|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2008 Җәмгыять
“ШӘРЫК”КА ПОП КИЛДЕ“Шәрык” клубында татар-осетин дуслыгы һәм хәтер кичәсе узды. Кайгылы һәм четерекле тема. Осетиннар килә дигән хәбәрне ишетеп, Раифское подворье чиркәве побы да килгән. Игумен Филипп Сидоров – Казанда иң актив динчеләрнең берсе, телетапшыруларда муллалар белән еш кына бергә кунак булучы. Ул бу юлы “чын татар яшьләре” белән дә аралашырга теләгән.
Кайберәүләр эре гәүдәле чит дин кешесеннән куркып шундук чыгып киттеләр. Калганнары, кем чакырган дип аптырап, атакай белән бәхәскә керде. Игумен күп сөйләүче булып чыкты һәм бәхәс асылда берьяклы булды. Ахырдан бар кеше җыелып фотога төште.
Фотода: ике зур кеше (туры һәм “кыек” мәгънәдә) Игумен Филипп Сидоров һәм тәсбихлы Искәндәр Сираҗи
--- |
Иң күп укылган
|