поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
03.06.2024 Мәдәният

Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы да катнашты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге чара татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланды.

Концертның ачылышында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал, Н.Җиһановның улы Иван Җиһанов катнашты.

– Композиторга һәйкәл – аның музыкасы. Безнең илдә яхшы композиторлар күп, аларның музыкасы, үзләре бакыйлыкка күчкәч тә, яңгыравын дәвам итә. Җиһанов сыман кешеләр дә бар: алар үзләреннән соң материаль булмаган мирас кына калдырып калмый, шулай ук консверватория, музыка мәктәпләре, Татарстанда ачылган дистәләгән музыка мәктәпләре, симфоник оркестр булдыра, опера театрын ача. Җиһановның йөрәге бөтен илне колачлады. Без кая гына барсак та, Казан консерваториясен тәмамлаган кешеләрне очратабыз. Бу, – чыннан да, искитмәле күренеш: алар оркестрларда җырлый, вузлар белән идарә итә, телетапшырулар алып бара. Җиһанов исеме бөтен Россиядә, БДБ илләрендә яңгырый. Театрга, оркестрга, консверваториягә, Нәҗип Җиһановны хәтерләгән һәркемгә зур рәхмәт! Хәтер булганда, музыка да яши. Музыка исән булганда, Нәҗип Җиһанов та күңелләребездә яшәр, – диде Иван Җиһанов.

Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында узды. 2 июнь – татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне дә. Шул уңайдан концерт программасында Н.Җиһановның операларыннан («Качкыннар», «Җәлил», «Алтынчәч» һ.б.) өзекләр яңгырады.

«Бу сәхнәдә элек Фәйзиләр, Сәйдәшләр, Җиһановлар, Тинчуриннар, бергә кайнашып, борынгы көйләрне саклап, аларны классик форматка китереп, опералар, драмалар, музыкаль комедияләрне безгә бүләк итеп калдырган. Әлеге әсәрләргә шулкадәр игътибар белән карарга, аларны саклап калырга кирәк. Яшь буын да аларны онытмасын, чөнки бу көйләрдә – иксез-чиксез мәдәни мирас, музыкаль артефактлар. Нәҗип Җиһанов булдырган консерватория бүген дә иҗат итә һәм безнең Россиянең музыкаль мәдәниятнең алтын фонды булып тора», – диде Әлфия Җаппарова.

Шушы концертлар циклының төп максаты — тамашачыларны классик һәм хәзерге заман композиторлары иҗаты, башкаручылар аша татар музыкасының югары үрнәкләре белән таныштыру.

«Без шушындый уртак проектлар булдыруыбызга бик шат. Алга таба да бергә хезмәттәшлек итәргә язсын», – диде Ильяс Камал.

Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе һәм аның солистлары: Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алинә Кәримова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Мәрьям Җаппарова һ.б. катнашты. Шулай ук чарада Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров чыгыш ясады. Чараны Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып барды.

---
Тинчурин театры
№ --- | 03.06.2024
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы