поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.06.2011 Дин

Болгарны зиярәт итик!

Быел «Изге Болгар җыены» 18 июньда булачак. Төп тантаналар сәгать унда башланыр дип көтелә. Быел җыен кысаларында көтелгән мөһим вакыйга булачак. Сәхабә каберенә символик билге ачылачак.

Тарихи яктан шулай килеп чыккан: безнең беренче милли башкалаларыбыз — Биләр белән Болгар, җирле халыкны тулысынча юк иткән басып алучылар тарафыннан җимерелгән, хәзергечә әйтсәк, монда геноцид башкарылган. Төп халыкка моңда урнашу тыелган, революциягә кадәр Болгар (Спасск) һәм Биләрдә татарлар яшәмәгән. Мөселман чорыннан калган корылмалар — мәчетләр, манаралар, төрбәләр һәм башкалар тәреләр белән ямьсезләндерелгән, бозылган, монда монастырь булган. Күрүебезчә, моның барысы да халыкның данлы мөселман үткәне турында хәтереннән алып ташлау өчен эшләнгән. Шуңа да карамастан, гасырлар дәвамында халык үз башкалалары турында онытмаган, монда сәхабәләр каберләре янында Аллаһыга гыйбадәт кылу, геноцид корбаннарын искә алу өчен, һәрвакыт динле кешеләр килгән, мәсәлән, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең ким дигәндә ике тапкыр Болгарга килүе, кече манарага менүе, монда үлгәннәр истәлегенә мәрсияләр язуы һәм моның турында язма калдыруы мәгълүм. Ул безнең бабаларыбызга Исламны кабул итәргә ярдәм итүче сәхабәнең — Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.) көрәштәшенең дә каберен табарга омтылган. Шулай ук Р. Фәхретдин май аенда Болгарга килеп шушы изге урыннарны зиярәт иткән.

 

Мондый зиярәт кылулар, һичшиксез колониаль хакимиятнең ачуын кабарткан. Патша җандармериясе муллалар арасындагы үзенең түләүле шымчылары аша, имеш Болгарга зиярәт кылу күпаллалык булганга күрә, анда бару тыела дигән провокацион имеш-мимешләр тарата. Кызганычка каршы, бүгенге көндә дә заманча муллалар арасында нигез ташлары урынына мөселман кабер ташларын кулланып Болгарда чиркәүләр төзүче православие идеологларының коллары пәйда була. Бу наданнар Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин кебек бөек галимнәрне ачыктан-ачык диннән читкә тайпылуда һәм күпаллалыкта гаепләүдән дә тартынмыйлар.

 

Һәркем өчен дә кадерле булган каберләр урнашкан истәлекле урыннар, торак пунктлар һәр илдә һәм һәр халыкта да бар. Мәсәлән, Бадр һәм Үхүд янындагы сугыш шәһитләренең каберләре яки Босния-Герцеговинадагы Сребреница, Польшадагы Освенцим һ.б. Бу урыннарга искә алу өчен күп кешеләр җыела һәм бу бик гадәти, монда бернинди ширек тә юк. Чөнки бу урыннарда бары тик Аллаһыга гына гыйбадәт кылына. Ширек белән төрле җирдә шөгыльләнергә мөмкин, хәтта Мәккәдә дә. Нинди дә булса торак пунктларына бару тыела, ширек була дип әйтергә ярамый — бу наданлык. Әгәр кем дә булса Кәгъбә янында Аллаһыга түгел, ә Кәгъбәгә табынса яки берәр мәчеттә ярымайга табынса — ул ширек кыла. Шул рәвешчә үк Җирнең теләсә нинди урынында Аллаһыга гыйбадәт кылырга була, чөнки ул Аллаһының рәхимлелеге белән мәчет итеп яратылган һәм монда чыгармалар була алмый.

 

Бүгенге пропаганданың координацияле булуын искәртеп китми мөмкин түгел — кешеләрне тырышып, мәсәлән, Куликово кырына җыялар һәм бик тырышып Болгар һәм Биләргә кертмәскә омтылалар. Максаты билгеле — халыкны тарихи хәтердән мәхрүм итү. Ә инде өч мәчетне зиярәт итү хәдисенә килгәндә, аның мәгънәсе савап күләме буенча башка мәчетләр бер дәрәҗәдә тигез булуында. Әгәр Мәккә мәчетендә укылган намаз савабы буенча 100 мең намазга тигез булса, Мәдинәдә укылганы — бер меңгә, ә Көдстәгесе — 500 гә, ә калганнары дәрәҗәләре ягыннан тигез. Күрүебезчә, әҗернең өстенлеге өчен башка мәчет эзләп йөрүдән мәгънә юк,  янәшәдә булганына йөрергә дә мөмкин. Әмма әгәр артыграк әҗергә ирешү максаты куелмаган икән, ул чакта башка мәчетләргә бару тыелмый. Мәсәлән, әгәр син сайланган мәчетләр күпкә саваплырак дип уйламасаң, теләсә нинди Чаллы мәчетенә яки Казанның теләсә кайсы  мәчетенә бару тыелмый. Әлеге хәдисне бу рәвешчә аңлау күп кешегә хас. Казан кремлендә җомга намазын уку белән бергә үткән Кол Шәриф мәчете ачылу шуны күрсәтте. Бу намазда гарәп илләреннән күп кенә кунаклар, шул исәптән, Россиядәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге илчесе җитәкчелегендә Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе дә катнашты. Әгәр өч атап кителгән мәчеттән кала башка мәчетләрдә булу тыелса, алар, әлбәттә, килмәгән булырлар иде. Шулай итеп, бу хәдис өч мәчеттән кала бар мәчетләр өчен дә әҗернең тигез булуын күрсәтә, ягъни әгәр синең мәхәлләдә урнашмаган мәчеткә барган өчен артыграк савап булмавын аңлап, сәяхәт башка сәбәпләр белән кылынса, башка мәчетләрдә булу да тыелмый.

 

Өстәвенә, Болгарда һәм Биләрдә зиярәт кылу урынында мәчетләр түгел, ә каберлекләр урнашкан. Шул рәвешчә, мәчетләр бу шәһәрләргә сәяхәт кылуның максаты була алмый һәм югарыда китерелгән хәдис бу очракта урынсыз.


Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»