• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

07.06.2011 Җәмгыять

Шотландиягә барасым килә

Йокының бик тәмле чаклары. Төнге сәгать 11 тулганда ястүне укып көнне тәмамлап куярга, башны мендәргә куярга да өлгермисең, иртәнге сәгать өч. Югары очтан Мөҗип хәзрәтнең азаны яңгырый башлый. Ишетми кала күрмә дигәндәй, тавыш көчәйткеч кебек аңа Амур кушыла. Ишетмимме соң инде, торганымны сизенә, туктый. Аңа да, миңа да башкаларның уянмавы хәерлерәк.

Иртәнге намаздан соң тиз генә йоклап китәрмен димә инде, бер яктан өздереп кошлар сайрый, икенче яктан быдыр-быдыр Мәскәү радиосы сөйли. Сөйләсә сөйли инде, йокларга комачауламый. Шулай да вакыт-вакыт ачуны китерә, үзе белән талашып та алам әле. Дөрес, бу талашу бер яклырак чыга. Алар мине ишетми, мин аларны ишетәм. Мәскәү радиосы, ник тиясең безнең Президентка? Аның сиңа яхшылыктан кала нинди начарлыгы тигәне бар соң? Әле бит Президент булуына да бары тик бер ел. Күрегез әле сез аны, безнең Рөстәмнең (әле бит башкортларның да Рөстәме бар) гаебен тапканнар. Янәсе, ул ант кабул ит­кәндә, Татарстан халкына хезмәт итәм, дигән. Күрәсең, Русиягә хезмәт итәм дияргә тиеш булган. Бу тырнак астыннан кер эзләүчеләр Татарстан халкының Русия халкы икә­ненә шикләнеп карыймы икән әллә? Татарстан халкына хезмәт итү Русия халкына хезмәт итү булып чыга бит инде.

 

Ә инде Татарстан Прези­дентының антына килгәндә, ул кирәк идеме соң, тиеш идеме? Шул радио тыңлый-тың­лый, намаз укый-укый җыйган акылым буенча әйтә алам. Сайлап куелган очракта гына сайлап куючылар алдында ант итеп була. Ә Рөстәмнәрне Мәскәү үзе билгеләде, димәк, берсүзсез, шик төшермичә үзеңә ышанган кешеләргә тырышып хезмәт итәсе була. Мәктәпләреңне яп диләр икән, ябасың, үз туган теллә­рендә сөйләтмә диләр икән, сөйләтмисең. Берни эшләп тә булмый. Без бит шотландлар түгел. Әнә сайлауларда Шотландия милли партиясе-җиңеп чыкты. Ә бездә милли партия төзергә ярамый. Ә бит төзелсә, бер дә начар булмас иде. Шотландия Англия эчендәге дәүләт, ә колония түгел. Шотландиягә барасым килә дигән идем бит әле, әлбәттә, барам, Аллаһ теләсә, анда инде урамда очраган кешедән: “Син кем? – дип сорыйм, – инглизме, шотландмы?” Мин беләм: ул, мин шотланд, дия­чәк, тик инглиз телендә. Чөнки тел ярыйсы ук онытылган ләкин бетмәгән: тау итәклә­рендә, диңгез буйларында, табигатькә якын җирләрдә шотландлар үз телләрен саклап калганнар. Ә безгә – татарларга, телебезне ничек саклап калырга соң әле? Әнә Нурлат районында 20 татар мәктәбен яптырырга йөри­ләр. Бу бит инде телне, авылны бетерү өчен эшләнә. Уйлыйм, уйлыйм да, бу Русия сәя­сәтчеләре бер дә радио тың­ламыймы икән соң? Үзләре дә бәхетсез, башкалар­ның да бәхетле булуын телә­миләр. Күрегез әле сез, шул ук Шотландия моделе безгә ничек кулай булыр иде. Яз-көз җитсә, Русия солдат эзләп газаплана. Әгәр безнең татарларның Русия армиясендә үз хәрби частьләре булса, бөтен татар, мөселман бик рәхәтлә­неп Ватанны саклаячак. Бүген минем 3-4 туганымның уллары югары уку йортларыннан соң кайткач яхшы эшкә урнашып булмасмы дип армиягә китте, төрлесе булды. Берсен бик кыерсыттылар. Санаулы көннәр калып бара, яшь­ләрне, яңаларны кыйнамый­сың дип, офицер үзен кыйнаган. Әгәр аерым частьләр булса, бу Русия армиясенә зур таяныч булыр иде. Тышкы сәя­сәт тә Русия кулында булсын. Шотландиядә шулай. Шулай булса да, алар ике елдан референдум үткәреп тулы мөстәкыйльлеккә иреш­мәкче. Ирешерләр дә. Ирлан­диянең дә тулы мөстә­кыйльлек алганына күп булса 100 елдыр. Шотландия дә алыр, Аллаһының рәхмәте белән зур-зур җир мае, газ ятмалары ачып яткан көннәре. Инглизләр белән тулы хокуклы дәүләт булып яшәрлекләре бар.

 

Бездә генә ул, килешсә дә, килешмәсә дә, һаман төрле милләтләрне котырту, кимсетү, мәсхәрә итү белән шөгыльләнеп яталар. Болар бит тулысынча Русияне юк итәргә тотындылар.

 

Әле Президент чагында Владимир Путин бер чыгышында: “Хәтта кечкенә генә этнос вәкиле дә, күп санлы татарлар турында әйтмим дә инде, Русиядә үзен өендәге кебек хис итми икән, күпмилләтле дәүләт киләчәктә саклана алмаячак”, – дигән иде. Дөп-дө­рес сүзләр. Ләкин ник соң ул сүзләр эштән аерыла? Ник һаман да безнең белән булышалар. Без бит үз өебездә яшибез. Үзебезчә яшисебез килә. Әле сәгать иртәнге бишенче ярты гына. Кояш чыга. Ул беренче нурларын сипкәндә тагын 2 сә­гать йоклап аласы бар. Радио сөйли торсын. Ә Шотландиягә чыннан да барасым килә. Кеч­кенә генә бер провинция халкы азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп ятканны, җиң­гәнне күрәсем килә. Ә безнекеләр – язучысы, шагыйре, сәя­сәтчесе – һәрберсе үз күңелендә капитуляция ясап, ки­лештеләр бугай, дәшмиләр. Югыйсә ме­нә-менә сайлаулар җитә.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 103 | 07.06.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (772798) / 07.06.2011 15:33:38

АДАШКАН ҖАННАРГА БӨЯТ

(“Язылмаган роман” авторы Шәехҗан Фәния Хуҗәхмәткә)
Бисмилла әйтеп башлана,
Һәр якты уй, изге ният;
Бары ихлас, хак сүз генә
Адашкан җаннарга бөят ... Ыргытсыннар гына “сөяк”,
Сизми хурлык, тоймый оят
Милләтне төпкә батыра
Әтрәгәләм хакимият...
Күктә йөзә кара болыт,
Төшә фәрман, ява әмер :
“ - Татар яшәгән җирләрдә
Дәрья булып аксын хәмер!
- Милли рухны печәргә , - Тукай яшәгән йортны ишәргә! - “Сөембикә”не җир астына - “Сара-сандугачны” чүплек башына!
- Күктә балкый ничә йолдыз,
Шул санда үрчесен дуңгыз!”
“- Без һәрвакыт әзер!” – ди, ди,
Түрәләр чабыша тыз-быз... Берсе бакыра, кашына-кашына :
- Пәри туйларын мәчет каршына!
Торгызырга, Явыз Иванның форпостын,
Каян ки башланган Татар Холокосты...
Сарай әдипләре исә
Өстәгеләргә бөгә бил,
“Ярхәмикалла” дип тора,
Кайсы чыгарып куйса җил...
...Иманлылар фөръяд итә,, Өмет өзми кыла дога; Дини календарьлар төяп, Дәгъвәт юлларына чыга...
...”Язылмаган роман” - кызык ,
Укый, бәхәсләшә гавәм;
Эт өрә, кәрван йөрә дип,
Көтеп калам аңа дәвам!
http://rustemzaripov.blogspot.com/

№1 (772779) / 07.06.2011 12:46:52

"Ә безнекеләр – язучысы, шагыйре, сәя­сәтчесе – һәрберсе үз күңелендә капитуляция ясап, ки­лештеләр бугай, дәшмиләр. Югыйсә ме­нә-менә сайлаулар җитә."

Ярар, дәүләт гәҗитендә моны яздырыр өчен ике ел мырладык. Язылган икән, бик әйбәт. Бүтән татар теле гаилә теле дип авыз ачарга батырчылык итмәсләр.

Ну, калганы дәүләт гәҗитендәгечә инде. Дәүләт май сакларга куйган песи инде ул. Көтеп утырыгыз алар татарны саклар, яклар дип. Үзләре ашап китәр.
Ә бит Украинадагы, Прибалтикадагы урыслар теле турында Россия ничек дулкынлана? Шуңа күрә гәҗит укымыйлармы әллә дип язу, белмим инде... Кем дәрәҗәсендә дисәм дә, ачулары килер. Шуңа татжур дип гомумәләштереп куйыйк.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar