поиск новостей
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Февраль
  • Шаһинур Мостафин (1948-2020) - язучы
  • Рафаил Хәкимов - дәүләт эшлеклесе
  • Галия Измайлова (1923-2010) - балет биючесе
  • Рамилә Сәхабетдинова - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
19.08.2008 Авто

МАШИНАҢНЫ САТА БАШЛАСАҢ, АВАРИЯГӘ ЮЛЫГЫРСЫҢ

Марат Мухин һәм Дилә Нигъмәтуллина. Берсе җырларны яза, икенчесе җырлый. Икесенә бер машина – “Опель Астра”. Рульне алар ничек бүлешә? Җырлы гаилә белән машиналары турында сөйләштек.

 

- Марат, ни өчен “Астра”?

 

- Тюльпаннар булмады чөнки (көлә). Ә, чынлап әйткәндә, бу бик шәп машина. Моңарчы “КИА Спектра”да йөрдек. “Астра” аңа караганда уңайлырак, подвескасы катырак, борылышларга яхшырак керә.

 

- Кара машина алгансыз икән.

 

- Кызыл һәм кара арасында сайландык. Караны “завод загары” дип йөртәм (көлә).

 

- Машинаның хуҗасы бер булырга тиеш диләр. Сездә кем “хуҗарак”?

 

- Дилә, әлбәттә. Без аны Диләнең туган көненә алдык бит. Май аенда Чаллыга “Опель Корса” карарга барган идек. Шунда “Астра” алырга үгетләделәр. Классы да югарырак, зуррак та.

 

- Әмма бит күп егетләр рульдәге хатын-кызга бик куркып карый.

 

- Дилә бик яхшы йөри машинада. Мин курыкмыйм. Дөрес, ерак юлларга чыкканда үзем утырам. Ә болай – гел Дилә. Хатының машина йөрткәндә бик уңайлы, чөнки янында сыра эчеп бара аласың (көлә).

 

- Дилә, гастрольләргә дә шуның белән йөрисезме?

 

- Әйе. Әмма зур “солянка” концертларга автобуска төяп алып баралар.

 

- Машинагыз кайда “яши”?

 

- Стоянкада. Өйдән ерак түгел. Аена 1200 түлибез.

 

- “Спектра”ны сагынмыйсыңмы?

 

- Без аны танышыбызга саттык. Ул үз бәясенә караганда шулай ук яхшы машина дип саныйм. Машинаны сата башласаң, һичшиксез, авариягә юлыгырсың диләр. Бу ышану безне дә читләтеп үтмәде. Сатабыз дигәндә генә сәгатенә 70 км тизлек белән алдыбызга “Субару Форестер” килеп керде. Ул аварияне Илнар Сәйфиев та күрде әле. Шул тирәдән үтеп баруы булган. 

 

- Юлда куркынычсызлык каешларын эләктерәсезме? Телефоннан сөйләшмәскә дигән кагыйдәне үтисезме?

 

- Каешларны һәрвакыт эләктерәбез. Ә телефонга килгәндә, Марат миңа bluetooth җиһазы булган магнитола бүләк итте. Сөйләшкәндә кулларым буш.

 

- Марат, бер машинаны бүлешү кыен бит. Үзеңә дә алырга җыенмыйсыңмы?

 

- Җыенам. “Мазда” яки яңа “Фокус” булыр, мөгаен. Алга таба күз күрер.

 

P.S. Бүген иң арзан “Опель Астра” 447 мең сум тора. Иң арзан “КИА Спектра” – 342 мең.


Булат ЗАКИРОВ
Ирек мәйданы
№ 7 | 15.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы