|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2024 Сәясәт
Актаныш районы экс-главасы Энгель Фәттахов тоткарланган, өендә тентү бараАктаныш районы экс-главасы Энгель Фәттахов ришвәт эше буенча тоткарланган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе оперативниклары аның өендә тентүләр үткәрә, дип яза үз чыганакларына сылтама белән «Бизнес Онлайн». Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы – ТР буенча Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк, дип билгеләп үтә БО. Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган, дип шикләнәләр (РФ ҖК 290нчы маддәсе). Чыганак хәбәр итүенчә, сүз 20 млн сум турында барырга мөмкин. Акчаның нәрсә өчен бирелгәне әлегә әйтелми. Фото: «Бизнес Онлайн».
--- |
Иң күп укылган
|