|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2011 Җәмгыять
Татарстанда 23 мең кеше фатир алырга чиратта тора"Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча гражданнарны торак белән тәэмин итү" программасы кабул ителгәнгә быел 6 ел була. Шушы вакыт эчендә әлеге программага 62 млрд.сумнан артык акча сарыф ителгән. Ипотека күп гаиләләрнең соңгы өметләрен аклады, аның ярдәмендә меңләгән гаилә торак шартларын яхшыртты. 6 ел эчендә бары тик 2 гаилә генә яңа фатирдан кире чыгарылган. Сәбәбе дә җитди: хуҗа дигәннәре фатир өчен акча түләмәгән, өстәвенә күршеләре дә алардан һәрдаим зарланып торган. Бүгенге көндә исә Татарстанда 23 меңгә якын кеше, шул исәптән Казанда 7 меңләп кеше социаль ипотека буенча фатир алырга чиратта тора. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, 2011 елда республикада 600 меңгә якын квадрат метр торак йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта бу эшнең 42,5 проценты үтәлгән, ягъни 251,8 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бәяләргә килгәндә, Казанда 1 квадрат метр якынча 24-25 мең сум тора. Шуны да әйтергә кирәк, шәһәр үзәгендә фатир бәяләре кыйбатрак йөри.
"Агымдагы елда авыл яшьләре программасына - 418 млн.сум, Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак объектларга - 421 млн.сум, халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерүгә исә 1 429 млн.сум акча бүлеп бирү каралган", - диде Тәлгать Абдуллин матбугат очрашуында. Аның сүзләренә караганда, чиратта торучы халыкның барысын да торак белән тәэмин итү өчен муниципаль берәмлекләр җитәрлек күләмдә җир участоклары тәкъдим итәргә тиеш. Дөрес, бу проблема әкренләп хәл ителә башлаган. Җир участоклары тәкъдим ителүгә үк, халык янә чиратка кабул ителер дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|