|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2011 Милләт
Җитәкчеләр татар телен беләме?Россия Президенты Дмитрий Медведев мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың грамота дәрәҗәсен тикшерергә тәкъдим итте. Ләкин министр баш тартты. Әлеге хәл 6 июнь көнне А.С.Пушкин исемендәге Рус теле дәүләт институтында булды. Биредә президентка «интерактив диктант» проектын тәкъдим иттеләр. Диктант компьютерда башкарыла. Биремнәрдә, гадәттәгечә, төшеп калган хәрефләрне, сүзләрне куярга кирәк. Хата ясасаң, компьютер автомат рәвештә бу хакта хәбәр итә, дөрес җавап, кагыйдәне чыгара. Кайбер биремнәрне укучылар үзләре төзи. Мондый диктантны белем бирү учреждениеләрендә инде 8 ел дәвамында язалар икән.
Билгеле булганча, 6 июньне Дмитрий Медведев үзенең указы белән Россиядә Рус теле көне итеп игълан итте.
Без «Intertat.ru» газетасының иң актив укучыларыннан бу вакыйгаларга карашын белештек. Алар кемгә татар теленнән диктант яздырыр икән?
Алсу. Татарстанның идарә органнарында утыручыларны. Аларны инглиз теленә өйрәтергә дип, чит илләргә җибәрәләр. Ә татар теленнән курслар турында әллә ни ишетелми. Бездә ике дәүләт теле икән, ник бу эш мәҗбүри түгел?
Сылу. Дәүләт җитәкчеләре, артистлар, спортчылар — күпләрнең кумирлары. Без аларга охшарга, аларны кабатларга тырышабыз. Әгәр кумирларыбыз үз телеңне яхшы белү модасын кертсә, күпләр шуны ук эшләр иде. Үзем шәхсән Марат Әхмәтов, Линар Якупов, Айнур Әйделдинов кебек эшлеклеләрнең берничә телдә иркен аралашуына карамастан, татарча камил белүенә сокланам! Алайса бездәге җитәкчеләр башта русча белми, аннан татарчасын «оныта» кебек.
Марат. Мәктәптә укыганда кайбер дусларымның надан булуы күзгә бәрелә иде. Гап-гади сүзләрне дә йөз хата белән язуына аптыраганым истә. Хәзер исә телефоннан Т9 аша смс язып, социаль сайтларда утырып (орфографияне тикшерү системасы бар), алар рус телендә язганда хата җибәрми диярлек. Ник татар программистлары бу эшкә алынмый икән?
|
Иң күп укылган
|