• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

09.06.2011 Милләт

Асылыбыз нидән гыйбарәт?

Каян килдек тә кая юл тотабыз, кай тарафка барабыз соң әле без? Шул хакта уйланганыгыз бармы? Ә мин уйланам! Уйлану гына түгел, тирән борчылу сазлыгына чумам! Бу борчылуның сәбәбе – әлеге дә баягы асылыбызның кем тарафыннан, кайда, кайчан әйтелгәне безнеке дә, кайсысы дөрес соң? Гомумән, без үз үзенчәлекләребезне җуеп бетермәдекме икән әле?

Кайчандыр «асылынуыбыздан» куркып, аны югалтырга юл куйган булсак, бүген асучы-кисүчесе дә юк кебек үзе, көчләп чукындырмыйлар да... Әмма дә ләкин асылыбыздан бик ерагайдык шул! Әллә толерантлык төшенчәсен дөрес аңламау, әллә чарасызлыкка бирешеп, бар нәрсәгә кул селтәү аркасында, читләр тормышына кызыгыпмы, башка сәбәпләр беләнме – менталитетыбыз башка милләт һәм дин вәкилләренең йола вә гореф-гадәтләрен су урынына йотып, читләр сазлыгын үз итеп, саф суларыбызның төбен айкап ятабыз.

 

Атта да, тәртәдә дә

 

Читләрнеке дигәннән, татарныкы булмаса да, телдә йөрүче шундый гыйбрәтле бер мәзәк ишеткән бар: имеш, гөнаһлы бәндәләр тәмугка эләккәч, Аллаһы Тәгалә аларга икенче кат дөрес яшәү мөмкинлеге биреп, җиргә кайтара, ә тегеләр, кабат үз нәфесләрен тыя алмыйча, ялгышларын кабатлый һәм кире җәһәннәмгә кайтарыла. Мәзәкнең тел төбендә ачы хакыйкать ята. Ни гаҗәп, без елатырлык әйберләрдән, көлке булмаган нәрсәләрдән, үз-үзебездән көләргә өйрәнеп беттек. Шул мәзәктәге сыман безгә дә 90 нчы еллар башы кабат үз халәтебезгә кайтырга бераз мөмкинлек биреп алды. Һәрхәлдә, 1552 елдан бирле авызларны канатып тартылып барган иске, черегән, зур һәм авыр арбадагы кучер тезгеннәрне бераз йомшартып, бушатып җибәргәндәй иткән иде. Хәер, бу риясыздан түгел, ә ирексездән, арба җимерелә башлагач, артык йөкне бераз җиңеләйтү һәм арба төзекләндергән арада кигәвенләгән малларны тышаулап бераз ял иттерү генә булган, күрәсең.

 

Ни кызганыч, без горурланырга тиешле сөекле халкыбызның аңына да, «мәдәниятләребезне алмашып» яшәүче башка халыкларның канына сеңгән кебек үк гаепне үзеңнән түгел, ә читтән эзләү чире йоккан һәм бу чир минем үземне дә читләтеп узмаган – өстәге юлларда язылган сүзләр, ягъни кучерны сүгү моның ачык бер мисалы. Безнең белән «тел лөгать вә әдәп» алмашып яшәүче рус халкында бик гыйбрәтле бер гыйбарә бар: «Читләр күзендәге кылчыкны күрәсең, ә үз күзеңдә бүрәнә барлыгын белмисең дә». Ялгышмасам, бу сүзләр «Инҗил»дән алынган. Асылыбызга кайту юлында милләтебездәге аерым шәхесләр тырышмады түгел, тырышты, әлбәттә, тик бу тырышлык әллә хаталы юл белән барганга, әллә кайбер «тырышлык күрсәтүчеләр»нең бармаклары үз ягына кәкрәйгәнгә, әллә күпчелегебез татарлыгын җуярга өлгергән һәм аларның күңелләрендә элекке халәтләренә кайту теләге уянмаганлыктан, бу эшләр тулаем алганда тормышка ашып җитмәде, ә теге тезген кабат тартылганнан-тартыла гына бара. Иң беренче чиратта гаепне шул җелеккә үткән тезгеннән күрү психологиясе безнең булмышыбызга, каныбызга сеңгән һәм әлеге дә баягы асылыбызга әверелгән. Уйлап карасак, бәлки, гел кучерлар, штурманнар гына да гаепле түгелдер. Бүген телебезне өйрәнү дәрәҗәсе түбән булуда да гел ниндидер безгә каршы булган кануннар гына гаепледер дип уйламыйм. Үзебезнең ваемсызлыгыбыз һәм авырсынганлыгыбыздан түгелме икән барысы да? Юкса дәүләт: «Син туган телеңдә елына фәлән кадәр китап йә матбугат укырга тиеш!» – дигән фәрман чыгара калса да, бу гамәлгә ашачак дигән ышаныч юк бит. Бу фикеремә үз вакытында Татарстан Конституциясендә теркәлгән икетеллелек турындагы канун һәм шул уңайдан кабул ителгән дәүләт программаларының гамәлгә аша алмый калулары да ачык дәлил булып тора.

 

Заманасы шундый бит!

 

Соңгы елларда күрсәтелгән бер рус фильмы героеның: «Без түгел, тормыш шундый!» – дигән сүзе күңелгә тынгы бирми. Үзебез дә еш кына кылган гөнаһларны заманга сылтап калдырырга яратабыз түгелме? Югыйсә бу замананың, бу тормышның нинди булуы, тулаем булмаса да, нигездә, барыбер безнең үзебездән тора ич! Әлбәттә, чит дин һәм милләтләр мәдәнияте арасында тормыш итү, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын күреп яши торган тирәлек безнең халыкка да үз йогынтысын ясамый калмый, әмма ни өчендер без башкаларның уңай үрнәгенә караганда күбрәк тискәре гадәтләрен тизрәк үзләштерәбез кебек. Уңай гадәтләрне генә сеңдерү дә глобальләшүгә, рухи деградациягә, асылыбызны җуюга, менталитетыбызны үзгәртүгә китерә торган фал. Безнең совет чорында тәрбияләнгән халык күп нәрсәләрнең асылына төшенеп, тирәнтен уйланып тормыйча гына «матур бит», «күңелле бит», «рәхәт бит», «зыяны, начарлыгы юк бит» дия-дия, атеист сәясәтчеләр каптырган кашыкка авызларын ачып торып, халыкара йолалар дәрәҗәсенә күтәрелгән бәйрәмнәрне, бәйгеләрне, сәнгать төрләрен һ.б. кулларын чәбәкли-чәбәкли кабып йота килде, хәзер оныклары шул яңача, заманлашкан «асылыбыз»ны дәвам итә. Ул менталитет дигәннәренең элек нинди метамарфозалар, мутацияләр кичергәнен һәм киләчәктә тагын нинди төс аласын бер Алла гына белә торгандыр, әмма бу үзгәрешләрне ясау өстендә көн-төн эшләүче зат шайтан булса кирәк.

 

Туй күлмәге, шампан шәрабы…

 

Яңа буынның элеккеге хәрамны хәләл дип күзаллавын дәлилләп торыр өчен әллә ни ерак барасы да түгел. Сүз башымда бу процессның массакүләм мәгълүмат чаралары аша да шома баруын әйтеп узган идем. Аудитория һәм тормыш шартлары нинди булуга карап сөйләм иясе дә үзенә ориентир алганлык билгеле, аннан сөйләм, каләм ияләре үзләре дә шул ук тирәлектән, шул ук массадан бит.

 

Бер каләмдәшемнең язмасын укыйм. Ул анда без гадәтләнергә өлгергән «шампан шәраблары» белән үткәрелүче туй күренешен мактый һәм шуңа каршы бәйрәм ямен бозып йөрүче «теләнче» карчыкны тасвирлый. Шул рәвешле үзе дә сизмәстән спиртлы эчемлекләр кулланып үткәрелгән туйны матур дип таба. Монда гаеп авторда түгел, ә динебез исламда тыелган бу гамәлне татар халкының деградация кичергән менталитеты «шулай тиеш!» дип кабул итүдә, бу күренеш белән килешеп кенә калмыйча, аның тормышыбызда хуплана башлаган булуында. Ә яшәешебез канына бу хуплау массакүләм мәгълүмат чаралары һәм тормышта җанлы аралашу аркылы сеңдерелгәннән-сеңдерелә бара. Халыкның байтагы туйларны спиртлы эчемлекләрсез күз алдына да китерә алмый, бу инде каныбызга сеңеп өлгергән яңа «йолабыз» дәрәҗәсенә күтәрелгән. Җитмәсә, әлеге туй шәрабларының исемнәре үк бу яңа төр «асылыбызның» кайдан килеп чыгуларын сөйләп тора: «Советское шампанское», «Российское шампанское»... Әмма бүгенге көнебез, булмышыбыз бу «Советский», «Российский»ларның инде «Татарский»га да әйләнеп китүләре турында сөйли. Тукайлар чорында «татар» атамасы «мөселман» төшенчәсенә тиң булып, бу вариантның күбрәк кулланылышта йөрүен искә алсак, «Мусульманское шампанское» да була бит. Тәүбә, тәүбә! Ә чыннан да бүген бит башларына түбәтәй кигән абзыйлар кибетчегә: «Ни өчен миңа – мөселман кешесенә, тәре төшкән аракы сатасың син!» – дип җикеренергә дә күп сорап тормый. Ихтыяҗ булгач, бу безнең милләтнең дә булмышына, асыл эчемлегенә әйләнгәч, Татарстан да «шайтан суы» өлкәсенә караган сәнәгать тармагын елдан-ел үстерә генә бара.

 

Урысчалап Сабан туе

 

Туй дигәннән татар халкының әле тәңречелек һәм хәтта тәңречелеккә кадәрге мәҗүси чорларыннан ук сакланып килгән Сабан туе бәйрәме дә үзенең асылын һәм татар халкы бәйрәме булуын елдан-ел югалта килә. Шәхсән минем «асылыбыз» дигәндә күз алдыма иң беренче әлеге милли бәйрәмебез килеп баса торган иде. Аны авылларда яшәүче татар халкы кар эрүгә, язгы кыр эшләрен башлар алдыннан җир уңдырышлы, ел уңышлы булуны «җир-күк ияләреннән» сорап үткәрә торган булган. Ә хәзерге вакытта потларга табынмасак та, авылларда хәтта азан кычкырып, дога кылып башланып китсә дә, бу бәйрәм «чәчү тәмамлану уңаеннан», «интернациональ» булып, ә тагын да аянычы, «урысча сабан туе» итеп үткәрелә. Рус халкында Сабантуй үткәрү – сәрхушләнеп алу, үзләренчә әйтсәк, «пьянки-гулянки» төшенчәсен аңлата. Бер елны Казан Сабан туена Президент Владимир Путин килгәч: «Ну мы такие Сабантуи устраивали в студенчестве!» – дип, яшьлек хатирәләре белән бүлешкән иде. Татар милли интеллигенциясе соңгы елларда «Мәскәү кыса» дип ах-зар еларга ярата. Тик Мәскәү хакимнәре Татарстанга Сабан туе бәйрәменә килеп, татар халкы авызына аракы да, сыра да салып йөрми бит, татарлар аны кыйбат бәядән үз акчасына сатып алып, үз тамагына үзе коя. Аннан Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә спиртлы эчемлекләрсез үткәрелүче Сабан туе бәйрәмнәре турында ишетеп, укып, милләттәшләребез өчен сөенәбез. Ә шул вакытта Татарстан җитәкчелегенең ни өчендер Татарстанда үтә торган Сабан туйларында спиртлы эчемлекләр сатуны йә булмаса дуңгыз итләреннән шашлык пешереп сатуны тыйган канун чыгарганын һәм бу мәсьәләне контрольдә тотканын күргән юк әле! Һәм булмас та!.. Чөнки без чамасыз толерант шул, без хәтта үзебезнең бердәнбер иң борынгы чын милли бәйрәмнәребезне дә «интернациональ» бәйрәмгә әйләндерергә, ул бәйрәмдә башка милләт вәкилләрен хуҗа итәргә һәм үз халкыбызны киртә кырыйлап йөрүче бер мескен килмешәккә әйләндерергә юл куя киләбез.

 

Мин бәйрәмнәр яратам...

 

Заманында бер рус патшасы: «Безнең халык бәйрәмнәрдән һәм эчүдән башка яши алмый! Бу җәһәттән без ислам динен кабул итмибез!» – дип, аны борган кебек, бүген инде татар халкы да үз асылына хас булмаган бәйрәмнәрне үзләштергән, үз бәйрәмнәренә дә чит йолаларны, гадәтсез гадәтләрне керткән һәм инде шулардан башка яши алмаслык үз асылын, булмышын шуларда күрерлек дәрәҗәгә җиткән. Хәзер без шул кадәр «толерант» – нинди генә сәбәп булмасын, урыстан уздырып, бәйрәм итәбез һәм Алласыннан да, мулласыннан да оялып тормыйбыз. Үзебез дә сизмәстән кышларын кардан потлар әвәләп Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү генә дә ни тора. Бу сүзләрем бик күпләрнең ачуын да кабартыр. Чөнки Яңа ел бәйрәме ул шулай ук безнең асыл традициябезгә әйләнгән, үзебезнең Кыш бабаебыз, Кар кызыбыз бар һәм без бу потларыбыздан, чыршы тирәләреннән әйләнеп йөрүләрдән, изге теләкләр теләшеп кыл уникедә хәмер эчүдән баш тартырга һич кенә дә риза түгел, тешебез-тырнагыбыз белән аларны якларга әзербез, чөнки бу безнең яңа заманда уйлап табылган һәм үзебезгә өлге иткән «асылыбыз».

 

Без кешедән киммени?

 

Әле киләчәк тагын нинди йолаларны халыкка сеңдерәсен һәм ниндиләрен тартып аласын белгән дә юк. Гадәти ял көннәре күпчелек ир-атлар өчен берәр акның муенын бору яки футбол караган арада сыра эчү көненә әверелде. Җәй көннәрен, гомумән, күпчелек кеше салкын сырадан һәм комлыктан башка күз алдына китерә алмый. Хәзер пляж сезоны башланды, тиздән елга яры буйлары сазлыкта арт саннарын кызартучы чучкалар сыман анадан тума чишенеп кызынып, су коенып ятучы адәми затлар белән тулыр. Алар арасында да бу йоланы үзе өчен уңай күренеш буларак кабул иткән татарлар булыр. Бәлки, сез дә шундыйлардандыр? Ник без башка милләтләрдән киммени диярсез. Юк, «артык» та әле! Ышанмасагыз, Казансу елгасы тирәсеннән үткән чакларыгызда елга ярына күз төшерегез яки үзегезнең кигән, дөресрәге, киемсез калдырган тән өлешегезгә игътибар итегез! Ә бит татар халкы элек-электән тыйнак, урыслар чукындыра башлаганчы бөтен йолалары, яшәү рәвешләре дә, киенү рәвешләре дә шәригать кушканча булган.

 

«Ялкын» журналының узган елгы бер санындагы башламны укыйм: «Соңгы кыңгырау вальссыз үтте». Бу бик сәер күренеш, шулаймы? Ничек инде ул соңгы кыңгырауны вальс биемичә дә үткәрергә мөмкин? Сүз монда Казандагы кызлар гимназиясе турында бара. Ә бит совет системасы урнашканчы татар кызларын остабикәләр, улларын муллалар мәдрәсәләрдә аерым укыткан һәм бу нормаль күренеш булган. Совет заманында тәрбияләнгән ата-ана өчен бүген бу күренеш ничектер кыргыйлык, кимсетелү кебегрәк кабул ителә.

 

Традицион дин, традицион мәктәп, традицион туй, традицион яшәү рәвеше... Ә бу традиционлыкның, бу йолаларның күпчелеге чынлыкта бер өлеше татар халкының тамырындагы чын йолалары урынына үрмәләгән трагедик традиция икәнлеген аңлаучылар сирәк. Күбебез асылыбызны онытып бетердек һәм тарихка кереп күмелеп баручы асылыбызны – искелек, ә совет чоры урнаштырган тәртипне «үзебезнеке» итеп кабул иттек. Татар халкы глобальләшүгә китерүче океанда йөзеп адашып йөри бирә. Шулай да мәңгелек адашуда калмасак, саф сулы чишмә башыбызга кайтсак, үз гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга игътибарлырак булсак, чит мәдәниятләр диңгезенең упкыннары да барлыгын онытмыйча, саклыкны югалтмыйча, дулкыннарга юлыкмыйча гына тормыш киңлекләрендә үз урыныбызны белеп йөзсәк иде!


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (773064) / 09.06.2011 22:30:05

Чынлап та, җәүни Бөркет түгел.
Рифма

№3 (773059) / 09.06.2011 21:48:03

Дөньяны үзгәртәм дисәң, үзеңнән башла, диләр.
Фәнил үзе дә Гыйлаҗи булып түгел, Гилязовский булып яза шул!:)))

№2 (773025) / 09.06.2011 16:57:00

Батулла язмасының тагын бер вариантын укыдык, шөкер. Искене сагынудан ни дә булса үзгәрерме? Кирегә юл юк икәнен белмисезме? Яңа гадәтләрне барыбер бетереп булмый, мөмкин кадзр татарчалаштырырга кирәк-башка юл юк. Шул ук Кыш бабай,Кар кызы, әкият геройлары ярдәмендә."Иске-изге"-дип күпме кабатласак та, яшьләр Яңа ел кичендә гыйбадәт укып утырмаячак инде-бәйрәмне татарча үткәрүгә исә берәү дә каршы килмәс.

№1 (773012) / 09.06.2011 12:39:00

Фәнил әфәнде,бик яхшы итеп язгансың, нәкъ шулай!!!!
күңелемә бик хуш килеп укыдым язмагызны. Аллага шөкер,шушындый акыллы язучыларыбыз булганда татар бетми дә юкка да чыкмаячак,иншалла!
яшьләр өчен,хотя картларыбыз өчен дә(кигәвенгә),бик файдалы язма!!!

татарның чын хәләтен язгансың Фәнил әфәнде.мин уйлаганнар тәңәл килә синең белән. бары мин матур итеп язып җиткерә белмим.
барлык язганнарың белән килешәм.

рәхмәт Фәнил туган язуың өчен!
рәхмәт Admin га монда элгән өчен!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar