|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.05.2024 Шоу-бизнес
Марат Галимов белән Марсель Вәгыйзов лотореядә отканнар
Марат Галимов белән Марсель Вәгыйзовка бәхет елмайган. Ике җырчы да лотереядә катнашып, җиңеп чыкканнар. Ресторан ачканда Марат та, Марсель дә бәхетләрен сынап карарга булган. “Дустың өчен дога кылсаң, фәрештәләр дога кылучыга да шуны ук теләп торыр”, яки ике җырчы лотереядә отканнар. – Иң беренче бәхетле билет миңа чыкты. Чәчәк ботагы җиңдем. Ә Марсель 4 еллык эмиз запасы отты. Мине дә сыйлыйм дип сүз бирде. Көтәм-көтәм, юк әле (көлә), – ди Марат.
– Марат догасы белән җиңдем. Намаз укырга тыныч күңел белән төшеп киттем, гомеремдә бернәрсә дә бушка алганым юк, барыбер җиңмим дим уйладым. Без намаздан менгәнче Маратның билеты чыккан, бүләккә чәчәк бирделәр. Бүләкләр уйнату дәвам итте, ике еллык эмиз запасына хуҗа эзләгәндә Марат догаларын укый башлады. “Марсельгә чыкса ярар иде”, – ди. Өч еллык запаны уйнатып җиңүче исемен әйтер алдыннан Марат: “Марсель Вәгыйзов!” – дип кычкырды. Алып баручы: “Юк инде, монда башка кешенең исеме”,– ди. 4 еллык запасны уйнатканда лотерея билетын алып бетергәнче үк: “Марсель Вәгыйзов!” – дип кычкырды. Чыннан да, туры килде бит. 4 еллык запас эмиз оттым. Исламда шундый әйбер бар бит: “Дустың өчен дога кылсаң, фәрештәләр дога кылучыга да шуны ук теләп торыр”, – диләр. Әлегә Марат эмиз отмады әле, әмма мин аның белән бүлешәчәкмен, – дип сөйләде җырчы.
Фото: https://rais.tatarstan.ru/
--- |
Иң күп укылган
|