|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.06.2024 Җәмгыять
Татарстанның кайбер районнарында боз явачакТатарстанда 3 июнь кичендә һәм 4 июнь көнне көндез һава торышының начарлануын фаразлыйлар. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада яшен көтелә, ә кайбер районнарда хәтта боз да явачак. Өстәвенә, мондый һава шартлары Казанда да булачак. Берникадәр вакытка төбәктә җил дә көчәя. Аның тизлеге 4-5 июньдә 15-18 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәге фаразлана, дип яза Татар-информ.
Аңарчы Бөгелмә районындагы бер авылга көчле яңгыр зыян китергән: юллар тулысынча диярлек су астында калган, дип хәбәр ителде.
Җирле халык әйтүенчә, су агымы агачларны аударган, коймаларны җимергән, зират су астында калган.
--- |
Иң күп укылган
|