поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
10.06.2024 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: «Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык”

Фирдүс Тямаев Сабан туенда суга сикергән. Быел җырчы 4 район Сабан туенда чыгыш ясаган. Соңгысында (Саба районы Явлаштау авылында) кызып китеп суга да сикерергә булган.

Видеолар бөтен социаль челтәрләр буенча таралды. “Анда тирәнме?”, – дип сораган Фирдүскә “2 метр” дигәннәр. Бу гына Фирдүсне куркыта алмый. Буа Сабан туенда да суга сикерүен искә алып: “Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык”, – дип ялындырды. Шулай да суга сикерергә булган. “Әйдәгез авылча су кереп алабыз. Слабо?”, – дип халыкка мөрәҗәгать итте җырчы. 
 
– Ахырда күлгә сикердем. Шундый рәхәт булып китте. Бөтен ару бетте. Рәхмәт сезгә, мине зурлаганыгыз, җырларымны тыңлаганыгыз өчен. Әле яшьләр җырларымны тыңламас дип уйлаган идем. Сабан туйлардан соң,  тагын иҗат итү теләге уянып китте. Тагын җырлар язарбыз. Бик күп яшьләр җырларны тыңлый, бииләр, – дип тамашачысына рәхмәт сүзләре җиткерә Фирдүс Тямаев.
 
Бүген җырчы суга сикергәнче салган носкины эзли. Ул шаяртып кына: “Иртә таңнан хатын куып чыгарды: “Бар тапмыйча кайтма”, – диде. Дуслар ярдәм итегез әле, кичә соңгы Сабан туенда суга сикергән идем, минем бер носки югалган. Судан чыккач, кызлар тапочки алып килгән иде, анысын кемдер алып киткән. Табып бирегез әле, вознаграждение – 10 мең, – ди Фирдүс.
 
Тамашачылары да Фирдүскә кушылып социаль челтәрдәге сәхифәсендәге комментарийларда шаярталар. “Фирдүс абзый берүк кайгырма, квартира бар, авылда өй бар, носки алырбыз, тапочкины да, кирәк булса тегеп бирәм!”; “Носки бездә, суыткычка куйдык бозылмасын өчен”; “Сезнең носки Казахстанда Ишим авылында чыкты”, – дип язганнар.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы