• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

08.06.2011 Ир белән хатын

“Исерек булса да яратам шул...”

Хәзер үк утырып язмасам, йөрәгемнең ярсуы басылмаячак дидем дә, кулга каләм алдым. Ә йөрәкне сакларга кирәк: алма кебек ике кызым бар.

Мин кияүгә яратып, шашып сөеп чыктым. Яхшы кеше, моның белән гомер итеп булачак дип уйладым. Әзрәк эчкәләгәнен белә идем, тора-бара басылыр дип өметләндем. Юк икән, эчкән кеше көннән-көн начарлана бара икән. Ике-өч көнгә бер эчә ул, ләкин мин көтеп алган ял көннәрендә эчкәнлектән, иремне күралмый башладым. Эчкәч, якынлык таләп итә. “Юк” дисәм, башкаларны эзләп китәр дип шикләнәм... Эчкәч, балаларны да ачулана, кыерсыта. Эчкән кеше туктамый икән иде ул. Үз теләге булмаса. Ә теләге булса, ихтыяр көче кирәк. Эчкече авыру ул, аның баш мие аракыга сатылган. Ул аннан башка эшли, яши алмый.

 

Юк, мин ирем эчә дип үземне таламыйм инде, газапланмыйм. Аны “төзәтү” өчен ниләр генә кыланмадым -- әйттем, үгетләдем, вәгазьләдем... 12 ел бергә яшәгәннән соң үзгәртеп булмаячагына, ниһаять, инандым. Хәзер шул исерек иргә яраклашып яшәргә өйрәнәм. Аерылу мөмкин түгел: балага -- әти, миңа -- ирле хатын булып яшәү кирәк. Чибәрлегем бар, башка ирләр сүз катып карыйлар, әмма исерек булса да иремне яратам шул, күңелем аңа гына тартыла. Сау-сәламәт балаларым булганга сөенеп, Ходайга рәхмәт әйтеп, бала хәсрәте бирмәсәң иде дип теләп яшим. Аллаһтан шулай ук иремне иманлы юлга бастыруын сорыйм, намаз укыйм. Балаларым исән-сау булса, үзем исәнлектә, ирем белән тигезлектә яшәсәм, бүтән теләгем юк. Әти-әнием дә исәннәр, Аллага шөкер, миңа авыр чакта ярдәмгә киләләр.

 

Кызлар! Яраткан кешеңә чыксаң барысына да түзәсең икән. Сабыр булырга кирәк. Эчүче ирең кул күтәрмәсә, өстеңнән йөрмәсә, сине хөрмәт итсә, түзәргә була. Исерек белән яшәргә өйрәнергә кирәк, киләчәгең хакына, балаларың хакына.

 

Элек елый идем, хәзер күз яше түгеп утырмыйм, намаз укыйм, кызыклы, мәгънәле яшәргә тырышам. Ходаем бүтән сынаулар бирмәсен дип түзәм. Әле исерек ирем янында каенана белән каената йөри, барысының да үзен көйләтәсе килә. Ләкин болары хакында соңрак язармын.


РӘЗИНӘ
Татарстан яшьләре
№ 69 | 07.06.2011
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (773412) / 15.06.2011 16:15:02

Эмин! Эчеп туяр өчен ничәеллап эчәргә кирәк соң?

Бәлки бу хатынга да түзәсе күп калмагандыр инде!

№14 (772986) / 08.06.2011 21:38:18

Даина, мин №3 һәм№8дән чыгып әйттем. Мин коймага язган икенче мәкалә дә -фикер алышу өчен шәп тема. Бәлки, анысын да куярлар әле.

№13 (772985) / 08.06.2011 21:29:34

Соры корт, Кайсыбер ир-атларда була ул эчеп алгач сексуаль активлык.Андый ир-атлар чит хатыннар янына барырга булсада бераз тошереп алалар,ин кызыгы шунсыз булмый диеп уйлыйлар.Э хатыннары бу адэмнэргэ иман кергэнен котеп торсалар кубесенэ гомерлэренэдэ ир-ат курергэ юк,шуна риза булып яшилэр инде.
Эгэр ир белэн хатын семьяда уртак тел таба алмыйлар икэн,аерылу яхшырак диеп саныйм мин.Икэу оршышып,нидер булешеп балаларнын нервасын ватып ятканчы,аерым яшэу яхшы,ир очендэ,хатын очендэ.Мин уз тормышымнан чыгып шуны анладым.
Э эчучелеккэ килгэндэ,кеше узе телэмэсэ аны лечеть итеп булмый,кодировкага эчеп туйганнан сон гына алып барырга кирэк.Хатыны,туганнары гына уговорить итеп кодироватся иткэн кешелэр эчмичэ озак тора алмый.
Аерылышкач хатынга дошман ясап карарга тугел,э балаларнын Энисе буларак кабул итэргэ кирэк аны

№12 (772984) / 08.06.2011 21:26:56

Иркэ,№6,сонгы жомлэн бн килешмим.Атасыз усу нинди генэ яхшы эни булса да балада узен иртэме сонмы сиздерэчэк.Моны исбатлап торасы да юк,тирэ -юньгэ куз генэ салыгыз.Атасыз ускэн балаларнын кубесе \"комплекс неполноценности\"кичергэн булалар усмер елларынын кайсыдыр бер олешендэ.Шул ук вакытта исерек ата да тэрбия урынына баланы мораль яктан зэгыйфь ясый узе дэ сизмэстэн.Исереклек тэ,атасызлык та икесе дэ тормышнын кара полосалары,кабатлап эйтэм полосалары,чонки икесен дэ бетереп була торган нэрсэлэр.Ин беренче сабырлык кирэк,аннары 25 елга сузмыйча гына исереклекне бетеру эшенэ керешергэ кирэк.Хэзер анын методлары бик куп.Исереклек бетсэ атасызлык та купкэ кимеячэк,иманым камил.Исереклек куп очракта геннардан кучеп килэ торган нэрсэ,тем не менеее анын бн корэшеп хэм жинеп була.Мона да примерлар житэрлек.Алкоголизм бн дэулэт уровенендэ корэшергэ кирэк тэ бит,только бу дэулэткэ выгодно тугел.Аек кеше аек акыл бн эш итсэ илдэ янадан революция ясарга кирэк ботен олкэдэ.Э исерек бн идарэ итэсе белгэнегезчэ бик жинел.Гаилэдэ дэ шулай,исерек ир булган гаилэдэ хатын властьны кулга ала хэм ана бу ошый да эле,шуна курэ 25 еллап \"тузэ\"дэ.Кабатлап эйтэм ,хэрвакыт сабырлык кирэк.

№11 (772981) / 08.06.2011 21:23:36

Миро, коймага да син язган иден. шул ук хэл дип. ник 13 ел?

№10 (772975) / 08.06.2011 20:43:56

Рәзинә, тагын 13 ел гына түзәсеә калган.

№9 (772973) / 08.06.2011 20:30:17

))) "Эчкәч, якынлык таләп итә" Әллә эчмәсә булдыра алмыймы? Шуңа күрә эчүен ярата торгансыңдыр...)))

Диниләр, авызга бер йотым хәмер керсә, иман 40 көнгә чыга диләр, имансыз белән йоклап, намаз уку ничек була???

№8 (772968) / 08.06.2011 19:41:08

Нэкъ синен кебек гомер утте. Бэлкем дия-дия, 25 елдан сон ул бэхетле кон барыбер килде, аллага шокер. Сабыр тобе сары алтын диюнен хаклыгына ышандым. Эчми=тартмый, гаилэдэ тынычлык, балалар да кэнэгать, уз гаилэлэре бар, эти ялгышын кабатламасыннар гына. Ярату бар ул, туздерэ дэ, бэртлэндерэ дэ. Яшьлэргэ эйтер сузем шул: Картлыгыгызда икегеезне бергэ куз алдына китерсэгез, сабыр булыгыз, уткэннэр онытыла ул, картлыкта кирэк парлылык.

№7 (772944) / 08.06.2011 14:05:58

Рифма, кодалар белән танышырга бармыйм дип әйтмәгән ич.Кайтырга кирәк дип әйтә алмыйм.

№6 (772943) / 08.06.2011 14:03:56

Эмин, 

калган булсаң, бәлки белая горячкага җиткән булыр идең.Син язмышыңны үз кулыңа алгансың. Моңа барыбер этәргеч, хатының булган.
Эчүче үз аңы белән аңламаса, аны үзгәртеп булмый. Шуңа, кул селтәү ярый инде, көрәшүгә караганда. Әмма гомер бер. Үзеңнең дә, балаларның тормышын да яныңдагы исерек белән агуларга кирәкми хәзерге заманда. Әмин очрагы үрнәк булырлык.Эчү ул -характер көчсезлеге. Ирләргә үзләренә үзләрен кулга аларга ирек бирергә кирәк.Әмин кебек кулга алырдай булсалар. Балалардан читтә.Ата-ана эшләмәгәнне хатын өстенә дә салмагыз, балаларда комплекс неполноценности тәрбияләмәгез. Атасызлыкның зыяны исерек атага караганда кимрәк. Әгәр ана үзен нормаль хис итсә, атасызлыкның балага зыянлы йогынтысы күп булмый.

№5 (772942) / 08.06.2011 13:54:35

Юкка кире кайтмагансың гаиләгә, тормышың тагын да тулырак булыр иде. Балалар өчен машина гына җитми, тулы гаилә дә кирәк.Үз гаиләләрен корганда, әзме-күпме үрнәк тә кирәк бит әле, кодаларны таныштырырга әти-әни дә кирәк. Шуларны уйла, бәлки, соң түгелдер әле?

№4 (772940) / 08.06.2011 13:34:49

Торле хэллэр була тормышта,анын шаблоннары юк.Мин уз гомеремдэ 5-еллап аракы эчтем,мина хатыным чыгып китэргэ кушты семьядан.Мона инде 12-еллап вакыт узды.Мин Эни янына кайтып яшэргэ тотындым,эшем бар иде.Тоннэр буена уйлый идем,минем балаларгада исерек этиен исерек диеп эйтэчэклэрен.Шуннан дустым белэн сойлэшеп Оренбург олкэсендэге Эбигэ бардык.Аллага шокер шуннан бирле бер нинди исерткеч эчемлек эчкэнем юк.Уземэ эш ачтым.Эшлэп балаларымны укыттым,машиналар алып бирдем,бугенгесе кондэдэ булышып яшим.Хатын ике еллар узгач,эйдэ кушылыйк диеп сойлэп карады,мин риза булмадым,хэзердэ ялгыз яшим балаларым белэн аралашып.Тормышымнан канэгать,аллага шокер,нерваларда икебезнекедэ исэн калды диеп уйлыйм

№3 (772938) / 08.06.2011 13:08:37

Рәзинә 12 елдан язмышы белән килешкән, ә мин, юләр,25 ел буе көрәштем! Бернигә исем китмичә, нервлврны саклап кына яшисе калган да бит, татар акылы төштән соң. Үзгәртеп булмаганын аңлагач, мин дә күнектем, ул да тәртәгә керде- шулай да була.40тан узгач, акылга утырган 5-6 кешене беләм мин, ирләргә бөтенләй кул селтәргә кирәкми. Тик менә ирләргә,Л. Сәйфиев җырлаганча,"оныту сәләте дә бирелгән", ә хатын-кызга ул сәләт бирелмәгән, без оныткан булып кыланырга мәҗбүр булабыз.

№2 (772936) / 08.06.2011 12:39:58

Соры кортка тема, диясе идем дә...

Вот не надо, а!!!!!!!!!!Вот не надо!
Сиңа ошый икән, яшә!
Балаларың ни кичергәнен, балаларга нинди мөнәсәбәт, анысы язылмаган. Эчеп-исереп ятып йоклый што ли?Андыйлар да бар. Тора -бара доза арта, до белой горячки.

№1 (772935) / 08.06.2011 12:39:57

Рэзинэ, тозэлэ дип омет тэ итмэ. Хужелана гына бара. Тозегэн тормышынны , балаларынны жэллэп, яшисен дэ яшисен инде. Энекине, ирне койлэп иллене узгач узеннен ярты псих йорэк чирле,авыру хатынга эйлэнгэн. исерек иренне курэлмавынны анларсын.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar