поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.06.2011 Дин

Алабугада мөселман Сабан туе узды (ФОТО)

Алабуга шәһәренең «Лесная сказка» лагере биләмәсендә мөселман Сабан туе узды. Бәйрәм сәгать унда башланып китте. Иң башта вәгазь тыңладык. Сабантуйның мөселман кардәшләребез өчен хәләл бәйрәм булуын, Аллаһы Тәгалә тарафыннан да кабул ителгәнлеге турында дин әһелләренең үзләреннән ишеттек. Һәм аннан соң, һәр кеше үзенең мәйданчыгына юл алды: хатын-кызлар аерым, ир-атлар аерым.

Әлбәттә, һәр яңа нәрсә күп кызыксыну уята, сораулар тудыра. Мин дә мәйданга килеп төшү белән, үземне кызыксындырган сорауларга җавап эзләргә керештем. «Изге мәчет» имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Рөстәм хәзрәт, әлеге чараның үткәрелү тарихы белән таныштырып китә алмассыз микән?

– Татар мөселман Сабан туе быел инде үзенең җиденче язын кичерә. Баксаң, җиде ел гомер дә сизелмичә узып киткән. Беренче елны Сабантуйны «Юный строитель» лагеренда үткәрсәк, менә алты ел рәттән әлеге «Әкият урманы» («Лесная сказка») лагере территориясендә уза. Беренче коймак төерле була – тәүге елларны җитешсез яклар да җитәрлек иде, ә бүгенге бәйрәмне барлык мөселман кардәшләребез дә зарыгып көтеп ала, яз җитүгә «быел да Сабантуй буламы?» дип сораштыра, кызыксына башлыйлар.

– Татар мөселман Сабан туе үткәрү тәкъдиме белән иң элек кем чыкты, әлеге чара өчен кемнәр җаваплы?

– Идеясе үземдә Алабугага килә-килешкә үк килеп туды. Сәбәбе, мөгаен, кечкенәдән үк Сабантуйларны яратып, уйнап, көрәшеп үскәннән киләдер. Ислам динендәге күп кешеләр шәһәр, авыл күләмендә үткәрелә торган Сабантуйларга чыкмый диярлек. Һәм моның, үзегез беләсез, җитди сәбәпләре дә бар. Беренче нәүбәттә шуны истә тотып, оештырылды да инде әлеге чара.

– Сабантуй бәйрәмендә кемнәргә катнашырга мөмкин?

– Монда һәр теләгән кеше катнаша ала. Мөселманмы, мөселман түгелме дип сорамыйбыз. Күрше авыл, район, шәһәрләрдән, хәтта христиан динендә булганнар да килә, бик теләп уеннарда көч сынашалар, рухлары белән ял итәләр.

– Бәйрәмнең матди чыгымнары да күп була. Җиңүчеләрне бүләкләү, оештыру эшләре өчен ярдәм каян килә, иганәчеләр бармы?

– Әлбәттә. Мөселман кардәшләребез ярдәмгә һәрвакыт әзерләр. Алдагы елларны аларның исемнәрен хөрмәт белән атап та үтә идек, соңгы елларда исемнәрен әйтмәүне үтенделәр. Коръәндә дә «яхшылык өчен әҗер сорама, чын күңелдән кыл» дигән сүзләр бар бит.

– Мөселман Сабан туе башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Монда хәрам юк. Тәмәке тарту, аракы эчү күрмәссез. Бөтен чаралар да мөселман дине кануннары буенча үтә. Менә үзегез дә күрәсез, безнең монда ике мәйданчык: берсендә – хатын-кызлар, икенчесендә – ир-атлар.

– Бүләкләү ничек уза һәм нинди күңел ачу чаралары бар?

– Бил көрәшенә ел саен беренче урынга тәкә куябыз. Шулай ук биредә традицион уен төрләре дә бик күп. Мәсәлән, чүлмәк вату, кул көрәше, капчык киеп чабулар. Бүләкләребез һәр җиңүчегә дә каралган, катнашсыннар һәм җиңсеннәр генә!

– Кылган игелекләрегезнең әҗерен күрегез, рәхмәт сезгә, Рөстәм хәзрәт.

Чыннан да, әлеге бәйрәмгә килүче һәр кешедән күңелгә илаһи бер тынычлык, нур бөркелә иде. Бөтенесе бер-берсенә матур, назлы итеп дәшә, ягымлы итеп сөйләшәләр, бәйгеләрдә иң якын кардәшләредәй туган күреп, ихлас күңелдән көч өстәп, теләкләр теләп торалар. Безне, студентларны бик тәмле пылау белән дә сыйладылар. 
Бу дустанә, үзара хөрмәткә корылган мохиттә барыбызның да йөзләребез нурланып, йөрәкләребез изгеләнеп киткәндәй булды. Әлеге чара төрледән-төрле уеннар, ял минутлары белән аралаштырылып сәгать өчкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнән һәркем шат рух, күтәренке күңел белән таралышты.

1

2

3

4

5

6

7

Автор фотолары. 


Гөлия САДЫЙКОВА
Матбугат.ру
№ --- | 07.06.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»