поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.06.2024 Җәмгыять

Җиде бала үскән йорт: 2 сәгать эчендә берни калмаган

16 майда Балтач районының Яңгул авылында яшәүче 81 яшьлек Тәнзилә апа белән аның 58 яшьлек инвалид кызы Зилә урамда кала. Төнге 10да килеп чыккан янгын Хәбибрахмановаларны бернәрсәсез калдыра. 2 сәгать эчендә бар каралты-кура, мунча, абзарлар янып көлгә әйләнә. Якыннары, әле ярый үзләре исән, дип шөкер итә.

– Без шушы йортта җиде бала үстек. Бер абыем белән бер энем исән-сау түгел инде. Кечкенә йортыбыз янына әтием зурысын салабыз дигәч, бөтенебез булыштык. 1995 елда йорт җиткереп чыктык. Әти дә вафат инде. Төп йортыбызда әни белән апам яшәп калды, – дип сөйли Энҗе. – Әниләрнең янганын ишетүгә, иң беренче булып ирем чыгып китте. Әле ярый әни белән апа йокламаган булган. Әни тәрәзәдән яктылык күргән. Ут капканын күргәч, үзе сүндермәкче дә булып караган. Тик ялкынны җиңә алмаган…

Тәнзилә апа төп йортының көлгә әйләнүен күреп, бик борчылган. Документларын алам дип, кире өйгә дә кермәкче булган. Бәхеткә, аны кертмәгәннәр. Төп йортны яңартырга җыенып, төзелеш материаллары да алганнар – алар да янып беткән.

– Әнине дә аңлыйм мин, гомер иткән нигезебез бит, – ди Энҗе. – Гомере буе фермада эшләде Йортның һәр бүрәнәсе якын аңа. Үз көчебез, хәләл акчабыз белән җиткергән идек бит. Хәзер әни белән апаны үзебезгә алып кайттык. Әкренләп тынычланалар инде. Иремә рәхмәт, бар эшләрне ул башкара. Әнигә дә: «Өебезгә сыясыз, яшәр җирегез бар. Ничек тә тырышырбыз, кечкенә генә йорт җиткерербез», – дип тора. Авылдашлар да бик ярдәм итә. Аларга мең рәхмәт.

Энҗе кешенең бердәмлегенә шаккаткан. Янгын турында хәбәр чыгуга, ярдәмгә ашыкканнар. Бер белмәгән кешеләргә кадәр булыша икән.

–  Бөтен каралты-кураны җыештырдык. Әле чүп-чарны түгәсебез бар. Авылдашлар белән бергә ике көн эшләдек. Колхоз трактор бирде. Уттан калмый, бурдан кала, диләр бит әле. Дөрес сүзләр инде бу. Мондый хәсрәтне күрергә язмасын. Әле дә ярый әниләр исән, дип куям. Әгәр йокларга яткан булсалар, янгын соңрак чыккан булса, дим. Аллаһы Тәгалә саклаган безне, – ди Энҗе. – Ут лапасның бер почмагыннан чыккан. Әлегә сәбәбен төгәл әйтүче юк. Әле ярый янгын сүндерүчеләр тиз килгән. Күршеләр белән ике арада чия агачы бар иде, шул саклады, ут күршеләргә күчми калды. Анысына да сөендек.

Хәбибрахмановаларның өйләре иминиятләштерелгән булган. Тик әлегә йорт документларын торгызырга кирәк. Бөтен язулар янып беткән. Иминият акчасын алыр өчен берничә белешмә кирәк, ди Энҗе.

– Нигезебездән бераз читкәрәк китеп әнием белән апама йорт салырга дип торабыз. Үзләре дә шулай ди. Икесе яшәп ияләнгән инде алар. Һәркемгә үз нигезе кадерле, – ди ул. – Янгыннан соң безгә әкренләп ярдәм итә башладылар.

Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, әз-әзләп килеп тора… Тәнзилә белән Зилә Хәбибрахмановаларга ярдәм итәргә теләүчеләр оныклары Наилә Аскарованың Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Ул 89083303241 телефонына беркетелгән.  

 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.06.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы