|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2011 Экология
Су өчен сугыш башланганчы...4 июньдә – Кечкенә елгалар һәм инешләрне, ә 5 июньдә Тирә-юнь мохитне саклау көнен билгеләп үтәбез. Әлбәттә, хакимият өчен дә, аңлы халык өчен дә бу темалар бик актуаль. Менә үткән елның көзендә губернада “Самара өлкәсенең кечкенә елгалары” акциясе уздырылган иде. Акциядә катнашучылар Самара, Сок, Татьянка, Падовка елгалары һәм Красный Пахарь cовхозындагы күл ярлары буенча рейдлар үткәрделәр һәм Сок һәм Самара елгаларының ярлары, пляжлар көнкүреш чүп-чарларына күмелеп ята, дигән нәтиҗә ясадылар.Татьянка елгасы ярлары бик үк чүпле түгел, чөнки биредә яшәүчеләр һәм волонтерлар аның ярларын чистартып торалар. Ә менә елга төбеннән үткәрелгән торбалар әледән-әле тишелеп, елгага чистартылмаган шакшы су агызалар. Шулай ук моторлы көймә базаларының да тар гына Татьянкада урнашуы аның экосистемасын җимерә.
Ә Падовка елгасын экологлар үле елга дип таныдылар. Чөнки ул хәзер сасып беткән канауны хәтерләтә: “Стройфарфор” заводыннан аңа минутына берничә кубометр бер көнне кызыл, икенче көнне зәңгәр, өченче көнне яшелле-сарылы су агып керә. Ярларында төзелештән калган чүп-чар, автомобиль шиннары, эчереп ятучы өемнәр калка. Елгадан ерак тарафларга сасыган су исләре тарала. Красный Пахарь бистәсендәге күлләр дә ике катлы 11 йорттан агып чыккан шакшы сулар белән агуланып ята. Мондый мохитта нинди дә булса эпидемиянең озак көттермәве көн кебек ачык.
Шушы акциянең максаты – үлеп баручы кечкенә елгачыкларыбызның язмышына халыкның һәм хакимиятнең игътибарын җәлеп итү иде.
Менә кыш узды, ә нәрсә үзгәрде? Язгы сулар елга ярларындагы пычракларның беразын үзләре белән зур елгаларга, диңгезләргә алып киттеләр. Шулай итеп елның-елында промышленность һәм көнкүреш калдыклары зур елгалар, диңгезләр төбенә өелә бара. Ә дачаларыннан, йортларыннан җыйган чүп-чарны халык яңадан яр буйларына ташып өйде. Кая илтсеннәр соң? Күпчелек дача массивлары һәм шәхси йортлар янында чүп контейнерлары куелмаган. Булганнары тирәсендә контейнерлардан да зур чүп өемнәре җәелеп ята, чөнки аларны җыеп алучы кешеләр дә, машиналар да җитеп бетми. Гомумән, Самарада чүп-чар проблемасы бик җитди тора: халыкта аны аерып җыю культурасы, ә шәһәрдә чүп эшкәртү заводы юк.
Балык башыннан чери, диләр. Гаиләдә ата-ана балаларын тәртипкә өйрәтеп үстермәсә, алар гомер буе шапшаклыкта яшиләр. Хакимият тә, ата-ана кебек үк, үзенең граҗданнарын чисталык, тәртип сөючәнлеккә өйрәтергә тиеш. Ә моның өчен массакүләм матбугат чаралары аша халыкка һәм производство җитәкчеләренә чүп-чарның ниндиен кая җыеп, кая илтергә икәнлеген тукып торырга, завод-фабрикалардан агып чыккан шакшы суларны, торбасыннан һавага күтәрелгән төтенне тикшерергә, штраф салырга, намуссыз түрәләр ришвәтеннән баш тартып, дөреслек өчен көрәш алып барырга, чүп-чар яндыру заводы төзү өчен акча табарга кирәк. Шуннан соң гына елгалар һәм күлләр, шәһәрләр һәм авыллар чисталыгы турында сүз йөртә башларга мөмкин булачак. Ә моңа кадәр үткәрелгән рейдлар да, матбугат чараларындагы ачуланулар да һавада йодрык селкетү генә булып калачаклар.
Күрәзәче Ванга бер йотым суга кытлык кичерәячәгебезне, су аркасында зур сугышлар булачагын әйтеп калдырган. Эш алга таба да шулай барса, ул көн озак көттермәс, ахырсы. Башта Падовка, аннан Сок, аннан Идел суы сасыса, нишләрбез?
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|