• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
08.06.2011 Мәдәният

Тукай музее 25 еллыгын соранып каршы ала

11 июньдә Казанда Тукай музее ачылганга 25 ел тула. Татарстан хөкүмәте бу чарага бөтенләй акча бирмәгән. Бинаны төзекләндерү акчасы да чамалы гына.

Иске Татар бистәсендәге мәшһүр Шамил йортында урнашкан Тукай музее үзенең 25 еллыгы уңаеннан Казандагы төрле ширкәтләрдән җавап хатлары ала. Музей төрле оешмаларга “ярдәм итә алмассыз микән” дип үтенечләр җибәргән булган. Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт әйтүенчә, кемдер фильмнар күрсәтә торган экран, кемдер сканер, кемдер принтер бирәбез, дип вәгъдә иткән. Кичәгезне үткәрергә булышабыз, диючеләр дә бар икән.

 

Хөкүмәт 25 еллыкка бер тиен дә бирмәгән

 

“Тукай музееның 25 еллыгын үткәрү өчен хөкүмәттән бер тиен дә бүленеп бирелмәде. Без музей исеменнән Казанның бик күп оешмаларына ярдәм сорап хатлар яздык. Алар безгә җиһазлар бүләк итә.

 

Дәүләтнең музейларыбызга мөнәсәбәте әйбәт дип әйтмәс идем. Әнә Татарстан милли музеенда янгын булганга 25 ел вакыт үтте. Һаман да әле экспозициясе торгызылмады, бинага капиталь ремонт ясалмады. Музейның барлык бүлекләре дә дип әйтерлек бик авыр хәлдә. Сәйдәш музее, Горький музее һәм башка музейлар да бүген проблем эчендә.

 

Нишләптер бездә музейларның әһәмиятен аңлауда иҗтимагый җәмәгатьчелекнең дә, хөкүмәтнең дә фикере бик түбән дәрәҗәдә. Музей фәнни агарту оешмасы да булып тора. Ә бездә музейның халык алдында дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген дәүләттә аңлау тиешле югарылыкта түгел”, ди Әймәт.

 

Кеше килә, әмма шартлар юк

 

Тукай музее - Татарстан милли музееның бер бүлеге. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова Тукай музеен карарга килүчеләрнең елдан-ел арта барганын әйтә. Соңгы вакытта Тукай белән аралашырга яшьләр күпләп йөри башлаган.

 

Төрле кичәләр булган вакытта килүчеләрнең беренче каттагы залга сыймаган очраклары да булганы бар. Суларга һава калмый. XXI гасыр баруга карамастан, монда әле дә һава сафландыргычлар куелмаган. Моннан биш ел элек Тукай музеена елына 12 мең кеше килгән булса, узган ел 30 мең кеше караган. Караучылар артканнан арта бара, ә музейның мөмкинлекләре моннан 25 ел элек ничек булган шул килеш кала бирә.

 

Төзекләндерергә биргән акча җитмәячәк

 

“Тукай музееның 25 еллыгына әзерлекне шагыйрьнең 120 еллык юбилее үтүгә үк башлап җибәргән идек. Төзекләндерү эшләренә, экспозицияне яңарту өчен күпме кирәк булуын дәлилләп хатлар яздык.

 

Ләкин биш ел вакыт үтеп китте, хәтта дәүләт карары да юбилейга өч-дүрт ай элек кала гына имзаланды. Бик кыска вакыт эчендә мондый зур эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Музейда төзекләндерү эшләрен җәйгә, юбилей шау-шуы узганнан соңга, калдырырга булдык.

 

Безгә бик аз, көлке дәрәҗәсендә генә акча бирелде. Туфан Миңнуллинның әйткән сүзләре исемә төшә. “Тукай дигәндә акча турында сүз алып бару гомумән оят”, дигән иде ул. Төзекләндерү өчен алты миллион сум бирделәр. Тукай музее бинасының түбәсен ябу өчен генә өч миллион сум акча кирәк. Аннан башка нигезләрен дә ныгытырга кирәк, чөнки гөмбәчекләр күтәрелә. Эчтән күпме генә ремонт ясама, бер айдан соң килеп чыгалар алар. Тукай музееның ишек алды бар, аны да тәртипкә китерү кирәк.

 

Тукай музееның ишек алды

 

Музейның 25 еллыгын үткәрүебезнең төп максаты – дәүләт җитәкчеләренең, җәмәгатьчелекнең музейга игътибарын җәлеп итү иде. Бу уңайдан матбугатта да еш язалар. Күпме генә сорасак та, язсак та безне ишетмиләр кебек. Тантаналар, концертлар, музыкаль кичәләр белән генә Тукай юбилеен зурлап үткәрдек, дип санадылар. Ә юбилейдан соң тагын 50 ел чамасы хезмәт итәчәк Тукай музеена да игътибар кирәк иде”, ди Әймәт.

 

Гөлчәчәк Нәҗипова да татар тарихы белән танышу һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә музейларның иң кулай урын икәнен әйтә. “Тукай түбәтәен интернеттан да күреп була, әмма музейга килгән кеше аның рухын тоеп, бөтенләй башка хис белән кайтып китә”, ди Нәҗипова.

 

Дөрес, музейда Тукайның шәхси әйберләре күп түгел. Тукай рухын саклаган алты әйбер бар. Кара түбәтәйдән кала, 1912 елда Петербурга сәфәре вакытында сатып алынган каләмнәр өчен савыт, Тукай үзенең беренче гонорарына сатып алган тартмачык һәм башкалар. Халык нәкъ шушы әйберләрне күрер өчен музейга килә дә инде.

 

Заманчалаштыру проекты кәгазьдә калды

 

Экспозицияләр дә, музейның эчке хәле дә моннан 25 ел ничек ачылган булса, әллә ни зур үзгәреш кичермәгән. Заманча яктылык та, мультимедиа да җитенкерәми.

 

Моннан ике ел элек күргәзмәләрне заманча итү өчен бәйге дә игълан ителгән иде. Анда музейларны проектлаучылар да, рәссамнар, студентлар да катнашты. Җиңүчеләр дә билгеләнде. Әмма хөкүмәт акча бирмәгәнгә аларның эшләре кәгазьдә генә калды. Бер экспозицияне заман таләпләренә туры китереп яңарту өчен генә бер миллион сум акча кирәк.

 

Пушкин музеена җитәргә күп кирәк

 

Әлегә Тукай музеендагы экспонатлар да, хезмәткәрләр дә башка калаларга барып, андагыларны күреп тел шартлатып кайта. Шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Тукайның шәхси әйберләре Мәскәү һәм Петербурны да урап кайтты.

 

“Без Мәскәүдә, Петербурда Тукайга багышланган күргәзмәләрне ачкан идек. Пушкин музее белән Тукай музеен чагыштырып булмый – җир белән күк арасы. Без еш кына Тукай – ул безнең Пушкин, дип мактанган булабыз. Кызганыч, әле безгә Пушкин музее дәрәҗәләренә үсеп җитәргә ай-һай-һай”, ди Әймәт.

 

Казандагы 12 музей төзекләндерү көтә

 

Милли музей җитәкчелеге музейларның проблемнары турында беренче тапкыр гына чаң сукмый. Милли музейның үзенең төп бинасының өчтән бер өлеше генә төзекләндерелгән. Музыка мәдәнияты музеена хәрабә хәлендә дип әйтерлек бина бирелгән. Тукай музее, Салих Сәйдәш музее, Шәриф Камал яшәгән фатирдагы Татар әдәбияты музее, Максим Горький музее – барлыгы 15 бүлекнең 12 сен кичекмичә төзекләндерергә кирәк.

 

Җитәкчелек ярдәм сүзен кызганмый

 

Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Татарстанның элекке президенты Шәймиев ярдәм итәрбез, карарбыз, дип гел әйтеп килә торган булган. Узган ел сентябрь аенда Халыкара музейлар шурасының (International Council of Museums - ICOM) Казандагы утырышы вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Универсиадага музейларны рәткә кертербез, дип белдергән. “Өметләнәбез”, ди Нәҗипова.

 

Әмма Тукай музее ачылганына 25 ел тулуны, шагыйрьнең зур юбилее - 125 еллыгы дәвам иткән елда, бинасы түбәсеннән су тамып һәм нигезеннән гөмбәчекләр үрчеп каршы ала.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 08.06.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (773010) / 09.06.2011 11:15:15

Сәйлән, бестселлерга озак калмый бугай.

№8 (772996) / 08.06.2011 22:59:25

Әйтим әле, татар халык мәкален өйрән. Халык белмичә генә балык башыннан чери димәгән... Алар синнән, халкыннан көлеп, аны талап, баеп, хакына кереп утыра, ә син шуларны яклап утырасың. Әйтим әле, әйтер идем инде катырак итеп,әйтмим инде...

№7 (772988) / 08.06.2011 21:49:19

Сәйлән

№6 (772987) / 08.06.2011 21:44:54

Сәйлән, тагын бер тапкыр, афәрин!

№5 (772982) / 08.06.2011 21:24:12

...


Тукайның Казанда булмаган үз өе,
Ә хәзер -күптән юк! Дөрес ,бар музее.

Түшәмнән су үткән,акшарлар да чыккан...
Бу нужа башланган Шәрифә карчыктан ,

Үз өе түгел шул,төшүгә бишектән,
Тилмереп торган ул керәлмый ишектән.

“Кадалмас әле,-дип ,килмешәк!”-көттергән.
Көттерә-көттерә “җелеген киптергән”.

Тукай күк, музейга түземлек килеш, шәт!
Түрәләр әйтәдер:”Кадалмас ,килмешәк!”

№4 (772979) / 08.06.2011 21:12:59

!,аларны хурларга ашыкма,алар монда с кокого боку?
при чем монда алар!?


мәдәният министыры һ.б. мәдәният хезмәткәрләре,наконец татар халкы үзе биноват!

язучы-дипутатларның да гаепләре юк түгел. алардан да сорарга вакыт җитте.

№3 (772964) / 08.06.2011 18:55:00

Нәрсә дисең инде - Шәймиев белән Миңнехановка хурлык! Аларны татар президенты дип санаучы халыкка, халыктан оят...

№2 (772960) / 08.06.2011 16:57:07

бер көн кызып китеп язганымның дәвамы.

менә минем сүзләр дөреслеккә туры килә.
кайберәүләргә Тукайның үзе ни на фиг кирәге юк. аларга тукай примиясе,исеме булсын. ә мескен Тукай ни хәлдә,аларны бу не колышет,шул ук Туфан,Роберт,шул ук Ркаил һ.б. тукай примиясен алучыла,дәүләттәгеләрне музей хәлләре кызыксындырмый. үзләре шул тукай музейыннан табыш алсалар да.
Туфан оялчан муҗик инде ул....

Әймәт(музей дилехтры) юаш егет. тозлап-борычлап,анагызның сигез теше юк дип,түрәләрнең кабинет ишекләрен аяк тибебеп ачып керә алмый шул.

барчасына, Тукай исме кирәк. исеме артында "нинди акчалар әйләнә черны налда" .

Салаватны сүгәсез,ә ул әйтте, хәйрия концертында җыелган акчалар кая китте,мин белмим,ә миннән акча сорыйлар дип. башка бу эшкә катнашмыйм,лучше үзем консирт куеп,акчаны үз кулым белән илтеп бирәм дип.

кем күбрәк Тукай дип кычкыра,мин ул кешедән шикләнә башлыйм,күрәсең,дөрес шикләнәм икән.

түлке, кигәвен, миңа бәйләнмә.

№1 (772954) / 08.06.2011 16:24:42

Вәт менә Әзербәйҗан белән Татарстан телекүперендә бер кәлимә татарча сүз әйтә белмәгән Әюповадан тиз арада акча табуны тәлап итәргә кирәк. Тукайны укысын эш барышында. Татарча өйрәнер.Авыр түгел татар теле. Тем паче белгечлеге программист икән.Җаваплылыгы музейлар дип яза Бизнес-онлайн..

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar