|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.05.2024 Интернет
Альбина Харисова: Блогым айга 100 мең сумнан артык табыш китерә19 май интернетның туган көне иде. Күпләр, интернет, дигәч, социаль челтәрләрне һәм блогерларны күз алдына китерәдер. Соңгы арада татар интернеты татар эстрадасын хәтерләтә: блогерлар җырчылар кебек «үрчи». Ә блогер – кем ул, гомумән? Ул нинди булырга тиеш? Безнең татар блогерларының матди хәле ничек? Альбина Харисова (Альбинуш, 72,4 мең язылучысы бар): – Блог алып бару – минем бүгенге төп эшем, төп керем чыганагым. Айга якынча 100 мең сумнан артык табыш китерә. Мин үзем яраткан эшне таптым, шуңа мин бик бәхетле. Блогер булганыма аз гына да үкенгәнем булмады. Минем өчен блогер – үз тормышын ничек бар, шулай күрсәтә алган кеше. Ниндидер сценарий, кагыйдәләр буенча эшли торган сәхифә ул – интернет-бизнес, миңа калса.
--- |
Иң күп укылган
|