поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
03.06.2024 Киңәш-табыш

Җир алганда, төп башына утыртмасыннар

Бакча сезоны җитү белән шәһәр читендәге күчемсез милеккә кызыксыну арта. Участок сайлаганда, алга таба юридик проблемалар белән очрашмас өчен, барлык нечкәлекләрне исәпкә алу мөһим. Килешүләрне рәсмиләштерү алдыннан нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйлибез.

Ызанлау
Чикләре төгәл билгеләнмәгән җир кишәрлекләрен сату-алулар тыелмаган. Әмма алга таба моның аркасында күршеләр белән ыгы-зыгылар килеп чыгарга мөмкин. Караган участокны сатып алам дип, башкасына ия булуыгыз да бар.
 
Җир кишәрлегенең категориясе һәм рөхсәт ителгән куллану төре
Яшелчә үстерүгә дип каралган участокта йорт төзергә рөхсәт ителмәячәк.
 
Корылмаларның кадастр исәбе
Әгәр дә участокта законлаштырылмаган бина яки корылма бар икән, килешү төзеп булмавы ихтимал. Мондый корылмага милек хокукы теркәлмәгән булса да, ул барыбер сатучыныкы булып санала. Җир кишәрлеген сатып алганнан соң да ул барыбер аныкы булып калачак. Бу Җир кодексына каршы килә. Шуңа күрә алыш-биреш уздырганчы, барлык корылмаларны кадастр исзбенә куярга кирәк. 
 
Участок һәм корылмаларга милек хокукы
Йорт җир кишәрлеге хуҗасыныкы булмаска мөмкин. Бу очракта корылманың хуҗасы җир кишәрлеген сатып алуда өстенлеккә ия.
Нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
 
Сатып алу хокук бозуларсыз узсын дисәгез, аны белгечтә рәсмиләштерү ышанычлырак. Ул югарыда билгеләп үтелгән нечкәлекләрне тикшерәчәк. Шулай ук:
•    Сатучы һәм сатып алучының гаилә хәлен, ире яки хатыны исәнме икәнен, алар арасында никах килешүе төзелү-төзелмәвен һәм ышанычнамәнең гамәлдәме икәнен ачыклаячак.
•    Сатучының вәкаләтләрен төгәлләштерәчәк, аның милегенә арест салынмаганмы, йөкләмәләр юкмы, башка затлар хокукы бозылмаганмы, ул банкрот яки экстремист түгелме һәм килешүне гамәлдән чыгарырга сәбәп була алган башка нечкәлекләрне белешәчәк.
 
Гүзәл Камалова әзерләде.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы