|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2024 Мәдәният
Казан мөселман киносы фестивале Малайзиягә юл тота8-15 июньдә Малайзия башкаласы – Куала-Лумпурда һәм Джохор шәһәрендә Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. «Малазиялеләр Россиядә ислам дине турында берни дә белми диярлек. Фестиваль ярдәмендә алар Татарстанның Россиядә ислам дине үзәге икәнен аңлады», - дип хәбәр иткән «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» агентлыгына. Фестивальнең программасына «Мулла» (2018), «Хәлимә» (2017), «Тарлан» (2022), «Остазбикә» (2019), «Мой народ - татары. Код успеха» (2022), «Әлдермештән Әлмәндәр» (2023) һәм «Ибн Фадлан» (2022) фильмнары кергән. Фестивальне Малайзиядә үткәрү тәкъдиме белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат язганнан соң, кинофестиваль белән берлектә татар мәдәнияте көннәре оештырырга карар кылдылар. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Малайзиягә бүген – 5 июньдә китә. «Малайзиялеләр игътибарына «Шәмаилләр күргәзмәсе», «Казан Кремле күргәзмәсе», «Татар костюмы күргәзмәсе» тәкъдим ителәчәк. Төп залда фестивальнең призеры булган Татарстанның җиде фильмы күрсәтеләчәк», - диде «Татаркино» директоры. XX Халыкара мөселман киносы фестивале (ул быел «Алтын мөнбәр» дип атала) Казанда 6-11 сентябрьдә узачак. 1 июньдә анда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Шулай ук быелдан номинацияләр исемлеге «Иң яхшы анимацион фильм» категориясе белән тулылана.
--- |
Иң күп укылган
|