поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июнь
  • Венера Гәрәева (1943-2020) - педагог
  • Мансур Хәсәнов (1930-2010) - галим
  • Кыям Миңлебаев (1929-2005) - журналист
  • Наҗия Теркулова (1929-2016) - җырчы
  • Резидә Макуева (1962-2023) - журналист
  • Клара Таҗиева - музыка белгече
  • Роза Сәхаветдинова - композитор
  • Артур Шугаепов - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
24.05.2024 Җәмгыять

Кырау тагын төшәрме? (Халык синоптигы җавабы)

«Иртүк торсак, бар җирне ап-ак кырау каплаган». Балтач, Азнакай, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр безгә шулай дип яза. Кайчан бетәр бу суык?

– Бакчада зыян күргән әйберләр юк үзе. Помидор, борычларны өйдән чыгарган идек инде. Утырткан яшелчәләр, виноград, җиләкләрне кичтән яхшылап каплап куйдык. Теплицадагы әйберләргә кырау тимәгән, – ди Яшел Үзән районының Күгеш авылында яшәүче Әлмира апа Шакирова. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, бу соңгы кырау булырга тиеш.

– Балтачта төнлә температура 0 градус иде. Башка кырау булмас инде. Әмма балан чәчәк атканда, май ахыры, июнь башында тагын бер суык булачак әле, – ди Әмир Шәрәфиев. – Бакча җиләге (виктория), куакларга баштан ук зыян килде бит. Апрельдә бик эссе булгач, куаклар яз җитте дип, чәчәк атты. Ике атна туңган килеш утырдылар. Карлыганнарга да суык тиде. Алмагач чәчәкләренә дә файдага түгел бу. Быел уңыш бирүләре икеле. Кайберәүләр бәрәңгеләрен апрельдә үк утырткан иде. Алар ашыкмаганмы икән? Әмир Шәрәфиев белдергәнчә, туфрак 15 градус җылынмыйча, бәрәңге тишелми. Ул ай буе тишелмичә ятарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, туфрак җылынмаган. Бүлбеләренә зыян килеп, бик иртә утыртканнарныкы чыкмаска да мөмкин. «Әллә тупыл мамык очырта башладымы? Җир өсте мамык белән тулган», – дип сораучылар да бар. – Тузганак мамыгы ул, дөньяны шул басты. Июнь ахырында юкә чәчәк атканда гына оча башлый ул. Әлегә юкә суыкта яфрак яра алмый утыра, – дип ачыклык кертте синоптик.

Әмир абый чын җәй июньнең 15еннән соң киләчәк дип фаразлый. Җәй әйбәт булыр, дип сөендерә. Май ахыры, июнь башында шактый гына эссе көтеләчәк. «Хәзер яңгырның иң кирәк чагы. Җил һаман төньяк-көнчыгыштан исә. Бабайлар бу салкын җилне яратмый. Туфракны киптерә ул», – ди Әмир Шәрәфиев.

Май сынамышлары Май салкын булса, иген уңар. Май җылы килсә, җәй башы салкын булыр. Май коңгызы күп булу – корылыкка. Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә зыян. Майда яңгыр күп яуса, сентябрь коры килер.

 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.05.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»