поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.06.2011 Ир белән хатын

Африка килене Раилә

Рус кешесе белән үзебезнең татар гаилә корганда да, туганнар һәм дуслар моңа еш кына ризасызлык белдерә. Бу бер дә юкка түгел, чөнки төрле милләт, бигрәк тә төрле дин кешеләре арасында каршылыклар күбрәк килеп чыга. Хуш, ә бит әле төрле раса кешеләре дә никахлашып, гаилә коралар. Африканың Чад иленнән килгән Мөхәммәт белән милләттәшебез Раилә Майу – әнә шундый парларның берсе.

Алар турында безгә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биотехнология һәм стандартизация факультетының декан урынбасары Рамил Файзрахманов сөйләгән иде. Без аларда кунак булдык. Үзләре әйтүенчә, аларга күп кенә газета, телевидение журналистлары килсә дә, гаилә тормышын беркемгә дә сөйләгәннәре юк иде. Беренче интервьюларын “Ватаным Татарстан”га бирәләр. 

Мөхәммәт 2002 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга килә. “Казанны бик яраттым. Монда белем алыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бу уку йортында биш ел укыганнан соң, кире туган ягыма кайтып киттем. 2009 елда исә кире Казанга килеп, аспирантурага кердем”,– дип сөйли ул.

– Бер киткәч, киредән кайтуыңның сәбәбе нидә? – дип соравыма, Мөхәммәт Раиләгә таба ымлады. Баксаң, үзебезнең Чаллы кызы кара тәнле егетнең йөрәген әсир иткән була.

– Аның белән өченче курста укыганда таныштым. Үзенең тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, динилеге белән күңелемне яулады. Киткәндә, мине кире киләчәкмен, без бергә булырбыз, дип вәгъдә биргән идем. Казанга кире кайтуга бер айдан никах укыттык. Бу язмыштыр инде. Без икебез дә төрле илдә, төрле тәрбиядә үссәк тә, бер гаилә булып яшәп киттек, – ди Мөхәмәт.

– Минем әнием, дусларым Мөхәммәткә кияүгә чыкканны хуплады гына. Чөнки алар барысы да аны бары тик яхшы яктан гына белә иде. Күз тимәсен, минем ирем тыйнак, яхшы күңелле, ярдәмчел, итагатьле, хатын–кызны хөрмәт итә. Әмма гаиләдә күп нәрсә хатын–кыздан торадыр дип уйлыйм. Берең дәшкәндә, берең эндәшмичә калудан да яхшысы да юк,– ди Райлә.

– Сүзгә килгәндә эндәшмәскә, аннан соң тынычлангач, бергә утырып сөйләшү кирәк, – дип саный гаилә башлыгы.

Мөхәммәт үзе күпбалалы гаиләдән. Африкада 6 апасы, 2 энесе бар. Телефоннан аралашып торалар. Каената белән каенана киленнәрен бары тик видео аша гына танып белә. “Мин өйләнәм, диюемә, әнием иң элек, булачак хатының нинди диндә, дип сорады. Ислам дигәч, берсүзсез риза булдылар. Хатынымның әнисе дә мине үз баласыдай якын күрә, мин дә аны үз әнием төсле яратам, хөрмәт итәм. Казанда яшәгәч, мондагы гореф–гадәтләрне үтәп яшим”,– ди ул. Мөхәммәт гарәпчә, французча, русча чиста итеп сөйләшә. Киләчәктә татар телен дә өйрәнмәкче. Әлегә “исәнмесез”, “хәлләр ничек”, “исән–сау булыгыз” дигән сүзләрне генә белә.

Яшьләр Мөхәмәт укуын тәмамалагач, Африкага китәргә җыеналар. Райлә исә, моңа каршы түгел. “Мин барысын да аңлап кияүгә чыктым. Бу минем язмышым. Ә язмыштан узмыш юк. Димәк, Ходай шулай кушкан”,– ди ул.

Яшь кенә булсалар да, биш вакыт намазын калдырмыйча, бер–берен хөрмәт итеп, яратып яши алар. Мәхәбәтләренең җимеше булган уллары Хәмит тәүге адымнарын ясап, әле әнисенә, әле әтисенә таба атлап аларны сөендерә. “Нинди генә телдә сөйләшсәң дә, нинди генә раса кешесе булсаң да, үз тиңеңне табу кирәк. Күпләр сөйгән ярларына үпкәләп, ташлашалар да, гомерләренең көзенә кадәр бер–берсен сагынып яшиләр. Яраткан кешең белән, бер–береңнең кадерен белеп яшәргә язсын”,– ди алар.

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»