поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2008 Медицина

ДИСБАKТЕРИОЗНЫ ҖИҢӘБЕЗ

Дисбактериоз проблемасы бүген бик нык өйрәнелә һәм дарулардан тыш башка төрле дәвалау юллары да табылып тора. Алар арасында иң киң таралганы — составында сөт микрофлорасы булган ризыклар куллану. Монда әчегән сөт ризыкларын гына түгел, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә кертергә кирәк. Чөнки алар безнең организмга эләккәч, әче сөт бактерияләренең таркалуына ярдәм итә.

 

Дисбактериозны дәвалауда яшел тәмләткечләр — укроп, петрушка һәм сельдерей да кулланыла. Эчәклек микрофлорасына тәэсир итү белән беррәттән, аларның башка файдалы яклары да күп.

Укроп төнәтмәсен дис­бак­териоз билгеләре күре­нә башлау белән күкрәк сабыйларына да эчерергә ярый. Төнәтмә, бердән, эчәк­лектә һава ясалуны киметә, икенчедән, әкренләп микрофлора балансын көйли. Шуның өстенә укроп сидек куучы, эчне йомшартучы һәм какырыкны кузгатучы булып та санала. Ул гипертонияне дәвалаганда да ярдәм итә.

Төнәтмә әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган укроп орлыгына 1 стакан кайнар су коеп, 15 минут кайнатырга. Сө­зәргә һәм кө­ненә 3 мәр­тәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә.

Петрушка да микрофлорага уңай тәэсир итә. Аның шулай ук сидек һәм үт суын куу, антисептик үзлеге бар. Составында петрушка булган даруларны күрем циклы, ашкайнату системасы эшчәнлеге һәм сидек бү­леп чыгару процессы бозылганда, эч кабарганда, простатит вакытында билгелиләр. Петрушканың тө­нәтмәсен дә, согын да кулланырга була. Тик шуны онытмагыз: петрушка согы организмга бик зур тәэсир ясый, аны тәүлегенә 50 мл дан артык эчәргә ярамый.

Петрушка төнәтмәсе өчен 1 аш кашыгы киптерелгән үләнгә 300 мл кайнар су коеп, 10-15 минут тө­нәтергә. Көненә 3-4 мәр­тәбә аз-азлап эчәргә.

Сельдерей дисбактериозны дәвалый һәм аны ки­сә­тә. Сельдерейлы препаратлар бавыр һәм бөер эшчәнлеген нормага сала, аппетитны ача, аллергиягә кар­шы көрәшә, авыртуны ба­са, тынычландыра. Гому­мән, дисбактериоз аркасында килеп туган барлык төр авыруларны да дәвалый ала.

Төнәтмә өчен 100 г яңа җыелган сельдерей тамырына 300-400 мл кайнар су коеп, 2 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында аз-азлап эчәргә.

Дәвалану өчен сельдерейның согын яки вакланган яфракларын кулланалар. Көненә 3 мәртәбә 1-2 шәр чәй кашыгы сок эчү дә җитә. Сельдерей яфрагын һәм тамырын шул килеш ашарга, салатларга, ашларга кушарга тырышыгыз.


---
Тәмлетамак
№ --- | 22.03.2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»