|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2024 Криминал
![]() Мәктәп директоры исерек килеш кеше таптаганБашкортстанда Зилаер районара суды мәгариф учреждениесенең элеккеге директорына "машина йөрткән кешенең исерек килеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, битарафлык аркасында кеше үлеменә китерүе" маддәсе нигезендә хөкем карары чыгарды. Прокуратура матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2023 елның маенда хатын-кыз, Сабыр авылы юлы буенда туктап, машинасы янында дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корган. Машинасын кабызгач, ул транспорт чарасы алдында басып торган хатын-кызларның берсенә бәрелә. Авариядә алган җитди җәрәхәтләр аркасында зыян күрүче вакыйга урында үлгән.
Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аны 2 ел да 6 ай төрмә срогына хөкем иткән. Элекке мәктәп директорын ел ярымга транспорт чараларын йөртүгә кагылышлы эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Җәза срогын ул колония-поселениедә үткәрәчәк. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:Ксения Калинина. / bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|