|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.06.2024 Мәдәният
Самара өлкәсе татарлары беренче милли оешмаларының 35 еллыгын билгеләп үттеләр31 майда Самараның “Металлург” мәдәният сараенда иртә таңнан эш кайнады: “Туган тел” активистлары юбилей кичәсенә киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнделәр.Төгәлрәк әйткәндә, бәйрәмгә әзерләнү эшләре моннан ике ай элек үк башланган иде инде. Оешма әгъзаларының һәрберсе үзенә йөкләнгән вазифаларны күңел биреп һәм зур тырышлык белән башкарырга тырышты. Атна саен узган утырышларда әзерлек барышы мәсьәләләре кат-кат күтәрелде, бөтен нечкәлекләр исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, тантана бик югары дәрәҗәдә узды. Шул көнне үк, соң гына тәмамланган юбилейдан соң, чакырылган кунакларның интернет киңлекләрендә урнаштырган күпсанлы рәхмәт сүзләре, матур бәяләмәләре моңа дәлил булып тора.
Юбилейны оештыручылар үз алларына чараны кызыклы һәм тирән мәгънәле итеп уздыру максаты куйганнар иде. Шулай, бәйрәмнең бе¬ренче яртысында оешма әгъ¬залары җиде секциягә бү¬ле¬неп эшләделәр.
“Тарих һәм төбәкне өй¬рәнү” секциясенең модераторы итеп тарихчы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Самара төбәге тବтар тарихчылары советы рәисе, Самара татарлары һәм мөселманнары тари¬хын популярлаштыручы күпсанлы китаплар авторы Шамил Галимов бил¬ге¬ләнгән иде. Анда татар та¬ри¬хына, этнографиясенә һәм археологиясенә карата кызыксыну уяту ысуллары турында фикер алыштылар. Катнашучылар эш тәҗ¬ри¬бәләре, актуаль пробле¬маларны чишү ысуллары бе¬лән уртаклаштылар. Утырыш ахырында Шамил Галимов “Общество татароведения” дип аталган оешма булды-рырга тәкъдим итте һәм сек¬циядә катнашучыларның хуп¬лавын алды. Әлеге оешмага керү турында белдерү “Самар татарлары” сайтында урнаштырылган. Тулырак мәгъ¬лү¬матны аннан ала аласыз.
![]() “Спорт” секциясе модера¬торлары тхэквондо-до буенча төбәк федерациясе прези¬денты Ринат Ситдый¬ков һәм спорт мастеры, “Яктылык” мәктәбенең физ¬куль¬¬тура укытучысы, “Ба¬тыр” көрәш клубының өл¬кән тре¬неры Руслан Йосыпов көн кадагына яшьләрне сә¬ла¬мәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, даими рәвештә спорт бе¬лән шөгыльләнү мөм¬кин¬лекләре булдыру пробле¬маларын куйдылар. Фикер алышу барышында “Туган тел” һәм башка татар иҗ¬тимагый берләшмәләре бе-лән берлектә милли татар кө¬рәше буенча ачык өлкә турниры, ә башка спорт төрләре буенча татар командалары ара¬сында өлкә спартакиадасы оештырып тору, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән яшьләргә стипендия түләү мәсьәләсен күтәрү, татарлар күпләп яшәгән район башлык¬ларына педагогик профильле татар студентларын эшкә алу тәкъдиме белән чыгарга, дигән нәтиҗәгә килделәр.
“Мәгариф” секциясендә р嬬гионыбызның белем бирү учреждениеләрендә татар те¬лен өйрәнү вазгыятен тик¬шерү, федераль һәм регио¬наль дәрәҗәдә милли мәга¬риф белән бәйле законнар җыелмасын үзләштерү, ана телен өйрәнүгә бү¬леп бирелгән сыйныф сәгать¬лә¬рен арттыру кебек мөһим мәсьә¬ләләр каралды. Секцияне алып барган Фәһим Йо¬сыпов һәм Рәшит Абдуллов, катнашучылар белән бер¬лектә, Самара өлкәсе мәга¬риф министрлыгына татар мәк¬тәпләре һәм балалар бакча¬лары белән эшләү өчен тулы штат берәмлеге бүлеп бирү турында мөрәҗәгать итәргә, Крутые Ключи һәм Южный город бистәләрендә татар сыйныфлары ачу буенча эшне җәелдерергә, дин әһелләренә вәгазь сөйләгән вакытта татар телебезне өй¬рәнү мөһимлегенә басым ясау¬ны таләп итәр¬гә, татарлар күпләп яшә¬гән катнаш типтагы торак пункт¬лар¬ның балалар бакчаларында татар һәм рус телләрендә дәресләр, уен¬¬нар һәм башка чаралар үт¬кәрергә, өлкәнең татар авылла-рындагы ба¬лалар бакчаларында татар төркемнәре оештыруга ирешергә, дигән теләкләр тер¬кәделәр.
“Мәдәният” секциясендә утырыш сөйләшү-фикер алышу форматында узды. Катнашучылар милли иҗат кол¬лективлары өчен хаки¬ми¬ят¬тән сал¬лырак ярдәм алу, мас¬сакүләм мәдәни чаралар, мил¬ли бәйрәмнәр үткәрүгә, мә¬дәни-мәгариф проектларын гамәлгә ашыруга булы¬шу¬чыларны җәлеп итү кебек мәсь¬ә¬ләләр өстендә уйландылар.
“Мәдәниятсез җәм¬гыять¬тә бернинди үсеш тә булмая¬чак. Әгәр дәүләт җитеш¬те¬рүчәнлекне үстерергә тели икән - мәдәниятне үстерергә кирәк, әгәр ул социаль проблемалар булмавын тели икән - мәдәниятне үстерергә ки¬рәк, ә үсештә булган мил¬ли мәдәниятләр бер-бер¬сен баета һәм тулыландыра гы¬на. Җәмгыять нык ни¬гез¬дә торырга тиеш. Ә нигез ул, гомумән, мәдәният һәм, аерым алганда, милли мә¬дә¬ният”, - дип ассызык¬лады бү¬лек модераторы, “Ял¬кынлы яшь¬лек” җыр, бию һәм шигъри¬ят ансамбле җи¬тәк¬чесе, хо¬ре¬ограф Рәшит Гыйз¬зә¬тул¬лин.
“Эшкуарлык һәм хәй¬рия¬челек” секциясендә катнашу, бәлки, кемнедер үз эшен ачып җибәрергә, ә уңышлы эшмәкәрләрне игелекле га¬мәл¬ләр кылуга этәрер, дип өметләнә секциянең модераторы юрист, уңышлы эшмәкәр Ригил Курмаев. Утырышка йомгак ясап, татарларны төп эшчәнлек өлкәләрендә яр¬дәм итү юлы белән бер¬ләш¬терергә, сакларга һәм үс¬терергә, дигән стратегик максат билгеләнде. Көнүзәк темаларны һәм чишелмәгән мәсьә¬ләләрне ачыклау өчен барлык секцияләрдән дә мәгъ¬лүмат җыеп, системалаштырырга һәм анализларга карар кылынды. Татар эшкуарлары өчен иртәнге биз¬нес-ашлар форматында даими очрашулар үткәреп, үз биз¬нес-клубыбызны оештыру мәсьә¬ләсен хәл итәргә кирәк, дигән максат куйдылар.
Дилфүзә Асанова җи¬тәк¬ләгән “Гаилә кыйм¬мәтләре” секциясендә спикерлар һәм тамашачылар, “Туган тел” оешмасы һәм Самара өлкәсе мө¬селманнарының төбәк ди¬ния идарәсе белән берлектә:
- традицион гаилә кыйм¬мәтләрен саклауга һәм үс¬терүгә юнәлдерелгән систе¬малы мәгълүмати-про¬па¬ганда эшен җайга салырга, үзара элемтәләрне ныгыту өчен татар яшьләре һәм ба¬ла¬лар катнашында даи¬ми рәвештә белем бирү программа-лары, конкурслар, те¬матик кичәләр үткәрергә;
- сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү һәм пропагандалау, наркомания, алкоголизм, җинаятьчелек кебек тис¬кәре күренешләрне ки¬сәтү максатында абруйлы татар галимнәре, педагоглары, табиблары, дин әһелләре, психологлары, күп балалы аналары белән даими очрашулар үткәрергә. Моның өчен Самараның татар иҗ¬ти¬магый оешмалары белән ки-лешенгән чараларның гомуми планын төзергә. Шәһәр һәм өлкә администрациясенә әлеге чараларны финанслау, шул ук вакытта грантлар оту мөмкинлекләрен куллану мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр.
“Дин” секциясендә егер¬мегә якын кеше катнашты. Күпчелеге шәһәр һәм өлкә мәчетләре имамнары иде. Түгәрәк өстәл форматын¬да узган утырышта дин әһел¬ләре татар халкының милли үзенчәлеге нигезендә торган буыннан-буынга тапшы-рылучы традицион рухи кыйм¬мәтләрне һәм әхлакый ори¬ентирларны саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән милли иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлекне кө¬чәй¬тергә, дигән фикергә кил¬деләр. Вәгазьләрне татар телендә сөйләргә, мәчетләрдә татар телен өйрәнү дәресләре оештырырга, мәҗлесләрдә һәм җыелышларда татар һәм башкорт халкына катнаш никахлар проблемалары, демографик хәлне уңай як¬ка үзгәртү турында агарту эш¬ләре алып барырга, милли чараларда, халкыбызның иҗтимагый тормышында актив булу мөһимлеген ассы¬зык¬ладылар.
Бәйрәм тантанасына Мәс¬кәү татарлары штабына нигез салучы, бүгенге көн¬дә татар һәм төрки халык¬лар конгрессы президенты Рөстәм әфәнде Ямалиев та килгән иде. Мөхтәрәм кунагыбыз, барлык секцияләрдә дә кат¬на¬шып, самаралыларны баш¬кала татарларының иҗ¬ти¬магый эшчәнлеге белән таныштырды, милләтебезне бер¬ләштерү, гореф-гадәт¬лә¬ре¬безне, йолаларыбызны, телебезне саклап калу һәм үстерү буенча тәҗрибәсе бе¬лән уртаклашты. Самара өлкәсе татарларының бер¬дәм¬леген ассызыклады һәм алга таба да шушы тату¬лыкны сакларга өндәде. Без¬нең төбәктә дә татар телен саклауга үз өлешен кертеп, “Бердәмлек” газетасына әбү¬нәчеләр яздыруга матди яр¬дәм күрсәтте. Тыгыз графи¬гында вакыт табып, безне зурлап килгәне өчен бик зур рәхмәт җиткерәбез аңа.
Чараның икенче өлеше Мәдәният сараеның зур сәх¬нәсендә дәвам итте. Анда юбиляр оешманы, аңа нигез салучы аксакалларны, бүгенге көн активистларын котлаулар, бүләкләүләр җирле һәм өлкәдән килгән ансамбльләр әзерләгән күркәм концерт номерлары белән аралашып барды. 35 ел дәвамында Самара өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен янып-көеп яшәүче “Туган тел” оешмасы бу көнне өлкә губернаторы, шәһәр һәм төбәк районнары администрацияләреннән күпсанлы котлаулар, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары алды. Оешмага 35 ел тулу уңаеннан Татарстан Рес¬публикасының беренче президенты, Татарстан Дәү¬ләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен Казанның “Шәһри Казан” газетасының баш мө¬хәррире Радик Сабиров тапшырды, ә Бөтедөнья татар конгрессы исеменнән, заманында әлеге оешманың уч¬ре¬дителе булган “Туган тел” җәмгыятен, “Дуслык” иҗ¬ти¬магый оешмасы директоры Винер Нурмөхәмитов сә¬ламләде.
Гомумән, юбилей булгач, бүләкләүләр дә бихисап булды. Шулай да югары бүләкләргә лаек булган мил¬ләттәшләребезне атап уз¬мыйча булмый. Похвист¬нево районы, Гали авылының тын¬гысыз җаны, гомерен мәктәпкә багышлаган педагог, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәй¬хет¬ди¬нова һәм Тарихи мәчет советы рәисе Усман хаҗи Илингин халкыбыз тарихын-да тирән эз калдырган шәхес, җәмгыять эшлеклесе, журналист һәм дин әһе¬ле Фатыйх хәзрәт Мортазин премиясенә лаек булдылар. Озак еллар “Бердәмлек”, “Сә¬лам” газеталарында, “Самар татарлары” журналында хәбәрче, корректор булып эшләүче Миләүшә Газимовага, тәмле тортлары белән бәй¬рәмнәребезне бизәүче Ра¬вилә Кыямовага - өлкә губернаторының Мактау грамотасы, ә декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөл¬нара Насыйровага өлкә баш¬лыгы Рәхмәтнамәсе тап¬шы¬рылды. Озак еллар “Бер¬дәмлек” газетасында эш¬ләгән, өлкәдә узган бар¬лык милли чараларны фото-архивка туп¬лап барган тәҗ-рибәле фо¬то¬хәбәрчебез Әнәс Минга¬ли¬евка - Татарстан Респуб¬ликасы премьер-ми¬нистры, Бөтендөнья татар кон¬грессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татар федераль милли ав¬тономиясе Советы рәи¬се, Дәү¬ләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов исе¬мен¬нән Рәхмәт хатлары юлланган иде.
Бәйрәмдә Самара өлкәсе һәм шәһәр адми¬ни¬стра¬ция¬ләре вәкилләре, татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре, районнардан килгән хакимият органнары хезмәткәрләре һәм авыл халкы, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эш¬леклеләре һәм татар җанлы милләттәшләребез катнашты. Чара искиткеч җылы атмосферада узды, бераз арыган кунаклар яхшы кәеф, күтәренке күңел белән, рәх¬мәтләр әйтеп, таралыштылар. Ә “Туган тел” оешмасы, үз чиратында, тантананы оештыруга һәм уздыруга өлешен керткән һәрбер әгъ¬засына, зурлап килгән кунак¬ларга, тамашачыларга чик¬сез рәхмәтләрен җиткерә. Ал¬га таба да шулай татулыкта, бердәмлектә, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын!
Әнвәр Горланов, Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе:
- «Туган тел»нең юбилей кичәсендә бик рәхәтләнеп кат¬наштым. Бу оешманың чишмә башында торган ке¬ше¬ләргә һәм бүгенге көндә эшләрен дәвам итүчеләргә мин бик рәхмәтлемен. Нәкъ менә алар безнең Җәмигъ мәчете төзелешенә, татар мәк¬тә¬бен булдыруга, өлкә татар газетасын чыгару кебек зур уңышларга ирешә алдылар. Бүгенге көндә дә милли-иҗтимагый оешмалар эшендә катнашучы һәм безнең рухи һәм мәдәни тра¬дицияләребезне саклап калу өчен күп эшләүче татар¬лар булуына мин бик шатмын. Бүген дә “Туган тел” эшендә катнашкан, хал¬кы¬бызның рухи һәм мә¬дәни традицияләрен сак¬лап калу өчен күп эшләгән та¬тар¬лар¬ның булуы сөендерә.
Гомәр Батршин, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фондының Попечительләр советы рәисе:
- «Туган те뻬нең 35 еллыгы бик масштаб¬лы һәм матур үтте. Милли-мәдәни җәм¬гыятьнең халкыбызның иң яхшы традицияләрен торгызуга һәм саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Мин ихлас күңелемнән бу иң беренче татар оешмасы әгъзаларын юбилейлары бе¬лән котлыйм. Киләчәктә дә халкыбыз файдасына зур һәм кызыклы проектлар төзеп, аларны тормышка ашыра алырга насыйп булсын.
Игорь Буров, «Халыклар дуслыгы йорты» директоры:
- «Туган тел» татар җә쬬¬гыя¬те - безнең тө¬бәктә оеш¬¬кан иң беренче милли оеш¬ма. Ул өлкәдә яшәүче баш¬ка милләт халыклары өчен һәр¬вакыт үр¬нәк булып тора. Озак еллар дәвамында безнең шә¬һәрдә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килүдә дә татар оеш¬масының өлеше зур. Җи¬тәкчелек үзгәрә, әмма татар телен, мәдәниятен һәм тра¬ди¬цияләрен сак¬лау максатла¬ры үзгәрешсез ка¬ла. Шунысы мөһим, биредә һәрвакыт яшьләр белән эш¬ләүгә зур игътибар бирелә. Димәк, дә-вамлылык һәм киләчәккә як¬ты өмет бар.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|