|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2024 Сәясәт
Иран Президенты Раиси һәлак булган - РИА НовостиВертолет һәлакәте вакытында Ислам Иран Республикасы Президенты Сәед Эбраһим Раиси, Иранның Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Хосейн Амир Абдоллахиан, Азәрбәйҗаннан кайтып килә торган делегациянең башка барлык әгъзалары үлгән, дип яза РИА Новости Mehr агентлыгына сылтама белән. «Иран Президенты һәм аны озата баручылар вертолет белән фаҗигадә һәлак булды. Эбрахим Раиси, илебез президенты, Иранның төньяк-көнбатышында таулы районда вертолет һәлакәтендә үлде. Тышкы эшләр министры Хоссейн Амир Абдоллахиан да һәлак булучылар арасында», диелә агентлык хәбәрендә. Вертолетта президент белән Тышкы эшләр министрлыгы башлыгыннан кала, Тебриз имамы Мохаммад Али аль-Хашем, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, вертолет экипажы һәм бер сакчы була, диелә хәбәрдә.
Соңрак Иран вице-президенты Мохсен Мансури Раиси һәлак булу турында хәбәрне раслады, дип хәбәр итте РИА Новости.
Иранның Кызыл Хач оешмасы президент белән Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы һәлак булуын хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Һәлакәткән очраган вертолетны тапкач, тере пассажирлар табылмады», – дигән Кызыл Хач башлыгы Пир Хосейн Коливанд IRIB телеканалы эфирында.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|