поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2011 Матбугат

Струков паркының “телсез күкеләре”

Самара шәһәре көне Струков паркында “Матбугат көне”н бәйрәм итүдән башланып китте. Үзенең унсигезенче туган көнен билгеләп үткән фестиваль Самара губернасының - 160, Самара шәһәренең 425 еллык юбилейларына багышланган иде.

Традиция буенча фестивальне Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Владимировна Цветкова башлап җибәрде. Кунакларны һәм оештыручыларны Самара шәһәр округы башлыгы Дмитрий Игоревич Азаров һәм шәһәр Думасы рәисе Александр Борисович Фетисов сәламләделәр. Дмитрий Азаров күптән түгел вафат булган журналист Эдуард Кондратовка “Самара шәһәр округының почетлы гражданы” исеме бирелүе һәм журналистлар һәм язучылар арасында аның исемендәге конкурс игълан ителүе турында әйтеп үтте.

 

Шуннан соң 20дән артык матбугат чаралары үзләренә билгеләнгән мәйданчыкларда берсеннән-берсе кызыклырак программалар күрсәтә башладылар: бию һәм җыр коллективлары, фокусчылар һәм клоуннар чыгышлары, конкурслар, спорт ярышлары, күргәзмәләр, һәм башка кызыклы чыгышлар килгән халыкны үз тирәсенә җыйды һәм редакцияләр коллективларына һәм халыкка үзара аралашырга мөмкинлек бирде. Биредә “ТЕРРА”, “Скат”, “Губерния”, “Самара-ГИС” телеканаллары, “Волжская коммуна”, “Самарская газета”, “Репортер. Самара”, “Социальная газета”, “Тюрьма и воля” газеталары һәм“Самара Максимум” радиосы редакцияләре чын шоу оештыра алдылар. Ә “Самара-ГИС” телеканалы фестивальне турыдан-туры телеэфирдан күрсәтеп торды.

 

Иң күп халык “Академикус”, “Яшь укытучы” һәм “Парус надежды” мәйданчыгы тирәсендә йөрде. “Парус надежды” инвалидлар газетасын нәшер итүчеләр һәм укучылар биредә үзләренең кул эшләре күргәзмәсен оештырганнар иде. Соңгы елларда инвалидларга дәүләт игътибары артып китте.

 

Алар үзара спорт ярышлары уздыралар, эшли алганнарына эшкә урнашу мөмкинлеге тудырыла. Кыскасы, инвалидлар бикләнеп яткан фатирларыннан халык арасына чыга һәм мөмкин кадәр тулы тормыш белән яшәргә өйрәнә башладылар. “Парус надежды” газетасы аларга дөньяга яраклашырга, дуслар, фикердәшләр табарга ярдәм итә. Менә биредә дә алар яңа дусларын таптылар.

 

Ә паркның сул ягындарак яшьләрнең “М1“ яңа телевизион каналы зур гына сәхнә корган һәм клуб музыкасы кабызып куйган. Әлбәттә, бу музыканы ишеткән яшьләр шул тирәгә җыелдылар һәм тора-бара кыюланып китеп, дискотека барлыкка китерделәр. Яшьләргә ни кирәк тагын: бию һәм музыка булса, аларга башка берни дә кирәкми...

 

“Репортер” газетасы иң кызыклы викторина, “Журналист СамГУ” иң оригиналь режиссура”, “TV-PRESS Неделя”, “Дебют”, “Ваша скидка на Все” газеталары һәм “Алло-Самара” телефон-белешмә китабы иң яхшы уеннар оештырганнар иде...

 

Ә менә Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче милли газеталарны, шул исәптән “Волжская коммуна” газетасы һәм “Губерния” телеканалы белән бергә бер мәйданчыкны биләгән “Бердәмлек”не быел беркем ишетмәде дә, күрмәде дә дияргә була. Әйе, бу юлы “Бердәмлек”кә глобализация чирен үз җилкәсендә татырга туры килде.

 

Матбугат көненә әзерлек башланганда ук Самара Халыклар дуслыгы йорты канаты астында чыгып килүче чуаш, башкорт, мордва, украин һәм башка милли газеталар белән бергәләп бер мәйданчык алып, милли җыр-биюләр, милли уеннар оештырырга планнар корып куйган идек. Аннан безгә “Губерния” телеканалы һәм “Волжская коммуна” газетасы белән уртак мәйданчык тәкъдим иттеләр. Без “олы иптәшләр” белән бергә тагын да күңеллерәк, масштаблырак бәйрәм үткәрәсебезгә инанып, җиң сызганып эшкә керешмәкче идек. Тик аларның үз планнары, үз программасы инде әзер булган икән, һәм Самараның Халыклар дуслыгы йорты да, “Бердәмлек” тә, башка милли газеталар да аларның планнарына партнер буларак кына сыя алдылар, һәм программа азагында гына берникадәр вакыт бирелде.

 

Шулай да, Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче үзәкләр дә, милли газеталар да фестивальгә әзерләнеп килгәннәр иде. Милли газеталар куелган стендлар, милли киемнәр киеп фоторәсемгә төшүләр, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган конкурслар, күптәнге дустыбыз Разия ханым Әюпова алып килгән милли ризыклар белән сыйлау – болар барысы да милли газеталарга халык игътибарын җәлеп итү өчен эшләнгән иде. Халык та безнең тирәдә йөрде, газеталарыбызны алды, язылды, милли киемнәр киеп фотосурәткә төште. Димәк, милли басмаларга игътибар халык ягыннан юк түгел. Дмитрий Азаров, Александр Фетисов, Ирина Цветкова да безнең милли газеталар тезеп куелган өстәлләр янында тукталдылар: милли киемнәр киеп фоторәсемгә төштеләр, “Ыргыз” газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова алып килгән башкорт халык эчемлеге кумыс белән сыйландылар. Шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның кулын кысып, редакциябезгә үзе килеп, сайлаулар алдыннан биргән наказларыбызның үтәлүе турында хисап-интервью бирергә вәгъдә итте.

 

Ә менә өлкәбезнең төп басмасы булып саналган “Волжская коммуна” һәм “Губерния” телеканалының безгә карата күңел киңлеге җитешеп бетмәде ахыры. Милли газеталарның редакторларына берничә минутка сәхнәгә менәргә рөхсәт итсәләр дә, артык сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Безнең мөхәрриребез генә әрсезләнеп, “Бердәмлек” һәм төрле милләт халыкларының дуслыгы хакында берничә сүз кыстыра алды.

 

Һәр елны “Бердәмлек” мәйданчыгында рәхәтләнеп күңел ача торган дусларыбыз да яныбызда күңелсезләнеп кенә басып тордылар, чөнки бу юлы биредә татар көе дә, башка милләтләрнең моңнары да яңгыратылмады. Әзерләп килгән милли уеннарыбыздан балалар арасында “Үз-үзеңә бүләк кисеп ал”ны гына уздыра алдык. Ә менә капчык киеп, кашыкка күкәй салып йөгерү кебекләренә сәхнәдән яңгыраган көчле рус музыкасы комачаулады. Иң аянычлысы шул булды: фестивальгә нәтиҗәләр ясаганда “Волжская коммуна” һәм “Губерния” телеканаллары мәйданчыгына беренче урын бирелүе турында игълан ителсә дә, шул ук сәхнәдә чыгыш ясаган Халыклар дуслыгы йортының төрле милләт үзешчәннәре турында да, милли газеталар турында да ләм-мим бер сүз яңгырамады. Әйе, милли үзәкләр һәм милли газеталар бу тормыш бәйрәмендә “телсез күке” буларак кына катнаштылар, күрәсең.

 

Хөкүмәт милли проблемаларга йөзе белән борылып килә. Ә менә кайберәүләр хөкүмәт сәясәтен әле аңлап бетерми, күрәсең. Югыйсә, башларын чак кына борып карасалар да, аллы-гөлле милли киемнәргә киенеп килгән һәм бик матур чыгыш ясаган Халыклар дуслыгы йортының зур коллективының да, андагы милли газеталарның да дөньяда барлыгын күрми калмаслар иде.

 

 

 

 

Дмитрий АЗАРОВ "Бердәмлек"нең баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН һәм "Ыргыз" редакторы Сәлимә КРАСНОВА-ИГЕНБЕТОВА белән сөйләшә.

 

 

Шушы милли газеталар Халыклар дуслыгы йортында чыгарыла.

 

Югарыдагы рәсемдә "Ялкынлы яшьлек" ансамбле.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 23 | 04.06.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»