поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 08 Декабрь
  • Әхсән Баян (1927-2013) - язучы
  • Илдар Әхмәтов - җырчы
  • Резидә Сәлахова - актриса
  • Ирек Фәйзуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Галимә Ибраһимова (1909-1984) - актриса
  • Наил Мөхәммәдьяров - штангачы
  • Николай Столбов (1910-1942) - хәрби
  • Габделбари Сәетбатталов (1883–1969) - галим
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
07.06.2024 Мәгариф

Шаккатыру. Бер укытучының җиде укучысы БДИда 100 балл алган

Түбән Кама укытучысы Ирина Хомякованың 7 (!) укучысы быел химиядән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган. Түбән Камадагы 35 нче лицейда белем бирүче остаз да, аның укучылары да әле дә моңа ышанып бетә алмый. Уңыш сере нәрсәдә?

Лицей директоры Чулпан Хуҗанбердиева әйтүенчә, уңыш сере – тәҗрибәле укытучылар, бер-берсе белән ярышып укый торган укучылар, аларга hәрвакыт терәк булган әти-әниләр бердәмлеге. БДИда 100 алган укучыларның күпчелеге – химия буенча район һәм республика олимпиадалары жиңүчеләре.

Сүз уңаеннан, лицейга 4 сыйныфтан соң кабул итәләр. Аңлашыла инде, балаларны сайлап алалар. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә химия бер ел алдан –7 нче сыйныфтан ук укытыла башлый. Түбән Камада бары тик шушы лицейда гына 10-11 нче сыйныфларда ин авырлардан саналган физика-химия профиле ачыла, анда математика, физика, химия тирәнтен өйрәтелә. Ирина Хомякова әлеге лицейда 23нче елын укыта.

Ул – Татарстанның атказанган укытучысы. Үзенең авторлык программаларын булдырган. Узган ел “Сириус” олимпиада үзәгендә белемен арттырган. Түбән Кама шәһәрендәге химия укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә әле ул. Тумышы белән Казахстаннан, Түбән Камага 1999 елда күченеп килгән. БДИда моңа кадәр зур уңышлары булган: ике тапкыр өчәр укучысы 100 балл җыйган. Быелгы нәтиҗә белән аеруча нык горурлана.

– Әлбәттә, биш еллык тырышлыкның нәтиҗәсе бу. Быел барлыгы 28 укучыбыз химиядән имтихан тапшырды. Бөтенесе дә тырышып әзерләнде. Җидесенеке – 100 балл булса, әле 99ны, 98ны алганнары да булды. Шуңа күрә җидесе янына тагын бишне өстәп була әле. Дәрестә өйрәттем, консультацияләр үткәрдем. Үзләре дә – тырышлар. Кайберәүләр онлайн-мәктәпләргә язылды, – ди Ирина Хомякова.

100 балл туплаучы егет-кызлар ни ди? Алар үзләрен акыллы башка саныймы? Кайсы уку йортларын сайларга җыеналар? Үзләреннән сорадык.

Камилә Гыйльмуллина:

– Иртән торсам, дусларым шалтыраткан. 100 балл җыйгансың дип, сөенче алырга инде. Ә мин көттем көттем дә, иртәнге сәгать 2дә ятып йоклаган идем. Нәтиҗәләр иртәнге 3-4 тә билгеле булган. Киләчәктә табиб буласым килә. Казан медицина университетына укырга керергә телим. Кереп булмаса, Мәскәү, Санкт-Петербург турында уйлыйсы булыр. Тырышсаң, 100 балл тупларга берни дә киртә түгел.

Рөстәм Гыймадиев:

– Имтихан нәтиҗәсе яхшы булмыйча ни, мин бит 7 нче сыйныфтан бирле тырышып өйрәндем. Олимпиаларда катнашып призер булдым. Шуңа күрә БДИ тапшыруның авырлыгын сизмәдем. Бары игътибарсызлыгым аркасында хата ясаудан гына курыктым. Андый гадәтем бар. Шул сәбәпле, сынау имтиханында 99 балл гына җыйган идем. Әти-әниләр, укытучыларым миннән ныграк сөенде кебек. Химия белән кызыксынуым көтмәгәндә, интернеттан кызыклы тәҗрибәләр караудан башланды. Химия ул – тәҗрибә сорый торган фән. Шуңа күрә мәктәпләрдә заманча җиһазлар, лабораторияләр булдырылсын иде. Безнекендә мондый проблема юк. КФУның химия юнәлешенә укырга керергә телим. Өйгә дә якын, үземә дә җайлы. Анда булганым бар, миңа бик ошый. Әгәр кереп булмаса, Новосибирскига юл тотасы булыр.

Екатерина Крисанова:

– 90нан күбрәк балл алу тырышлык нәтиҗәсе ул, ә 100 балл – бәхет эше. Бу хакта каяндыр укыганым бар иде. Мин моның белән килешмим. Һәр балл ул –теорияне җентекләп өйрәнү һәм тонналаган белем. Әгәр син 11 ел буе тырышып укыйсың икән, бу – сиңа шуның өчен бүләк кебек. Уңыш сере гади: көн саен әзерләнү, өйрәнгәнеңне кабатлау. Укытучым да, гаиләм дә миңа көч биреп торды. Нәтиҗәне йокламыйча көттем. Иртәнге сәгать 4тә әти-белән әнине уятып, сөенечтән: “Мин БДИны 100 баллга”– бирдем дип кычкырдым. Миңа калса, имтиханда бәхет елмаю дигән нәрсә дә бар.

Маргарита Петрова:

– Имтиханга әзерлек бик озак һәм кыен булды. 10 нчы сыйныфтан бирле без укытучыбыз белән биремнәр чиштек. Җәй көне исә онлайн-курс сатып алдым. Көн саен видео дәресләр карап, белемемне ныгыттым. Мондый ук югары нәтиҗәгә өметләнмәдем. Иң мөһиме – тырышлык, үҗәтлек, максат куя белү. БДИ кирәкме, юкмы дигән сорауга җавап бирә алмыйм. Әмма ул илнең төрле шәһәрләрендәге вузларга укырга керү мөмкинлеге бирә, әлеге мәшәкатьне күпкә җиңеләйтә.   

Руслан Капитонов:

– Лицейны алтын медальгә генә тәмамладым. Вундеркинд ук булмасам да, үземне акыллы кеше дип саныйм. 8-9 сыйныфларда олимпиадаларга әзерләндем, призер булдым. Химиядән төп белемнең нигезе шул. Онлайн мәктәп тә укымадым, репетитор да ялламадым. КФУ яки Петербургтагы вузларның химия юнәлешен сайладым. Кайсына үтәм инде!

Данат Исламгулов:

–Имтиханга кадәр 90 туксан балл җыярмын дип өметләнгән идем. БДИ тапшыргач, ышаныч тагын да артты. Мәктәптә әзерләнгәнгә караганда, күпкә җиңелрәк биремнәр эләкте. Нәтиҗәне белгәч, сөендем, әлбәттә. 100 балл туплауның бернинди сере дә юк. Бары тик ел буе әзерләнергә генә кирәк. Ул вакытта имтихан җиңел булачак. Еш кына төрле сайтларда биремнәр чиштем. Әмма укытучым Ирина Николаевна тырышып өйрәтмәсә, мондый ук югары күрсәткечләргә буй җитмәс иде. Ул авыр биремнәрне, имтихан бирү тәртибендәге үзенчәлекләрне аңлатты. Шуның өчен аңа зур рәхмәт! Шулай ук олимпиада тәҗрибәсе дә ярдәм итте. “Атриум” онлайн-мәктәбендә химия буенча зур белем алдым. БДИ кирәкме? Минемчә, кирәк. Ләкин ул укучының белемен тулысынча ачыклый алмый. Бездә әле аны алыштырырдай башка имтихан юк.

Эрик Хәбибуллин:

– Химиягә мин бик тырышып әзерләдем, шуңа күрә нәтиҗәсе дә шәп булыр дип көттем. Әти-әнием, укытучым… миңа ышанган бар кешенең өметләрен акладым. 11 сыйныфның беренче чирегендә башта үзем мөстәкыйль шөгыльләндем. Әмма декабрьдә «100балльный репетитор» дигән онлайн-мәктәпкә язылдым. Укытучымның махсус курсларына йөрдем. Фәнне яратсаң, имтихан бирү бик җиңел. БДИны үзгәртергә кирәкми дип саныйм. Яшьләр теләгән уку йортларына керә. Бары тик мәктәпләрдә укытучылар гына БДИ белән куркытмасын иде. Без бит болай да борчылабыз.  

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.06.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе