поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.06.2011 Җәмгыять

Полиция сезгә якынаямы?

Участок полициясе хезмәткәре халык белән һәр квартал саен очрашып торырга тиеш булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгы алар өчен әнә шундый рухтагы яңа инструкция әзерләгән. Очрашулар кичен йә ял көннәрендә оештырылып, аларда эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре дә катнашачак. Мондый җыелышларның кайда һәм ничек үткәрелүе әлегә ахырына хәтле уйланып бетерелмәсә дә, белгечләр идеяне уңай бәяләгән. Ә сез бу яңалыкка ничек карыйсыз?

Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:

 

– Участок полициясе хезмәткәре халыкка мөмкин ка­дәр якынрак булырга тиеш. Аңа караган территориядә яшәүчеләр белән даими аралашып торуны таләп иткән кагыйдәләр дә бу өлкәдәге эшчәнлекне нәтиҗәлерәк ясар, дип уйлыйм. Мин үзе­безнең “участковый” белән таныш анысы, калганнар өчен дә бу кеше “ни беләндер шө­гыльләнүче әллә кем” булудан туктаса, яхшы булыр иде.

 

Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

 

– Халыкның полиция бе­лән элемтәгә керәсе килми. Миңа гына тимәгез, дип яши. Болай булганда, участок полициясе хезмәткәре, өстән боерык килгәнгә генә үтәлгән эше буенча отчетлар язып ята. Вәзгыять киләчәктә шундыйрак рухта барганда, бернинди очрашулар да ярдәм итмәячәк, полиция хезмәткәрләренең эше дә яхшырмаячак. Жәмгыятьнең бу ике катламы бергә эш итәргә, ул гына да түгел, “погонлылар”­ны халык тәрбияләргә тиеш. Моның өчен исә коры ка­гыйдә-боерыклар гына җит­ми, кешедә кызыксыну уятырга кирәк.

 

Диана ӘХМӘТШИНА, башкаланың Идел буе районы мәшгульлек үзәгенең бүлек мөдире:

 

– Моның уңай ягы бар, билгеле. Ким дигәндә, халык үзенең участок полициясе хезмәткәренең кем икәнен беләчәк. Чөнки хәзер күпләр өчен әлеге кеше нәрсәдер язып, берни дә эшләми торган әкият персонажын хә­терләтә. Бәлки шул рәвешле полиция хезмәткәренең абруе күтәрелер. Ихтирам казанган хезмәткәргә яшьләрнең “тиле” адымнарын тыюы да җиңелрәк булыр иде. Халык эйтмешли, мәче булган йортта тычкан котырмый.

 

Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:

 

– Полиция хезмәткәре – гади халыкны авырлыклардан, куркыныч хәлләрдән саклап, яклап торучы ул. Шунлыктан аларның даими рә­вештә җыелышлар уздырып, үзенә мө­рәҗәгать итәргә тиешле ке­шеләр белән элемтәгә кереп торуы яхшы күренеш булыр иде. Мин, мәсәлән, үзе­безнең участок полициясе хезмәткәрен күргәнем юк, аның кем икәнен дә, кайда утыруын да, телефон номерын да белмим. Үземә кирәк вакытта кая мө­рәҗәгать итә­сен дә чамаламыйм. Ә бит алар халык белән эшләргә тиеш.

 

Равилә ГАЛИЕВА, ике бала белән өйдә утыра:

 

– Болай мәҗбүри рәвештә генә оештырылган очрашулар полиция эшчәнлеген уңай якка үзгәртә алмый. Аларда ярдәм итәргә теләк булырга тиеш. Полиция участогы хезмәткәрләренең кә­газь тутыру кебек вак-төяк эшләре генә артачак. Болай да әллә ни эшләмәгән “полицейскилар”, “миңа доклад ясарга кирәк”, дигән сылтау белән бүлмәсендә бикләнеп утыруны дәвам итәчәк. Өч айдан өч айга очрашып тору гына җитми, халыкның тормышы, көнкүреше белән атна саен кызыксынып торырга, кабул итү өчен ачык булырга киңәш итәр идем мин аларга.



Ватаным Татарстан
№ 102 | 04.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»