поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.06.2011 Җәмгыять

Алимент түлә, тыныч йокларсың

Балаларына алимент түләү­дән баш тартып, качып йөрүчеләргә ике-өч ел элек үк катгый чаралар күрә башлаганнар иде инде. Россиянең суд приставлары хезмәте аларга каршы чын “сугыш башлады”.

Андый аталарны эшкә алганда да энә күзеннән үткәрә һәм чит илгә дә чыгармый башладылар. Россия Юстиция министрлыгы, бу чаралар бе­лән генә канәгать­ләнмичә, ми­һербансыз ата-аналардан балаларына алимент түләтүнең башка юлларын да тәкъдим итмәкче. Шул уңай­дан министрлык бу хактагы законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрен Дәү­ләт Думасына керт­кән дә инде.

 

Үзгәрешләрнең күп өлеше алимент түләүдән качып йө­рүчеләргә тагын да катырак чаралар күрүгә кагыла. Мәсә­лән, аларның машина йөртергә хокук бирүче документларын (праваларын) алырга мөмкиннәр. Шәхси эшмә­кәрләрне исә эшчәнлекләренә лицензиядән мәхрүм итү күздә тотыла. Андыйларны актив ялдан мәхрүм итү – ау билетын кире алу да карала.

 

Закон проектында алиментчыларның үз мөлкәтлә­рен икенче кешегә, мәсәлән, ире яки хатынына, туганнарына, дусларына күчереп яздыруны тыю да каралган. Хәтта бу төр сделка элегрәк рәсми­ләштерелгән булса да, суд органнары аны яңадан карап, дөрес түгел дип табарга мөмкин. Законга үзгәрешләр кабул ителә калса, алимент күләме элеккечә ата яки ананың хезмәт хакына бәйле булмаска мөмкин. Аның күләмен суд баланың яшәү минимумына карап билгеләячәк. Алимент күләменә, инфляциягә бәйле рәвештә, еллык индексация ясау да каралган.

 

Болардан тыш закон проектында бурычлы кешенең суд приставларына мәҗбүри рәвештә мал-мөлкәтләре турындагы декларацияне күрсәтүе дә каралган. Әгәр аны күрсәтүдән баш тартсалар яки мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтмәсәләр, аларга карата җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Әгәр депутатлар тарафыннан законга үзгәрешләр кабул ителә калса, бу төр катгый чаралар алимент тү­ләүченең баласына, кайбер очракларда ата-анасына (кызганычка каршы, арабызда андыйлар да бар) 5 мең сум бурычы булса да кулланылачак.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 103 | 07.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»