поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
01.06.2024 Мәдәният

«ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп бәйрәм чаралары әзерләгән

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын Казан Кремле янында «Ялкын Фест» фестивалендә көтә.

Сезнең өчен шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, аниматорлар, аквагрим һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале йолдызларыннан шәп җырлар һәм «ШАЯН ТВ» геройларыннан яхшы кәеф көтә.

Шулай ук бу көнне Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Бала-сити»ның «Акыллы уеннар»ы узачак. Биредә кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» каналы яңа мультфильмнарын тәкъдим итәчәк һәм каналның төп геройлары белән аралашу мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» персонажлары тамашачыларны «Татнефть Арена»да узачак «Әйбәт!» балалар фестивалендә каршы алачак һәм күтәренке рух бүләк итәчәк. Ә 16:00-18:00 сәгатьтә исә аларны «Туган Авылым» милли комплексында үтәчәк «Балачак бәйрәме»ндә очратып булачак.

Өйдә утырырга яратучы тамашачыларга исә «ШАЯН ТВ» каналы үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы әзерли. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә. «Аһ, куян, эләксәңме?!», «Янутлар» мультфильмы, эксклюзив «Койрыклы җырчылар», «Килде-китте шоу», «ШАЯН Саннар» проектлары, «ШАЯН»да Үзгәреш җиле» балалар концерты һ.б. – болар барысы да бәйрәм эфирын бизәячәкләр.

Бәйрәм уңаеннан «ШАЯН ТВ» Telegram каналында да бәйге оештыра һәм бүләкләр уйната. Аның нәтиҗәләре нәкъ тә менә 1 июнь көнне билгеле булачак.

---
Шаян
№ --- | 01.06.2024
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы