|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2024 Шоу-бизнес
![]() Гөлназ күпме сорый, ә Илсөя? Җырчыларның сабантуйларда ничә сумга җырлавы билгелеГүзәл Уразова бәяне ара ераклыгына карап, 450-500 мең сумнан 1 миллионга кадәр куя икән. Фирдүс Тямаев 400-600 меңгә җырлап китәргә мөмкин. Ришат Төхвәтуллинның гонорары 500 мең тирәсе. Айдар Галимов 300 мең сумга килә икән. Илмира Нәгыймова 150-200 мең, Зинира-Ризат Рамазановлар 100-200 мең сорый. Илсөя Бәдретдинованың гонорар хакы 800 мең сумга кадәр арткан.
Гөлназ Асаева бәйрәм урынының ераклыгына карап 100-120 мең сум сорый. Җырчының музыкантлары белән бергәләп 1 сәгатьлек чыгышы 150-170 мең сум тора. Ә инде үз аппаратуралары белән килгән очракта, бәя 200-220 мең сумга кадәр арта. Бу хакта "Интертат" белешкән.
Ә сез Сабантуйга кемне чакырыр идегез?
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|