• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

07.06.2011 Милләт

Татарлар ни өчен кими бара?

Утызынчы елларга чаклы татарларны, кимсетергә тырышып, «гололобый» («такырбаш») дип атыйлар иде. Чөнки татар ирләре-угланнары, чәчләрен пәке белән кырдырып, ялтырбаш булып йөрде. Татар халкында бу мөселманлыкны, чисталыкны аңлата иде. Бүген сез ялтыратып кырылган шәрә башлы бер генә татар кешесен дә күрә алмассыз. Бөтенесе дә озын чәчле. Мәдәниятле булдык, шөкер!

Икенче бөтендөнья сугышына чаклы дип әйтерлек, татар картларын, олылап, «аксакаллар» дип әйтәләр иде. Чөнки кырыктан узган һәр мөселман татары сакал йөртте. Ак сакаллы булу ул дәрәҗә, олпатлык галәмәте иде. Бүген сез татар картлары арасында бер генә кара сакаллы кешене дә, ак сакаллысын да очрата алмассыз. Барысы да хатын-кыз чырайлы – шоп-шома. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Татар авылларында Икенче бөтендөнья сугышына чаклы ирләр хәмер эчми иде. Авыл саен бер ике җүнсезе булгандыр, алары да атнага бер, базар көннәрне генә эчә торган булган, диләр. Бүген һәркөнне һәр кеше эчә. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Татарлар арасында аерылышу, никах бозу кебек нәрсәләр юк дәрәҗәсендә иде. Бүген ун никахның җидесе бозыла. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Элек бөтенрусия буйлап татар мәктәпләре эшли иде, бүген татар халкының уннан бер өлеше генә Ана телендә белем ала. Мәдәниятле була барабыз, шөкер!

 

Әгәр дә татар кызы татар булмаган милләт егетенә кияүгә чыга икән, аларның уртак баласы урыс була. Татар егете башка милләт кызына өйләнә икән, аларның уртак баласы урыска әйләнә. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Большевиклар түнтәрелешенә чаклы «татарин» сүзенең игезәге булып «Абдул» исеме йөргән иде, чөнки татарлар үз балаларына күбрәк «Габдулла» исеме куялар иде. Бүген «татарин» сүзенең игезәге булып Альберт, Роберт, Рафаэль исемнәре тора кебек. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Элегрәк татар баласы урысча белсә, могҗиза санала иде. Хәзер татар баласы татарча белсә – могҗиза! Мәдәниятле булдык, шөкер. Без – татарлар, урыслашуны «культурный булу» дип аңлыйбыздыр инде. Шөкер!

 

Татарлар өч буын дәвамында үзләренең милли йөзен югалтты. Татар кешеләренең паспортларында тиздән «Альберт Рафаэлович Эдуардов» яки «Роберт Альфредович Карлмарксов» яки «Луиза Зигфридовна Копперфельдова» исемнәре пәйда булачак. Бетте! «Шәҗәрә» дип аталган нәсел агачында татар исемнәре бетә бара. Яшәсен культура, мәдәният, яшәсен цивилизация! Ура!

 

1904 елда Гаяз Исхакый татар милләтенең бетүе турында «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы әсәрен язган. Йөз ел узды. Болай барса, тагын йөз ел түгел, егерме ел эчендә татар бетәчәк. «Инкыйраз» гарәп сүзе – «бетү, юкка чыгу, тамырдан кору» дигән мәгънәдә.

 

Татар халкын бетермәс өчен көрәш башында зыялылар, укытучылар, язучылар, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр торырга тиеш иде. Ничек кенә сәер тоелмасын, инкыйразның башында нәкъ менә шушы катлау торды да инде. Бигрәк тә совет чорында тулы булмаган урта мәктәп, тулы булмаган югары уку йорты тәмамлаган укытучылар урыслашырга, европалашырга ажгырып тора иде. Әгәр дә сез татарлар арасында Генрих, Луиза, Роберт, Рафаэль исемле кеше очратсагыз: «Атаң-анаң кем?» – дип сорап тормагыз, андыйларның ата-анасы укытучы булыр.

 

Бу хәрәкәт узган гасырның утызынчы елларында ук башланган иде. Белемле, зиһниятле мөгаллимнәрне, муллаларны алып китеп юкка чыгардылар. Татарның ярымнадан, ярымбелемле укытучылары мәгариф башына утырып, үзләренең балаларына европа исемнәре бирә башлыйлар. Аларга ияреп, гади халык та үз исеменнән баш тартты. Дөньядагы милләтләр арасында татар халкы кебек үз исеменнән, үз йолаларыннан, үз йөзеннән баш тарткан башка бер генә милләт тә юктыр. Бу инкыйразга омтылу иде. Аларны өстәгеләр мәҗбүр иткәннәр дип уйламагыз. Юк! Русиядә урыслаштыру сәясәте чәчәк атса да, татарның өенә кереп, син балаңа «Роберт», «Михаил» исеме куш, дип әйтүче юк иде. Татарлыктан качуны татар интеллигенциясе үзе башлады. Бу үз асылыңа хыянәт итү иде. Зыялылары хыянәт иткән милләт ул милләт булудан туктый, ул «халык»ка әверелә, тора-бара «халык» «халыкча» (народность) дәрәҗәсенә төшә, халыкча – умырткасы булмаган кешеләр өере булып китә. Аннан соң тулысы белән инкыйраз җиңә. Моңа Русиядә яшәүче халыклар, халыкчаларның гыйбрәтле язмышы дәлил булып тора.

 

Муллаларын, «кулак»ларын Себергә куып, Коръәнне утка атып, татар милләте динсез калды. Динсезлектән денсезлеккә бер адым. Дин урынына «Коммунизм» дигән ялган дин китереп куйдылар. Шулай итеп, татарның меңьеллык йолалары, Исламга бәйле яхшы гореф-гадәтләре юкка чыкты.

 

Татар милләтенең Исламга кадәр булган үз йолалары, гадәтләре җылкы малына – атка бәйле иде. Җылкы ул – кымыз йоласы, казы ясау гадәте, тире иләү, ат тиресеннән күн ясау, ияр тегү, кын ясау, Сабан туйларында ат бәйгеләре уздыру.

 

Атларны, җылкы малын махсус бетерделәр. Әйтүләренә караганда, Сталин дәверендә Татарстанда, Башкортстанда 38 миллион җылкы юкка чыгарылган. Җылкы көтүе, җылкы абзарлары урынына татар авылларында дуңгыз фермалары корылды. Шулай итеп, атка, җылкыга бәйле йолалар бетерелде, яңа йола – дуңгыз йоласы башланды. Хәзер мөселман-татар авылларында «сарыкка, җылкы итенә караганда дуңгызныкы тәмлерәк», дип әйтәләр. Дуңгыз ите белән бергә татар авылларында көмешкә дә пәйда булды. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Әйе, татарларның милли мәктәпләрен ябу, гыйбадәт урыннарын – мәчетләрне җимерү, татар теленең кулланыш кысаларын тагын да кысу, ун ел саен әлифба алмаштыру, хөкүмәтнең халык санын алгандагы алдашуы, татарларны бик күпкә киметеп күрсәтүе, тарих дәреслекләрендә татар халкын урынсызга мыскыл итү, татарның бөек шәхесләрен кулга алып, аларны юк итү һәм күпләп-күпләп татар ирләрен иң кырыла торган хәтәр урыннарга, сугышларның алгы сафына кую кебек алдан уйлап кылынган дискриминация сәясәте аркасында татар милләте хәерче халыкча көненә калды. Юкса татарлар 7 миллион гына түгел, татарлар кимендә 20 миллион!

 

Шушы турыда бик еш сөйли башлагач, 1970 еллар башында мине җитди йортка чакыртып алдылар. Имеш, мин халык арасында ялган мәгълүмат таратам икән. Ялган түгел иде ул. Узган гасырның башында ук «Миръат» исемле матбагада (Санкт-Петербург, 1900, 2 нче сан) «… Ләкин алты миллион татар эченнән …» дип язылган. Русиядә алты миллион татар яшәгәнлеге турындагы мәгълүмат бу.

 

1911 елда чыккан «Ялт-йолт» журналының 26 нчы санында Тукай, «10 миллион Идел буе татарлары», дип яза. Себер, Урал, Урта Азия, Кырым татарлары бу хисапка керми әле. Революциягә чаклы өч-дүрт миллион булган үзбәк, казакълар егерме миллионга җитте, егерме миллион булган татар нишләп Совет власте вакытында шулай азайган? Моның берничә сәбәбе бар: татарларны сугышларда алгы сызыкка куеп, күпләп, миллионлап кырдырганнар, халык санын алган вакытта унбиш-унсигез миллион татарны башка милләтләргә яздырганнар. Икесе дә хөкүмәтнең олы җинаяте, дискриминация сәясәте. Әвеш-тәвеш китерә торгач, хәзер без биш миллион чамасы булдык шикелле. Шикле мәгълүмат! Татар артистлары, язучылары Русияне иңләп-буйлап йөри, заллар татарлар белән шыгрым тулы була иде. Биш-җиде миллион гына булса, шундый тыгыз диаспора була аламыни ул?

 

Тәкъдир тарафыннан татар милләте үссен, алга китсен өчен тарих безгә өч форсат бирде. Беренче алгарыш (прогресс) вакыты – IХ-ХVI йөзләрдә, ул Бөек Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына туры килә. 1552 елда Казан дәүләте җимерелгәннән соң, татар милләтенең кирегә китү (регресс) чоры башлана. Мәскәвиянең игосы, татар халкын рәхимсез изүе башлана. Мәчетләр, шәһәрләр, кәрвансарайлар, китапханәләр, мәктәп-мәдрәсәләр җимерелә, татар мәдәнияте хәрабәләр өеменә әверелеп кала; мөселманнарны ирексезләп чукындыру башлана, чукынырга теләмәгән татарларга үтәү мөмкин булмаган ясаклар салына. Татар авылларына җәза отрядлары җибәрелә. Чиновникларның, попларның, армия командирларының татарларга карата чиксез рәхимсезлекләре киң колач җәя. Татар халкының бу кара көннәре 1552 елдан алып 1776 елга чаклы дәвам итә. Шушы дәвердә яшәгән татар шагыйрьләренең, татар галимнәренең исемнәрен сез тарих битләрендә таба алмассыз. Татар зиһниятендә сез кара бушлык кына күрерсез. Халык азатлык өчен күп елларга сузылган канлы партизан сугышларын, һәрчак булып торган гыйсъяннарны гына хәтерли. Шуңа күрәдер дә патшага каршы күтәрелгән гыйсъянчыларның күп өлешен татарлар тәшкил иткән.

 

Шул гыйсъяннар аркасында татар халкына алгарыш ясарга икенче форсат килә. Алар бу форсатны кулларына корал тотып, Булавин, Разин, Пугачев яуларында катнашып алдылар. Пугачев гыйсъянчыларының иң күп өлешен татар-башкорт тәшкил итә иде. Екатерина – Әби патша татарларга тизрәк дин иреге бирелүе турында указ язып ташлый. Янәсе, татарларга ташламалар ясый. Әлбәттә, Кәтри патшабикә татарларга булган мәхәббәте аркасында түгел, Русияне, патша тәхетен татарлардан саклап калыр өчен эшли бу «яхшылыгын». Шулай итеп, татарлар булган мөмкинлекләрнең йөздән бер өлешен – үз диннәрен тотарга, үзләренчә белем алырга, Коръән чыгарырга, таш манаралы мәчетләр корырга мөмкинлек алалар. Татар халкы, янып көлгә әйләнеп, тагын җанланган Феникс кошы сыман, яңадан терелергә көч таба. Дин иреге турындагы указга кул куйганда Кәтри патшабикә дәүләт казнасыннан татарларга сукыр тиен дә аерып бирми. Татар халкы үз көче белән, үзенең рухи һәм матди куәте илә алгарыш сөрешен башлый. Кандалый, Акмулла, Утыз-Имәни кебек шагыйрьләр, галимнәр калкып чыга. Мәрҗани кебек күп кенә фән эшлеклеләре пәйда була. Китап басу эшләре җайга салына, мәктәпләр ачыла. Шулай итеп, татарлар халыкчадан халыкка әверелә. Ләкин бу алгарыш озакка сузылмый. Татар халкының алдынгылары патша жандармериясе тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Ирексезләп чукындыру, халыкны бетерү сәясәте кузгала. Ләкин татар халкы бөтен көче белән шул сәясәткә каршы көрәшә. Шул заманның бөек, акыллы һәм хәйләкәр инквизиторы Ильминский исемле поп була. Ул татарларны урыслаштыруның иң тугры һәм иң яхшы ысулын уйлап таба. Ильминский – шәрык телләре остасы, шул хисаптан татарча да яхшы белгән галим. Ул Инҗилне татарчага тәрҗемә итә һәм татар-керәшеннәр арасыннан чукындыру эшен башкарачак миссионерлар әзерли башлый.

 

1905 ел килеп җитә. Татарлар өчен өченче алгарыш башларга җай чыга. Бу инкыйлаб татарларга бик тә куәтле шәхесләр, сәясәтчеләр, галимнәр, фабрикантлар, алтын промышленникларын бирә. Куәтле эшче сыйныф, куәтле крәстиән сыйныфы, көчле интеллигенция катлавы барлыкка килә. Актерлар, язучылар, музыкантлар, хәрби башлыклар, театр, югары уку йортлары татарны «халык» басмасыннан «милләт» дәрәҗәсенә күтәрделәр. Татар милләтенең өченче алгарышы 1905 елдан алып 1917 елгача дәвам итте. Шушы унике ел татар милләтенең эчендә моңарчы күрелмәгән куәт, иҗат көче, әдипләр, музыкантлар, сәүдәгәрләр, промышленниклар өлгереп ятканын исбатлады. Хөкүмәт казнасыннан сукыр тиен дә алмыйча, татар милләте үзен-үзе күтәрде, укытты, үстерде. Мәктәпләр, мәчетләр, кәрвансарайлар корылды, милләт үз улларын, кызларын чит илләргә, Германиягә, Франциягә, Төркиягә, Һиндстанга, Питербургка укырга җибәрә торды.

 

Сталин, чынлыкта, Ильминскийның шәкерте иде. Ул Ильминскийның татарларны урыслаштыру өчен корган планын дәвам иттерде һәм, әйтергә кирәк, аны азагынача китереп тә җиткерде. Халыкның иң акыллы, иң талантлы вәкилләрен юкка чыгарып, Сталин татар милләтен башсыз калдырды. ВКП(б) аның бу эшен хуплап, кул чабып, «бис, браво» кычкырып торды. Сталин милләтләр турында үзе уйлап чыгарган теориясе белән татарларны «милләт» булу хокукыннан мәхрүм итте. Аның уенча, урыслардан кала Русиянең иң олы-зур милләте татарлар милләт була алмый, татарлар бары тик халык кына икән.


БАТУЛЛА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№65 (774570) / 30.06.2011 09:37:28

ханым, бик дорес язасыз!!!!

№64 (774568) / 30.06.2011 08:58:53

Ханым,сез,мөгаен, маңкортка дип әйтмәкче булгансыздыр.Мантыйк-логика дигән сүз.

№63 (773645) / 17.06.2011 15:37:37

Бала туу белэн уз теле уз дине белэн горурланган гаилэдэ тэрбиялэнэ икэн,ул hич кайчан мантыйкка эйлэнмэячэк. Эби-бабайдан калган гореф-гадэт,иман байлыгы,тел байлыгы ана соте белэн кереп канына сенэ.Бу хак! Ни очен читкэ киткэн татар кешесе узенен телендэ,динендэ иманы кебек саклый.Э безлэр дигэннэребез татар иленен башкаласында яшэп ,гаилэлэребездэ уз телебездэ аралашырга телэмичэ балаларыбызны ана телебездэн мэхрум итэбез,алай гына да тугел,тарихыбызны,эдэбиятыбызны h.б бик куп нэрсэлэрдэн мэхрум итеп рухи ярлыландырабыз. Шулай жэмэгатъ,хокумэтне генэ гаеплэп,узебез топ гаепле икэнлегебезне аклап маташмыйк.

№62 (773471) / 15.06.2011 22:29:59

)))
Курыкканнар курыксыннар
Минем куркыр эшем юк.
Тагы бер Болгарга барам әле
Башка барыр төшем юк, юк... )))

Н.Нәҗми үпкәләмәс әле)))

№61 (773463) / 15.06.2011 22:06:16

күбрәк язадыр бәлки кирәк.иркә

№60 (773462) / 15.06.2011 22:04:33

Нурислам,

Аллаһыдан куркырлык нәрсәләр эшләгәнем юк бит. Мин шулай әти-әнием тәрбияләгәнгә яшим дип уйлыйм. Аллаһыдан курыкканга дип түгел. Шулай яхшы, иманлы, кешечә була дип уйлап.Мин тормышыма да Аллаһы каршында зарланганым юк. Уңайсызлар килеп чыга башласа, Аллаһы каһшредер димим, дөрес юл түгел ахры, ничек дөрес икән дип уйлана башлыйм.
Намазны әйттем бит инде, кзот вакыт биргәч дип. Сез хатын-кыз күлмәк -ыштаныннан башканы күрмәгәндә,бүтән беркем сөйләмәгәндә бу турыда сөйли башлаган өчен, Ходай минем сүзләр өчен савапны күбрәк язадыр. Сине тыңлап торам да, Аллаһының үзе кебек сөйләшәсең,синең өчен куркам менә. Җәһәннәм дә янмаса ярар иде, бик курка бит дип.

№59 (773458) / 15.06.2011 21:39:21

\\...Нурислам,)))) виртуаль Иркәне ничек йөгәнләп була??? Виртуаль йөгән ул ниндиерәк???...\\

Виртуаль йөгән - ул иман!!Ул Аллаһтан курку, һичьюгы ничек микән ул Аллаһтан курку дип уйлану. Һичьюгы ни өчен кирәк икән ул Аллаһтан курку дип уйлана башлау.

Виртуаль йөгән - ул мөмкин хәтле ешрак Аллаһ Тәгалә турысында уйлану! Тормыш тәҗрибәңне, алган белемеңне, сәләтеңне, сабырлык, тырышлыгыңны Аллаһның сиңа биргән бүләге дип кабул итү!Чөнки күкләрдәге һәм җирдәге барча нәрсәләр, шул исәптән без -кешеләр, җеннәр һәм Аллаһның фәрештәләре - барысы да Аллаһныкы!Бары тик Аныкы гына!

№58 (773434) / 15.06.2011 18:06:02

Күке, син киресенчә, дин битен укырдай итеп җибәрәсең))))


Нурислам,)))) виртуаль Иркәне ничек йөгәнләп була??? Виртуаль йөгән ул ниндиерәк???

№57 (773432) / 15.06.2011 18:01:27

Э язма барыбер мыжык.
Моны телэсэ кайсы журналист анализлап яза ала. 70нен остенэ чыккан ирдэн фикерлэрнен куэтлерэге кирэк тэ бит! Юк шул,юууууук.

№56 (773431) / 15.06.2011 17:59:46

Эш башына менергэ телучелэр булмаганга хатын-кыз менэргэ мэжбур Нурислам. Хэм дэ килеп эле сез эш башында кубрэк тэ.
Бэлки эш башында без кубэйгеч тэртип булыр.

№55 (773427) / 15.06.2011 17:43:02

№51, \\...Эш башында торырга тиешле ирләрнең мыҗык язмаларыннан гарык.
Хатыннары ничек түзәләрдер мескеннәр...\\

Өйдә генә түгел, эш башында да сез бит хәзер. Урамнарда гына түгел, монда да сез йөгәнсезләр.Ирдән өскә балаларны чыгардыгыз. "Теләп алган картам, тешли-тешли тартам". Ирдән гаеп эзләү хатын өчен мәгънәсезлек! Ә үзеңнән эзләргә СЛАБО?

№54 (773425) / 15.06.2011 17:27:48

Һәрхәлдә, мин Нур да, Нибажны да түгел.

№53 (773420) / 15.06.2011 16:46:53

Бөртекнең үз фикере бар мени аның?

№52 (773416) / 15.06.2011 16:35:25

№43, бутама! Мин монда бер генә һәм үз фикеремне генә язам.

№51 (773411) / 15.06.2011 16:06:45

Сәбәпләрне күптән ачкан идек,үзебез үк. Бер акыллы чыгу юлын күрсәтсен иде.
Эш башында торырга тиешле ирләрнең мыҗык язмаларыннан гарык.
Хатыннары ничек түзәләрдер мескеннәр.

№50 (773310) / 14.06.2011 16:10:23

\\...сөнниләр ние белән аерылып тора әле???\\

Яһүдиләр дә сөннәткә утырталар,аннан да битәр, дуңгыз итен кулланудан безгә караганда күпкә ераграк торалар. Әмма аңа карап, алар мөселманнар түгел. Асылда алар Аллаһ Тәгалә тарафыннан ләгънәтләнгән, көнчелекләре һәм тәкәбберлекләре өчен. Чөнки алар белә торып, пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмне һәм Коръәни Кәримне танымыйлар.

Мөселманнар арасында "Әһле сүннә вә әл-җәмәга" бар.Болар җәмәгать булып, тайпылмыйча, пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм күрсәткән юлдан баручылар.

№49 (773277) / 14.06.2011 12:54:07

сөнниләр - сөннәтле булулары белән аерыла...

№48 (773276) / 14.06.2011 12:41:04

Нурислам, 

сөнниләр ние белән аерылып тора әле??? Әйе, җәмәгатьчелек белән. Имамнарны, башкасын сайлап кую белән. Шунлыктан:
1. Мыруда имам сайлап куймадык бит әле))))))
2.шуңа күрә "Нәрсә эшләргә дигәндә, җавапны да шуннан эзләү тиешле" түгел. "Әгәр дә монда "М.ру" битләрендә Коръән аятьләре, хәдисләр китерелә икән, аларны кат-кат уку тиешле" түгел. "Аңлашылмаган урыннар булса, сораулар бирә-бирә." Безгә аңлатырдай бер-ике кеше бар кебек, алар еш булмыйлар беренчедән, икенчедән диниләр сез үзара бәхәс белән, безнең сорауга бик аз игътибар итәсез.

№47 (773273) / 14.06.2011 12:09:57

Ир-атсыз йорт таркала

№46 (773227) / 13.06.2011 17:45:23

Батулла асылда дөрес.Ул бүгенге хәлебезнең сәбәпләрен ача.Чирнең сәбәбен ачыкламый торып авыруга ярдәм итү мөмкин түгел.Булса да вакытлыча хәлен җиңеләйтергә мөмкин.Бары тик.

\\...Татар халкын бетермәс өчен көрәш башында зыялылар, укытучылар, язучылар, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр торырга тиеш иде. Ничек кенә сәер тоелмасын, инкыйразның башында нәкъ менә шушы катлау торды да инде... \\

Шуның өчен без инде үз-үзләрен яки бер-берсен зыялы дип исәпләүче,әмма аларны дөньяга китерүче Раббыларын таный алмыйча интегүчеләрне күптән инде, 90 нчы елларның башында ук, зыялы түгел, ә зыянлылар дип атадык.

//...Атларны, җылкы малын махсус бетерделәр. Әйтүләренә караганда, Сталин дәверендә Татарстанда, Башкортстанда 38 миллион җылкы юкка чыгарылган. Җылкы көтүе, җылкы абзарлары урынына татар авылларында дуңгыз фермалары корылды. Шулай итеп, атка, җылкыга бәйле йолалар бетерелде, яңа йола – дуңгыз йоласы башланды. Хәзер мөселман-татар авылларында «сарыкка, җылкы итенә караганда дуңгызныкы тәмлерәк», дип әйтәләр. Дуңгыз ите белән бергә татар авылларында көмешкә дә пәйда булды. Мәдәниятле булдык, шөкер!..//
Дуңгыз итен, исерткечләрне җитештерү, саклау, сату итү, кулланудан арынмый торып, милләт дип лаф ору буш сүз, сафсата. Болар Аллаһ тарафыннан тыелган әйберләр. Моны танымау Аллаһка каршы бару. Кешелек дөньясы тарихында Аллаһ каршы барып уңышка ирешкән халык, милләт, кавем ЮК. Андыйлар җир йөзендә бетерелгән. Ахирәттәге урыннары - җәһәннәм.

"М.ру" форумында катнашучыларның күбесе милләте өчен битараф түгеллеге күренеп тора. Әмма Коръәнне белмәү шулай ук ярылып ята.

Кабат-кабат бер үк нәрсәне әйтәм: Коръәни Кәрим һәрвакыт актуаль. Ул гарәп бәдәвиләре өчен генә төшерелмәгән. Бәдәвиләр аны аңлап та җиткермәгәннәр. Беренчеләр - сәләфиләр дөрес аңлаганнар һәм дөрес гамәл кылганнар.

Нәрсә эшләргә дигәндә, җавапны да шуннан эзләү тиешле. Әгәр дә монда "М.ру" битләрендә Коръән аятьләре, хәдисләр китерелә икән, аларны кат-кат уку тиешле. Аңлашылмаган урыннар булса, сораулар бирә-бирә.

№45 (773181) / 12.06.2011 09:41:15

№33-кә, Кадак кага белучене сайларга кирэк,бар бит андыйлар

№44 (773179) / 12.06.2011 09:18:20

"бездэ в основном баланы Эни кеше кубрэк тэрбияли"
Шуңа күрә кадак та кага белмәүче хатымшалар үсә дә инде.Анасының итәк астыннан чыгалмаган кемсәләр.

№43 (773066) / 09.06.2011 22:36:02

07.05.2011 17:42:26
“Бөртек” булып элек сезгә
бәйләндем.
Үзем кеше көлкесенә
әйләндем.

Түзәлмәдем, күп уйламый
“Нур” булдым.
Адәм төсле сөйләшмәгәч,
хур булдым.

Менә хәзер минем атым
“Нибажны”.
Әмма эшләр әпәттеки
неважно!

Нинди генә ат алсам да
ярамыйм.
Ярар идем ,эчем белән
кара мин!

№42 (773063) / 09.06.2011 22:27:18

Нур №40

№41 (773061) / 09.06.2011 22:22:45

Менә бер ир-ат табылды бит:) Рәхмәт, Нур!
Ирләребез аек һәм көчле булсын! Ул чагында хатын-кызлар назлы, сөйкемле булыр. Һәм киресенчә...
Бер-беребезне яратып, хөрмәтләп яшик әле, яме:)

№40 (773058) / 09.06.2011 21:34:50

Вәт татар вакланды, кемдер хатын кызны гаепли, кемдер ирләр юк ди, кемдер... гаепне Батулла да күрә, кемдер урыстан, гарәптән, җәбрәйдән, сакалсызлык, хиджапларсызтан... аракыдан...
Бик күп түгелме туганнар?
Ә үзегезгә, атамаларыгызга карагыз әле сез: Кылчык, шөпшә, кушаматтан куркучы, соры корт, абдулка, ... әле микроб... каядыр югалган. Кешенең кешелеклеге аның үзеннән, беренчел исеменнән башлана.
Тимерхан, Арслан, Лачын, Бөркетләр кая... ?!!! Җыен җебегән җыелган, шуңа фикер юк. Шул сәбәпле гамәл кылу да юк. Сан белән түгел акыл, ихтияр көче белән алдырырга кирәк!!!

№39 (773050) / 09.06.2011 20:26:58

Эхем-эхем!

Шулай шул!!!

№38 (773047) / 09.06.2011 19:53:57

Нур-улы!Ботны җәеп ятмыйлар,аны җәеп булмый,аерып кына була.Бүтән нәрсәне җәеп ята диләр, гадәттә,эхем-эхем.

№37 (773046) / 09.06.2011 19:49:46

Бәйләнмәгез Батуллага,
Батуллада юк гаеп.
Аңлатты ич - нигә татар
Китә алмый ишәеп.

Ачыктан ачык яза ич:
Шуңар үрчеми татар,
Патамушты, ботын җәеп,
Урыс астында ята.

№36 (773043) / 09.06.2011 19:28:26

Эгэр дэ чын татар хатын-кызы булса ,ул ин элек ирен хормэтлэр,э астагы язмалардагы кебек ул мондый ,ул тегендий дип ярты россиягэ чан сукмый.Кемдер Кавказ ирлэрен мактый,сез андагы тэртип белэн башта танышып карагыз яки кавказлыга кияугэ чыккан татар хатыннарыннан хэллэрен сорашып карагыз,вэт аннары монда кайтып уз ирлэрегезнен к.тен убэрсез.
Яхшы гаилэдэ баланы ата кулы бн ана тэрбияли,шуна омтылыгыз.Эгэр дэ ана кеше балада атага карата хормэт тэрбиялэмэсэ,ул балаларнын гаилэлэре бервакытта да гармониядэ булмаячак.Бу тормыш бн исбатланган.Ир кешедэ гел юнсезлек,булдыксызлык кына курэсе килгэн хатын аны хэрвакыт табып курэ алачак.Э сез юнсез ирегезне дэ бераз мактап ,поддержать итеп карагыз эле,хормэтле хатын-кызлар,ул сезгэ куктэн йолдызны да алып бирергэ момкин.Юри генэ шуны эшлэп карагыз эле,узегезнен дэ исегез китэр нэтижэгэ.

№35 (773040) / 09.06.2011 18:56:31

Ире уңганның хатыны уңган, - дип тә әйтә халык.
Добытчик иргә хөрмәт, әлбәттә! Бар тапканын эчәргә дә сөяркәләргә тотмыйча, өенә алып кайтса, аңа беркем дуңгыз димәс. Алтынга торырлык хатыннарның исерек, булдыксыз ир белән чиләнгәнен күп күрдем шул. Үзе беркайда эшләмичә, кыйный-кыйный хатыныннан эчәргә таптыручы, аналарының соңгы пенсиясен талап эчеп йөрүчеләр белән дөнья тулы. Шуңа ачынып язган идем. Менә дигән татар кызлары кияүгә чыгарга җүнле егет таба алмыйча, йә ялгыз калалар, йә башка милләт вәкиле белән кушылалар бит.

№34 (773019) / 09.06.2011 14:11:31

җавапка җавап, Мин тоже шул фикердэ,Сезнен кебек турыдан яза гына алмадым.Сезнен кыска гына язмагызда ботен сорауларга жавап бар,бу тема буенча

№33 (773018) / 09.06.2011 14:07:16

җавап, бездэ в основном баланы Эни кеше кубрэк тэрбияли,Эти ул добытчик куп очракта.
Тэрэзэдэн карап ,,Энэ теге дунгыз кайта тагын,,диеп ана тэрбиясе алган балалар бераздан тоже шул ,,дунгызга,, эйлэнэлэр хатыннары очен. Анекдотлар тоже тормыштан алынган бит. Бер балага Энисе эйтэ икэн,,Эгэр атагызга гына ышанып торган булсам,балаларым Сездэ булмый идегез диеп,э бу хэзерге тормыштан алынган.

№32 (773017) / 09.06.2011 14:00:42

Ирне ИР иткән дә хатын,
ЧИР иткән дә хатын!!!!

Булмаган хатын кулында торган ...та шиңә.
Булган хатын кулында эшләмәгәне дә эшли башлый.

№31 (773016) / 09.06.2011 13:21:22

Ильяс, ир баланы ата кеше тәрбияләргә тиеш! Булдыксыз ата булдыксыз малай үстерә.

№30 (773015) / 09.06.2011 13:11:28

җавап, Шул хатыннар тудырган балалар иргэ эйлэнэ бит инде,ирлэрне африкадан алып кайтмыйлар.Тэрбиялэгез чын ир булырлык итеп малайларыгызны

№29 (773014) / 09.06.2011 13:02:40

1. Сүз бала табу турында гына бармый. Ирләребез куркак, юаш, пассив, хатын-кызга салынучан. Татар түрәсе чабатасын түргә элүгә, үз алдын катыклый башлый. Түрә булалмаганы аракы эчеп юана.
2. Бала табу белән генә түгел, үстерәсе бар. Аны кеше итү күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшә. Илгә дә, иргә дә ышанычлы бәләкәй.
3. Татар ирләренә Кавказ халкыннан үрнәк аласы бар. Анда тел дә, милләт тә мәңге бетмәчәк. Чөнки милләт, гаилә сагында торучы таш кыя кебек көчле, горур ирләре бар!!!

№28 (773013) / 09.06.2011 12:45:25

Ирләр булмаганга түгел,хатыннар ялкау,бала табасылары килмәгәнгә.
Хатыннарга секс булсын, бала кирәкми,ташлап калдыралар. Ирнең дә кирәге юк секстан башкага.Кем булса да ярый,лишь бы секс.

№27 (773006) / 09.06.2011 10:01:52

Урыслар, гарәпләр и төрекләр бетерә татарны. Вернее бетерми, ә урыска, гарәпкә һәм төреккә әйләндерә.

№26 (773003) / 09.06.2011 08:29:52

ИРЛӘР булмаганга кими

№25 (773002) / 09.06.2011 06:30:35

Монир туган ,мин исемемне , эйтик "чын татар"дип тугел ,э Фэрит дип куйдым ди.Сина бу нэрсэ бирэ?Син брат нэрсэ телэгэненне узен дэ белмисен бугай.Эгэр дэ Батулла кебек танылган кешелэр шундыйрак язмалар язалар икэн ,бераз уйлабрак язарга кирэктер инде ул.Мин хэм башкалар да ана курсэтмэ бирмибез,э анын язмасына коммент кына язабыз,уз фикерлэ
ребез бн уртаклашабыз теге яки бу язма турында.
Бу форум шунын очен бит инде.Менэ син дэ бит минем комментны "чэйнэп"утырасын,э бернинди дэ инновацион фикер эйтмэгэнсен,шулай булгач бигайбэ Монир туган.

№24 (773001) / 08.06.2011 23:40:32

Нур килде! Мондагыларга нинди кушаматлар чәписең?

№23 (772993) / 08.06.2011 22:47:45

Мөнир туган, дөрес язасың, Татарлар кимеми, алар берсен-берсе ашый. Менә мондагылар кебек берсен-берсе чәйни-чәйни ашап юкка чыгара.
Татар кимеми, арта! Кими дип сөйләүчеләр киметергә, юкка чыгарырга тырыша. Дуслар: без - татарлар бетә дип сөйләшмәс, дошман эше булыр бу...

№22 (772978) / 08.06.2011 21:02:48

Язганнарын да "Укып та тормыйча", Ник артына качып, монда Рабит абыйны чэйнэп, акыл эйрэтеп утыралар. Курсэтмэ бирелэ: "...буген ничек итеп татарны урыс игосыннан азат итэргэ ,менэ шул программа остендэ эшлэгез".
Э бит ул нэк шуны эшли; курсэтэ
ничек ТАТАР УЗ-УЗЕН ЮГАЛТЫП... бугенге хэленэ килеп житте. (Татарнын "Чын"ы да ... шул хэлгэ житте ки, уз исемен дэ язарга куркып, могжиза кэтеп утыра).
Тэрмэ тыштан ачылса, иреклек эчтэн ачыла; шул вакытта "иго" да бетэ.

№21 (772957) / 08.06.2011 16:32:23

Илхам, Юк ул тугел

№20 (772956) / 08.06.2011 16:27:13

абугали, Син Чаллыданмы? ТЯ мэкалэлэр язучы,

№19 (772952) / 08.06.2011 16:09:48

=====Роберт Батуллиннын сакалсыз ирлэргэ нигэдер ачуы килэ димме ,гел ир кеше сакалсыз булса аларны я хатын-кызнын чырае б-н,я хатын-кызнын тагын эйтергэ ярамаган жирлэре б-н чагыштыруы бик гажэп тоела мина,кемгэ ничектер.====Чын татарнын бу язганнары белэн тулысынча килешэм.Т.Я.газетасында 5-10 еллар элек Р.Батулланын чиста итеп кырынган ирнен йозен,авызын хатын-кызнын фэлэн нэрсэсе белэн чагыштырган язмасын укыгач бу кэлэпушле картка карата хормэтем калмаган иде.

№18 (772945) / 08.06.2011 14:08:31

Кайберәүләр гел артка гына карап торалар.Татар тегенди булган,татар мондый булган.Бер үсеш юк морально.Инде аптырагач кызлар,хатыннар хиджапка барып ябыштылар.Сез нәрсә,татар иле такыр башларсыз,сакалларсыз,хиджапларсыз алга бармый икән бит.
Яшьләргә карап үрнәк алырга кирәк безгә.Яшәү рәвеше үзгәрә,без үзгәрмибез.Тв да специальный каналлар бар хәзер, ничек итеп үзеңнең имиджыңны табарга өйрәтә торган.
Безнең ил башлыкларына уңай,дөньядан артта калган кешеләр белән идарә итүе.Халыкның башын катырып,фронтлар,сайлаулар ясап яталар.Гамәлгә ярый торган, халык өчен файдалы идеяләре, без яши торган гомер эчендә булырмы,юкмы.

№17 (772931) / 08.06.2011 11:19:50

Минем уйлаган уйларымны (бу мәкаләне укып чыккач) Иркә белән Чын татар әйткәннәр инде.Шуңа күрә алар фикеренә кушылуымны гына белдереп китәм. 

№16 (772930) / 08.06.2011 10:54:16

Роберт Батуллиннын сакалсыз ирлэргэ нигэдер ачуы килэ димме ,гел ир кеше сакалсыз булса аларны я хатын-кызнын чырае б-н,я хатын-кызнын тагын эйтергэ ярамаган жирлэре б-н чагыштыруы бик гажэп тоела мина,кемгэ ничектер.Узе ук кырылган башны чисталык билгесе ди,э битен сакал-мыек баскан,притом эле тигезлэп киселмэгэн,янына барып бассан ата кэжэ ислэре килеп торган адэмнэрне моселманлык билгесе ди.Минемчэ ирлэрнен 99%на сакл-мыек усэ,аны йорту -йортмэу моселманлыкта бернинди роль дэ уйнамый.Бераз гигиена ягыннан карасан сакал-мыек арасында бугенге ботканы гына тугел,оченче конге ашны да табарга була.Шулай булгач мин лучше кырынып -чистарынып йорим,бигайбэ.
Сакал -зихенлек билгесе булса да ,ул кайберэулэргэ генэ кагыла.Ата кэжэ кебек сасып йору зихенлелек билгесе тугел.Татарда сакал булса да ул жыйнак кына\\\"А ЛЯ ЧЕХОВ\\\"ныкы кебек булырга тиеш,э Бен Ладенныкы кебек тугел.

№15 (772929) / 08.06.2011 10:43:54

Укып та тормадым. Батулланың тузга язмаганны язасы билгеле.

Чын татар белән килешәм. "Адэм мэсхэрэсе.Батулла абзый,сез танылган кеше бит инде,бераз ностальгиягэ бирелмичэ,буген ничек итеп татарны урыс игосыннан азат итэргэ , менэ шул программа остендэ эшлэгез." Әмма Батуллага бу не по зубам.Аны яңа кешеләр эшләячәк.Татарның икенче яңарышын икенче яңа элита тормышка ашырачак. Татар бу кешеләр яза торганнан үсеп чыгып китте инде.Болар - 20 гасыр кешеләре, һәм шунда калырга тиеш.

Кстати, бу Россиягә дә кагыла. Алайса оппозиция дип, һаман шул элеккеге кешеләрне атыйлар. Ходорковский, Касьянов, Немцов, и т.д.-болар барысы оппозиция түгел, хәзерге команданың отрыжкасы.Менә Явлинскийның кайтуы мөмкин. Үзе булмаса, идеялары. Элек заманда аның идеялары яклы кеше массасы әз иде. Хәзер алар күбәя дип күрәм. Акыллы яшь буын үсеп чыкты, аларга үсәргә бернинди лифт юк. Фронтлар гына не поможет. Элеккеге КПССка әйләнеп беттеләр. Аларның хет идеологиясе бар иде.Эш кешесен теориядә генә булса зурлап, халык шуңа ышанып, ач килеш үзен бәхетле итеп йөри иде.Хәзер икенче ситуация. Халык әзме-күпме туйды. Нәкъ менә идеология бушлыгы Россияне юкка чыгарачак. Баблоны да, итсез, соялы колбасаны да идеология итеп булмый.

Кигәвен, күз тидердең, агрессив чыкты бит әле бу)))))

№14 (772926) / 08.06.2011 09:56:31

-Сталин, чынлыкта, Ильминскийның шәкерте иде.
-Батулла агай, Николай Ильминский татар шикелле такыр башлысының КАЧЛАНДЫРУЧЫ - ЧУКЫНДЫРУЧЫ АТАСЫ иде ич.
Ай-һай, гөдрә чәчлесе белән пеләш башлысының уртаклыклары булдымы икән әле? Боларга тигезлек билгесе куеп булырмы? Монда берсенең бәласен икенчесенә сыларга маташу юкмы икән? Дөрес аңлагыз мин аларның икесенең дә тарафдарлары түгелмен.

№13 (772924) / 08.06.2011 09:34:04

Тормыш узгэрэ, алга бара цивилизация. Юнеско сузе буенча, алдагы 100 ел эчендэ 5000 чамасы тел юкка чыгачак жир шарында. Гылабализация дигэн шаукым бу, татарнын гына тугел, э куп миллэтнен юкка чыгуы. Эмрикан методы буенча- миллэт дигэн тошенчэне юк итеп халыкны "потребляющее общество" хэленэ китеру процессы.
Э бит татар гына тугел, шул ук урыснын да хэле аяныч. Бутэн халыкларны эйтеп тэ тормыйм инде. узен чын урыс дип атаса да, чын урыслар да югалып бара, алмашкэ миллэте булмаган кулына пиво банкасы башына жанатар кепкасы кигэн кешелэр (образно) оешмасы формалаша.
Такыр баш белэн йору татарлык дэрэжэсенен курсэткече тугел ул, сакал йорту дэ. Атка атланган казан халкы Дикэбрислэр урэмында пробкада торса ничек кунелле булыр иде, э??? Узлэре атта, кулларында казылык, башлары пелэш, вэт менэ болар чын татар булыр иде наверно?

№12 (772922) / 08.06.2011 09:15:55

Сагынма син,Батулла агай ,татарнын башын такырга кырып ,ыштансыз килеш атка атланып йогэн чакларын.Утте ул заманнар.Ничек кенэ булмасын, урыс барыбер культураны чит иллэрдэн узенэ кертергэ тырышты хэм купмедер дэрэжэдэ мона иреште дэ.Только ул культура барыбер \"урысчарак\" килеп чыкты.Э без шул мохиттэ яшэгэч, ничек итеп алгарыштан калышыйк ди инде.Эле кайбер олкэлэрдэ арттырып та жибэрдек(исем кушу).
Купме генэ ынгырашсак та \"татар бетэ \",дип,татар бетми ул,э бер халэттэн икенче халэткэ кучэ генэ.Гади генэ эйткэндэ узенен культурасын кутэрэ генэ бара.Куз алдыгызга китереп карагыз эле,егерме беренче гасырда такыр башлы татар ат остендэ далада чабып йоргэнен,остендэ чикмэн ,э кулында ноутбук.Адэм мэсхэрэсе.Батулла абзый,сез танылган кеше бит инде,бераз ностальгиягэ бирелмичэ,буген ничек итеп татарны урыс игосыннан азат итэргэ ,менэ шул программа остендэ эшлэгез.Анда бит сез ярты Казан татар элитасы.Э без авыл агайлары сезне поддержать итеп торырбыз ,хэлдэн килгэн хэтле.
Сезнен язмагыз ,урысча эйткэндэ-обращение вникуда.

№11 (772917) / 08.06.2011 01:40:16

Göl Urıs şunı eşlägän monı eşlägän, urıs da urıs! Gayıpnıñ barısı Urıs!
Yari urıs!
Urıs kem soñ? Kaydan kilep çıkkannar ? Alarnıñ tarihe kaydan başlana? Nigeze niçek?
Mäkaläne yazuçı beläder barıber, başka belüçe barmı?
Bu turıda ber mäkalä yazuçı bar mikän? (Läkin Tatarça, çönki bez çit illärdä yäşäüçelär urıs telen añlamibez)

№10 (772897) / 07.06.2011 22:30:25

Гөлчәчәк! Син бу роман авторы белән \"Сөембикә\" романы авторы Батулла арасында барган\"әдәби\" бәхәсне дә укып кара әле, \"ТЯ\"нең иске төпләмәләреннән.(Аларны Татарстан китап палатасыннан табып була)

№9 (772896) / 07.06.2011 22:29:47

Голчэчэк китапны кайдан табып була.язып жибэр эле.

№8 (772893) / 07.06.2011 22:22:34

Минем кулыма бик кызык китап килеп эләкте.М.Хәбибуллинның тарихи романы "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный".
Менә шуны укыгач йомгакның очын кайдан эзлисен бер Раббым гына белә..Тарихны өйрәнеп язылган әсәр дип уйлыйм,укырга да киңәш итәм!

№7 (772889) / 07.06.2011 22:15:02

Динар, Динара, Вильям, Феликс, Фердинант….тач татар исемняре инде!
Рабит агай , татарның башына иң элек аракы җитте! Авыл саен,
кайсы исереп туңган, кайсы мунчада эчкян килеш үлгән, , кайсы машинада ауган…Һәр авылда хет һәйкәл ач! Берьяктан – сугышта һәлак булганнарга,
икенче яктан – аракы корбаннарына! Бу хәлгә бит игътибар итүче булмады,
аракыны саттылар да саттылар!
Милләткә игътибар яңа пәйда булды, 70-80 елларда кемнең башына килгәне булды милли мәсьәләләр? Интернационализм алга сөрелде, кешелек кыйммәтләре өстен
куелды, милли үзенчәлекләр һәм казанышлар бик нечкә, яшерен , артык шәхси төсмер алды.
Татарның бетүенә җыен әтрәк әләм җитәкчеләр дә зур өлеш керттеләр. Алар гаепле. Болай да иелгән башларны тагын да бөктеләр, шуннан тәм табып яшәделәр. Кайсыбер авылларда халык кубарылып диярлек якка күчеп китте.Яшәргә җай бирмәгәнгә.
Дөрес әйтәсез-кара мажик басты дөньяны. Люди без чести и совести.


№6 (772887) / 07.06.2011 22:07:59

))) "атарлар ни өчен кими бара?"

-сексны гөнах санаганга.)))

№5 (772886) / 07.06.2011 22:06:29

мондый мыжык мэкалэлэрдэн гарык инде, туйган. бетсэ сон? китабынны укырга кеше калмас дип куркасынмы

№4 (772884) / 07.06.2011 22:03:59

Сорауга сорау: Татар кимиме, артамы?!
Минемчә: татар кимеми - арта.
\"Урыс\" (шулай үзләрен атаучы: татар , урыс, җәбрәй һ. б шовинистлар , урысны күмеп яталар инде.

№3 (772877) / 07.06.2011 21:00:31

Бу мәкаләнең ахыры бар микән? Тарихка күзәтү ясап,фактларны санап чыгулар күп булды бит инде, татар яшьләренә нинди киңәш бирергә, алар ничек яшәргә тиеш, депутатларга ниндирәк вазифалар йөкләргә? Татарны халык буларак саклап калу юлларын кем ничек күз алдына китерә? Төгәлрәк фикерләр ишетәсе иде.

№2 (772870) / 07.06.2011 19:42:06

Батулла әфәнде белән!
ник булмасын ялтыратып кырган такыр башлы татар? МИН ул!!!!
рәхәтләнеп йөрим. яшь чактагы дуслар танымыйлар хәзер. кара көдрә чәчле идем кырганчы,Сличенкога охшаталар иде.

бар андый татарлар, тагын өч кешене беләм.

№1 (772841) / 07.06.2011 18:09:29

....

Ни дирсең,сүз татар тугрында булса?
Табалмый сүз,диерсең: “ул сакаллы”.
(“Хасият” Г.Тукай)



Заманында татар шанлы,һөнәрмәнд һәм җанлы булган.
Гаять җитез ,эшкә җайлы,иҗтиһатлы ,маллы булган.

Бар да булган, тик акылы калган икән төштән соңга.
Шуңа аны кыркыганнар,калдырганнар ыштансызга.

Инде чәчен генә түгел, кыркыганнар сакалын да...
Нәрсә калыр,кыркысалар “төштән соңгы” акылын да?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar