлбакча итеп тота алыр, төгәлрәге, тотарга тиеш иде. Кызганыч, бүген инде аның күп өлеше чүп-чар белән шыплап тулган. Гадәттә мондый кешеләрне НТВ ише сенсация ярата торган каналлар күрсәтә. Баксаң, чүп-чар "җене" кагылганнар авылларда да бар икән. 

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык мәкале. Биредә дә нинди хуҗалар яшәгәне урам ягыннан ук күренә анысы. Тик тузып-ямалып беткән ишекне ачып кергәч, бөтенләй шок хәлендә каласың: иркен веранданың ике ягына исәбе-хисабы булмаган чүп-чар әрдәнәләп өелгән. Бары тик үтеп йөрер өчен кәҗә сукмагы гына калдырылган. Нәрсә барын аңышканга караганда анда нәрсә югын чамалавы җиңелрәк буласы. Чүп өеме арасында өр-яңа зур-зур кәстрүлләр, ашамлыклар, күгәргән ипиләр дә шәйләнә. Идән ролен үтәгән такталарның су күрмәгәненә ничә елдыр, белмим. Шушы ук "тәртип" өйдә (хуҗалар гафу итсен, өй диеп язар җире дә калмаган, берәүнең абзары да моннан чистарак һәм әйбәтрәктер) дә дәвам итә булып чыкты. Кайчандыр зал ролен үтәгән бүлмәдә ярымҗимерек шкаф һәм өстәл (анда клеенка, табак-савыт, ризык ише әйберләр юк), әни белән кызның икесенә кайчандыр терәкле булып, хәзер яртылашка калган бердәнбер урындык заты... Ике тәрәзәнең берсендә (берсендә генә дип хәтерлим) кәҗәләрнең буе җитмәслек итеп кайчандыр ак булып, хәзер инде төсен салган пәрдә эленгән. Стеналарның, батареяларның үз гомерендә буяу күргәне булмаган, ахры. Ә идән... Сайгагы тузып, черегәннән соң (абзар сайгагы да тиз туза бит) хуҗалар анда аркылы-торкылы такта кисәкләре өстәп, "ямап" бетергән. Котельныйда да, бердәнбер йокы бүлмәсендә дә (ә аның икенчесе верандадагы кебек чүп белән туп-тулы, хәтта чүбе бу якка ишелә башлагач, такта кисәкләре белән каплап куйганнар) шушы ук хәл. Алар йоклый торган караватлар бу өйдәге җиһазлар исемлегенә керсә дә, икесе дә яртылаш ватык, урын-җирләре дә "әстәгъфирулла!" диярлек. Соңгы вакытта зал белән ике арага ярты метр тирәсе биеклектә "ишек" терәтеп куйсалар да, кәҗәләр өчен ул "киртә" түгелгә охшап тора. 

Ә кәҗәләр... алар биредә бер көтү – 14! Әле кимендә тагын өчесе буаз дип карадык, димәк, ишәю көтелә. Килеп керүгә безне камап та алдылар. Кемнең итәген, кемнең чалбар балагын, кемнең сумкасын эләктерергә генә торалар. 

– Ач алар, ашатырга бер нәрсә юк. Әнә күрәсезме, шыр сөяккә калганнар. Аларны үткән ел ук озатасы идек инде, авырып киттем дә, калдылар. Кем алсын аларны, сөт бирми бит алар, сөтне үзебез дә сатып алабыз... Нәрсәгә асрыйсыз дип, нишләтик инде, кая куйыйк аларны? Шушы кадәр үстергәч, үтерикмени?! Инде авыл Советы әллә кемнәрне алып килде, алып китмәкчеләр, үтертмәкчеләр иде, бирмәдек. Вәхши түгел бит без... – дип өсте-өстенә тәкрарлый Клара апа. 

Бу темага район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина ачык­лык кертте: "Бу гаилә яңа өй сорап, берничә мәртәбә хакимияткә хат язды инде. Ярдәм дә күрсәтелгән булыр иде, социаль хезмәткәр дә билгеләр идек, ни дисәң дә Клара апа өлкән яшьтә, ә кызы Маргарита, эшкә сәләтле булса да, тумыштан инвалид. Әмма барлык сөйләшү кәҗәләргә барып төр­телә. Аларны өйдән чыгармый торып, беркем дә бернинди ярдәм күрсәт­мәячәк, чөнки бу кадәр кәҗә белән (әле аларның егермедән арткан чаклары да бар иде) биредә нәрсә генә эшләсәң дә, тагын шушы ук хәлгә төшәчәк. Җирле үзидарә рәисе, санэпидстанция вәкиле, участок милиционеры белән дә килеп аңлатып карадылар, берни үзгәрми. Алар кәҗәләрен калдырып башка урынга китәргә дә яки, киресенчә, кәҗәләрен башка урынга күчерергә дә риза түгел..." 

– Безгә беркем ярдәм итми, безне шушы хәлгә төшерделәр, – ди Клара апа үзе. – Безгә тиешле өйне әллә кемнәргә бирделәр. Безнең әтине бит сугыш чорында бер гаепсезгә төрмәгә утырталар, еллар үткәч кенә аклыйлар. Әнә шул документ белән башкалар файдаланды, безгә дигән ярдәм аларга булды. Нишләргә дә, кая барып ярдәм сорарга да белгән юк. Пенсиябез дә бик кечкенә... (Тик Клара апаның бик кечкенә дигән пенсиясе 8 мең, Маргаританыкы 4 мең сум булып чыкты. Моңарга әле ай саен бирелә торган 1854 сум ЕДВ һәм 1000 сум субсидияне кушарга кирәк. Районнан да ике мәртәбә биш мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Кешечә яшәр­гә теләгән кешегә ашарга-эчәргә, көндәлек кирәк-яракка, өстәл-урындык, урын-җир һәм ике карават алырга гына җиткерергә була, диюем). 

– Һич югы кәҗәләрегезне урамга чыгарыгыз, нигә ачтан тилмертәсез аларны, – ди бу гаиләнең авыр тормышта яшәвен ишетеп, үзеннән арткан газ плитәсен аларга китергән юлдашым Вагыйз абый Таҗиев (ул үзе дә пенсионер, үзе дә группада). Аңа да җаваплары әзер әни белән кызның. Әйтерсең алар кәҗәләрдән башка бер минут та яши алмыйлар. 

– Мунчагыз бик иске күренә, кайда юынасыз соң? – дип сорыйм алардан. 

– Инде ул мунчага кермәгәнгә әллә кайчан. Кайда булсын, су җылытып, өйдә юынабыз... 

Тик өйдә дә әле, утырып димим, басып юынырга да, юынгач, аяк басарга да чиста урыны юк бит аның... 

"Безне кеше көлкесенә калдырып яза күрмә, өй кирәк безгә, ярдәм кирәк, яр­zдәм итәрлек итеп яз", – дип калган иде Клара апа. Тик нишлим соң, бу очракта хакыйкать кирәгеннән артык ачы. Үзләре теләп кәҗә арасына чумган, үз ояларын кәҗә абзарына, чүп оясына әйләндергән бу ханымнар, кызганудан бигрәк, башка хис уята. Хәрабә хәленә җиткерелгән өйләреннән бер көн килеп газны, утны (куркынычсызлык турында "онытып", әлегә аларны жәлләп кенә бу адымга бармыйлар дип аңладык) өзсәләр дә, чүпләре, кәҗә­ләре белән бергә җимерекләр астында калсалар да, аптырый торган түгел. 

– Безнең барудан ни мәгънә булды соң? – дип аптырап шалтырата соңыннан Вагыйз абый да. "Сез күңелегез теләгәнчә, изгелек эшләдегез, алар плитәгә чыннан да мохтаҗ иде бит, – дим аңа, башка әйтер сүз тапмаганга. – Ә калганы гыйбрәт өчен". 

Сез дә гыйбрәт өчен дип укысагыз иде. 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 105-106 | 10.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы