поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июнь
  • Венера Гәрәева (1943-2020) - педагог
  • Мансур Хәсәнов (1930-2010) - галим
  • Кыям Миңлебаев (1929-2005) - журналист
  • Наҗия Теркулова (1929-2016) - җырчы
  • Резидә Макуева (1962-2023) - журналист
  • Клара Таҗиева - музыка белгече
  • Роза Сәхаветдинова - композитор
  • Артур Шугаепов - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
22.05.2024 Җәмгыять

Кунаклар алдында хурлыкка калыр идем

Бер атна үтсә дә, мин һаман шок хәлендә. Тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Гафу итегез безне, зинһар...

Дустым кияүгә чыкты. Узган атнада гына туен билгеләп үттек. Кәләшнең шаһиты идем.
 
...Кадрия белән без беренче сыйныфтан ук дус. Бер бистәдә үстек. Һәрчак бергә булдык. Мәктәптән соң югары уку йортына укырга кердек. Булачак икътисадчылар. Кадрия гаиләсен дә яхшы беләм. Кадриядән унбиш яшькә өлкәнрәк Сания исемле апасы бар. Финляндиядә яши, Россиягә сирәк кайта. Сеңлесенә туй бүләге итеп акча җибәргән, туйга кайтмаган. Әмма сүз бу турыда түгел, ә Кадриянең гаиләсе турында.
 
Кадриянең әтисе Минсәгыйрь абый – шәп кеше. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Балаларны бик ярата. Без кечкенә чакта ул һәрвакыт безнең белән иде. Әти-әниләребез безне җәй көне буага су коенырга җибәрмәде. Чөнки бер көтү баланы ничек берүзләрен чыгарып җибәрәсең, ди. Безгә һәрвакыт Минсәгыйрь абый ярдәмгә килде. Барыбызны җыя да, буага алып китә. Без коенабыз, ә ул яр буенда безнең куркынычсызлыкны кайгыртып утыра һәм тирәнгәрәк кермәсеннәр, дип күзәтә.
 
Аннары барыбызны җыя да, тезеп куя, саный һәм команда бирә: «Әйдәгез, дускайлар, марш! Өйләрегезгә!» Без, бер төркем балалар, аны үлеп яраттык. Ул безне җиләк һәм гөмбәләр җыярга алып бара, кыш көне боз тавын катырырга булыша. Кыскасы, чын дустыбыз иде. Без аның кайвакыт тотлыгуын да сизмәдек. Һәм беркем дә аны моның өчен үчекләмәде. Минсәгыйрь абый гомере буе урманчы булып эшләде һәм бүген дә урманда эшли. Урманда һәр чыршыны, һәр усакны белә. Менә шундый ул Кадриянең әтисе.
 
Кадриянең әнисе Рәйсә апа – шулай ук бик яхшы хатын. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел. Хат ташучы булып эшли. Көн саен күрше авылга почта бүлегенә йөри. Барлык пенсионерлар да аны чын күңеленнән ярата, үз итә. Алар өчен ул сердәшче, киңәшче дә, бердәнбер яңалык чыганагы да. Пенсия дә алып килә, шунда ук коммуналь хезмәтләр өчен түлисең. Беркайчан да беркемне дә кире какмый, кайчан гына килсәң дә, өенә алып кереп чәй эчертеп чыгара. Искиткеч хатын. Кадриянеке кебек әти-әни турында кайберәүләр хыяллана гына. Ә Кадрияне аларның ничек яратканнарын белсәгез сез – бу аерым сөйләрлек тарих.
 
Кадрия – соң туган бала. Аның әти-әнисе кече кызларын бик нык яратып үстерделәр, аның өчен барысын да эшләргә әзерләр. Үзләре кием, башкалардан баш тартырлар, бары Кадрия генә бәхетле булсын. Ни сораса, шуны сатып алалар, кызларының теләге алар өчен закон иде.
 
Кадрия моны яхшы белеп, әти-әнисенең мәхәббәтеннән тулысынча файдаланды. Ул һәрвакыт иң яхшы күлмәк һәм туфли кия, иң яхшы телефон да аңарда. Хәзер апасы да аңа булыша. Укуы өчен акча җибәрә. Мөгаен, берәрсе минем турында көнләшәдер бу, дип әйтер. Юк, тамчы да көнләшмим. Байлык турында сөйләргә теләмим, игьтибарны тормышның әхлакый ягына юнәлтәсем килә...
Шулай итеп, туй турында. Мине шаккатырганы шунда булды. Кадрия бишенче буын интеллигентка, деканның оныгына кияүгә чыкты. Егет – шәп кияү. Кадрия әйтүенчә, улларының гади авыл кызына өйләнүенә әти-әнисе каршы төшкән. Ләкин Кадриягә башы-аягы белән гашыйк булган егет үз сүзендә нык торган. Аны үгетләп тә караганнар, сүккәннәр дә, ләкин ул беркемне тыңламаган: йә Кадрия, йә мин өйдән чыгып китәм һәм башка мине күрмәячәксез, дип кырт кискән. Кыскасы, бу тарткалашуда кияү җиңеп чыккан.
Менә туй да булды. Яшьләрне исәпкә алмаганда, бу туй түгел, ә ниндидер консилиум яки фәнни совет утырышын хәтерләтте. Чакырылганнарның күпчелеге – профессорлар һәм университет укытучылары. Ләкин... Күз алдына китерәсезме, Кадрия әти-әнисен туйга чакырмаган. Аңардан: “Кадрия, Минсәгыйрь абый белән Рәйсә апа кайда соң?” – дип сорадым. Беләсезме, ул миңа нәрсә дип җавап бирде? “Алар булмаячак”, – диде коры гына. Башта ышанмадым, шаярта дип уйладым. Ә ЗАГСта теркәлү үткәннән соң, шаяртмаганын аңладым.
 
Ресторанда аның әти-әнисе урыннарында – кәләшнең туганнан туган апасы Гәүһәр апа һәм аның ире Дамир абый утыра. Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшли. Билгеле инде, теге интеллигентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, кәләшнең әти-әнисе ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдаган.
 
– Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар, – дим.
 
Моңа ул тыныч кына:
– Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем. Үзләрен тота белмиләр, авызларын шапылдатып ашыйлар, әти тотлыга, сүз ясап сөйләшә белми. Алар бу профессорлар янында бер чебеш кенә бит. Син үзеңне минем урыныма куеп кара, – дип җавап бирде.
Дәшмәдем, тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Минсәгыйрь абый, Рәйсә апа, гафу итегез безне, зинһар...
 
Ләйсән Таһирова.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»