|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.06.2024 Җәмгыять
Бишенче каттан егылып төшкән сабый ни хәлдә?Уфада республика балалар клиник дәваханәсе медиклары бишенче каттан егылып төшеп имгәнгән 5 яшьлек малайның хәлен тотрыкландыруга ирешкән. Бу хакта БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. “Хәле авыр, тотрыклы”, – диләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 2 июньдә Октябрь проспектындагы күпфатирлы йорт янында имгәнгән баланы тапканнар. Ул, москит челтәренә таянып, бишенче кат фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ди фаразлана. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны республика балалар клиник дәваханәсенә госпитализацияләгән. Кичә нәни пациент реанимациядә авыр хәлдә иде.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|