31.05.2024 Җәмгыять
«Җылы оя» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Гаилә ул – безнең оя. Ул – безнең тамырыбыз, канатыбыз, тормыш нигезе. «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә күркәм гаиләләрне барлау, җәмгыятьтә ата-ана абруен арттыру максатыннан, «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итте.
