поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.06.2024 Җәмгыять

Татарстанда гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

Татарстанда 2017 елдан бирле туучылар саны кимүгә таба бара. Белгечләр теле белән әйткәндә, республикада туучылар коэффициенты 1,45 тәшкил итә. Аның иң зур чагы 2015 елга туры килә. Бу чорда күрсәткеч 1,8гә җиткән.

Хәзер гүзәл затлар беренче сабыйларын, уртача алганда, 27 яшьтә генә алып кайта. 2024 елның гыйнвар – март айлары да бала табучыларның күплеге белән куандырмаган. Бу аралыкта дөньяга аваз салган нарасыйлар саны да узган елгы күрсәткечтән 6 процентка кимегән. Шуңа да карамастан, соңгы 10 елда республикада күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр артып, 70,5 меңгә җиткән. Бу гаиләләрдә 226 мең бала үсә. Аларга нинди ярдәм чаралары бар? Гомумән, республикада демография күрсәткечләрен яхшырту юнәлешендә нинди эш алып барыла?

Татарстанда яшәүче күпбалалы гаиләләргә ярдәм чараларын тормышка ашыру өчен 35 млрд сумнан артык акча каралган. Шул исәптән республика бюджетыннан – 19 млрд сум. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Гаиләләргә нинди ярдәм бар соң? Бердәм пособие Кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр ала.

Быел бу пособие өчен 26 млрд сумнан артык акча каралган. Авыл җирлегендә яшәүче хатын- кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү Беренче балага – 50 мең сум (баланы 25 яшькә кадәр табарга кирәк); Өченче һәм аннан соңгы туган һәр балага – 100 мең сум (29 яшькә кадәрге хатын-кызларга). 2018 елдан башлап бу мөмкинлектән 13,1 мең хатын-кыз файдаланган, шул исәптән быел – 609. Бала ялында алына торган түләү Моңа кадәр хатын-кыз 1,5 яшькә кадәр бала белән декретта утырса, аңа акча түләнә, әмма эшкә чыккач, алар туктатыла иде. Хәзер исә бала карау буенча ял алган кеше (бу әти дә, әни дә булырга мөмкин) эшкә чыга икән, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие түләнәчәк.

Аз керемле гаиләләргә республика бюджетыннан ярдәм – аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен елына – 10 мең сум акча; – яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр өчен балалар кирәк-яраклары комплектлары; – күпбалалы аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100% компенсациясе. Бала бүләк белән туа 2000 елда «Ана даны» медале булдырылган иде. Аны биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларга лаеклы тәрбия биргән әниләргә бирәләр. 2000 елдан башлап бу исемгә 1,5 мең хатын-кыз лаек булган. Быел 15 анага шушы медаль бирелгән. 2022 елда җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр өчен «Ата-ана фидакарьлеге» медале булдырылган иде. 2022 елда бу медальне 13 гаилә алды. Быел исә бу исемгә бер гаилә лаек булды.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.06.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы