• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
10.06.2011 Җәмгыять

"Туган көнемә театрга килегез!"

Татар элитасы юбилейны милли итеп уздыру үрнәген күрсәтте. 8 июньдә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең 50 еллыгы уңаеннан дусларын Камал театрының “Бабайлар чуагы” спектакленә чакырды.

Гадәттә җитәкчеләрнең, билгеле шәхесләрнең юбилейлары зур рестораннарда үтә. 100гә якын кунак чәчәкләр һәм бүләкләр тотып, чакырган вакытка зиннәтле сарайга киләләр. Котлаулар яңгырый, юбилярның тормыш юлы турында слайд-фильм яки видеоязма карыйлар, берсеннән-берсе кызыклырак артистлар чыгыш ясый.

 

Хәтта зур акчалар туплый алмаган артистлар, язучылар, галимнәр да үзләренең юбилей мәҗлесен үткәрергә спонсор табарга тырыша. Рәис Миңнеханов үзенең кунакларын Илгиз Зәйниевнең пьесасы нигезендә куелган яңа әсәрне карарга Камал театрына чакырды.

 

500ләп кунак кичке сәгать 6да, чәчәкләр тотып театрга килде. Аларны юбиляр каршылаганлыктан театр алдында чират сузылды. Спектакль башланыр алдыннан кунакларга фуршет өстәлләре тәкъдим ителде. Залдагы урындыклар саны алдан күрсәтелгән кебек ук кунакларның да өстәл номерлары алдан билгеләнгән иде.

 

Оешкан рәвештә залга кереп утыручылар арасында Саба районының билгеле кешеләре, юбилярның иң якын дуслары, хезмәттәшләре, республика һәм Русия депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, зур бизнес вәкилләре бар иде. Кайберәүләрнең театрга гомердә беренче тапкыр килүләре сизелде.

 

Рәис Миңнехановның уртанчы абыйсы – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бу җыелышка килүен көтсәләр дә, ул Мәскәүдән вакытында кайтып җитә алмады: Владимир Путин үткәргән чарада булуы аны тоткарлаган. Президентның спектакльнең икенче бүлегенә килеп җитүе сәхнәгә чәчәкләр кәрзинен чыгарудан гына беленде.

 

Яшь драматург Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" пьесасы нигезендә куелган әсәре – театрның иң соңгы премьераларыннан. Ул уйнаган көннәрдә театрда аншлаг була. Театрның иң мәшһүр артистлары – Равил Шәрәфиев, Ирек Баһман, Ренат Таҗетдиновның Наилә Гәрәева белән уйнауларын караучылар бу юлы бары тик партерда гына утырды.

 

Гадәттән тыш, ягъни юбиляр хисабына оештырылган тамашаны театрның билгеле артисты Искәндәр Хәйруллин башлап җибәрде. Ул тамашаның үзенчәлекле булуын әйтеп, ябык пәрдәле сәхнә алдына беренче президент Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм премьер Илдар Халиковны чакырды.

 

Соңыннан алар янына юбилярның абыйсы Юл иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Рифкат Миңнеханов менде. Шәймиев тәкъдиме белән сәхнәгә Рәис Миңнехановның тормыш иптәше Гөлсем ханым да күтәрелде.

 

Рәсми төстә Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул Нургали Миңнехановның 3 улы да булдыклы һәм фидакарь шәхес булып тәрбияләнүен әйтте. Ул юбилярга "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

 

Бөтен котлау сүзләрендә гаилә тәрбиясе, хезмәт әхлагы ассызыкланды. Барлык чыгышлар татар телендә ясалды.

 

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, котлау сүзләрендә юбилярны һәм аның гаиләсен зурлаудан бигрәк, Миңнехановларның тормышка мөнәсәбәтен, тәрбиялелеген үрнәк итеп куйды.

 

Премьер-министр Илдар Халиков Рәис Миңнехановны район башлыгы буларак күптәннән белә. Җитәкчеләр бер-берсендә кызыклы яңалык булса, тиз генә килеп өйрәнәләр, киңәш тоталар икән.

 

"Рәис Миңнехановның үз юбилее уңаеннан дусларын спектакльгә чакыруы кызыклы яңа башлангыч  булды. Хәзер инде юбилейларына әзерләнүче җитәкчеләр уйланачак, мин үзем дә", дип белдерде Халиков үз чыгышында.

 

Спектакльдән соң Рәис Миңнеханов артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте. Театрдан чыкканда, юбилейга китерелгән чәчәк бәйләмнәрен тамашада катнашкан хатын-кызларга тараттылар.

 

Шулай итеп милли элита юбилейлар мәсьәләсендә мәдәни "инновация" тәкъдим итте. Мәскәүдән чакырылган “йолдызлар” урынына татар театрының иң затлы тамашаларын бергәләп карау дөресрәк дип санады.


Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
№ | 09.06.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (773501) / 16.06.2011 12:32:06

Кариев исемендәге театрны берәр сабалы пиарить итмәс микән?
Бигрәк мөшкел хәлләре.. Шушы гомергә кадәр бер генә депутатның да бусагадан узганы юктыр билләхи..

№12 (773395) / 15.06.2011 12:45:51

Рэис Нургалиевичны кабат туган коннэре белэн котлыйм. Энэ шундый гади кешелэр алар. Хэм бу бик яхшы гамэл булган. Театр карарга да ойрэтергэ хэм дэ театр бинасын пиарить итэргэ дэ яхшы булган бу.

№11 (773364) / 14.06.2011 23:38:23

Сәйләннең шигыре шәп, маладис.

Эчеп-исереп тә утыргандыр Камалдан соң, Сокланам, сине чакырмагач, белми калгансыңдыр. Хәзер шулай туган көнне театрны арендалап үткәрү модада әллә?

№10 (773324) / 14.06.2011 18:58:57

Мина бу язма шундый ошады, чынлап та эчеп-исереп, артыгын ашап юбилей уткэргэнче, театрда булу нинди шэп. Мин бу егетлэргэ болай да сокланам, аларнын ата-аналары ничек шундый чын ир-егетлэрне тэрбиялэгэннэр. Спектакль дэ бик яхшы, Камал театрынын ветеран артистлары шэп уйныйлар. Ни очен бушлай файдалангандыр дип уйлыйсыз, гел пычрак эзлэп утырмыйк инде, миллэттэшлэр!

№9 (773114) / 10.06.2011 20:43:14

минемчэ,бу ниндидер яналык хэм яхшы куренеш. кунакларнын кайберлэре театрда беренче тапкыр булганнар ди бит энэ. кем белэ, бэлки шушындый чаралар ешрак булса, сэнгатькэ, мэдэнияткэ бераз игътибар артыр... спектакльне, апртистларны яратканнардыр дип уйлыйм... турэлэр кыланалар дип гел тискэре генэ уйларга кирэк микэн, нэрсэсе начар анын?.. аларга пиар да булсын ди, лэкин шул ук вакытта бу бит театрга да зур плюс!!!

№8 (773110) / 10.06.2011 17:23:57

...


Килсә байның ач халыкны күзгә күз мыскылласы,
Яллый ул,әлбәт,пароход,ансы-байның юргасы.

Бай киенгән франт-шикларча халык тиресе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе.
(“Сайфия” Г.Тукай)



Түрә өчен мактатырга җай артыннан җай килә,
Һәр ел саен “Туган көн” бар! Байга инде бай килә...

Шуңа күрә бүләкләр дә , энә түгел, дөяләр.
“Калышмыйм!”-дип бер-берсеннән,тау-тау итеп өяләр.

Буш килмиләр ил башында торган иң зур агалар-
Илгә тугры хезмәт өчен орден-медаль тагалар.

Ни кылган ул? Нәрсә өчен шундый хөрмәт түрәгә?
Кәкре каен кәүсәсенә оста халкын терәргә!

№7 (773109) / 10.06.2011 17:09:42

Берничэ ел элек Санкт Петербургта ниндидер бер олигарх крейсер Аврорада дусларын жыеп кэеф сафа корган иде бит. Зур гауга белэн тэмамланды ул чара. Бу туган кон дэ шундыйрак килеп чыккан ахрысы...

№6 (773100) / 10.06.2011 13:59:37

1..Хикмэт сузнен мэгънэсендэ!Гадәттә түрә булганнарда кешелек билгесе ул түрә булган көннән үк,еш кына алданрак та үлә.Шуңа күрә Бикә Тимерова хаклы булмагае!
2.Иркә!Сез хәрбакыттагыча хаклы! Элек байлар үз акчаларына халык өчен бушка театр,мәктәп,мәдрәсә,мәчетләр салдырса,хәзерге байлар халыкныкын үзләре өчен бушка файдаланалар.
3.Рифма!Ә чәчәк бәйләменә бәйләп оешма хисабына (ягъни синең хисапка) зур конверт тыгу мәҗбүри!
Үземнән:Ярый әле мин түрә түгел.500 тапкыр ясалма ялагайлык тостлары тыңлый-тыңлый ютәлемнән үләр идем,билләхи,эхем-эхем.

№5 (773096) / 10.06.2011 13:15:57

Вызывает мнтерес:бер кунак та чәчәксез килмәгән дип уйлыйм, аларны кая куеп бетерәләр икән? Барысын да тубәнрәк бәядән сатып(2меңлек букетларны 1 -1,5 меңнән җибәрдек,ди),шул акчага берәр балалар бакчасына автобус алып бирсәләр- менә булыр иде пиар! Юкса һаман Әсгать Галимҗановтан гына өмет итәләр.

№4 (773093) / 10.06.2011 11:53:31

Уйлаучы кеше өчен Камал театры крепотной циркка әйләнде што ли дигән фикер тудыра торган акция.

№3 (773092) / 10.06.2011 11:47:06

Монда өстәп ни әйтәсе килә. Мондый публичный мероприятие пиар буларак кабул ителә.Алар телиме, теләмиме, барыбер. Миннехановларның пиарщиклары юкмы ( үзләренә артык ышанганга кирәк санамыймы), булса, пиар акцияләре һәрвакыт минуска эшли. Пиарщикларын уволить.

№2 (773087) / 10.06.2011 11:00:07

тагын берничэ жомлэгэ игътибарыгызны юнэлтэсем килэ: "Театрның иң мәшһүр артистлары – Равил Шәрәфиев, Ирек Баһман, Ренат Таҗетдиновның Наилә Гәрәева белән уйнауларын караучылар бу юлы бары тик партерда гына утырды." диелэ язмада... Ул мужиклар ник Наилэ Гэрэева белэн генэ "уйнадылар" икэн сон? Театрда башка хатын-кыз беткэнмени?
"Гадәттән тыш, ягъни юбиляр хисабына оештырылган тамашаны театрның билгеле артисты Искәндәр Хәйруллин башлап җибәрде." - узенен туган коненэ чакырган кунакларны шэхси акчасына сыйлау хэм аларга тамаша тэкъдим иту гадэттэн тыш вакыйгамыни? Эллэ барысын да казна хисабына эшлэргэ кунеккэннэр очен бу хэл гайре табигый булып куренэ микэн?

№1 (773085) / 10.06.2011 10:49:56

Бикђ кардђш! Сау-сэламэт кеше узенен 50 еллыгын тугел, э 50 яшьлеген билгелэп утэ. Ник Сез (бер Сез генэ тугел, бик куплэр ялгыша бу хакта суз барганда) тере кешене вакытсыз ќирлэп куясыз сон? Юбиляр алдында оялыр идегез бераз....

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar