|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2011 Җәмгыять
Паспортны яңарталарИл Хөкүмәте наркоманнарга эшкә урнашырга тыелган һөнәрләр исемлеген раслаган. Алга таба эш эзләүчеләрдән наркотик куллануга тест та сорый башларга мөмкиннәр. Түрәләр моңа әзер булырга киңәш итә. Татарстанда яшәүчеләр дәррәү кубып чит илгә китмәкче, ахры. Федераль миграция хезмәтенең республикадагы идарәсендә чит ил паспорты ясатырга теләүчеләр саны күплегенә шаккатканнар. Кыйммәтрәк булса да, халык яңа паспортка өстенлек бирә икән. Тиздән исә эчке, ягъни гадәти паспортка да үзгәреш кертәчәкләр.
Алдагы ел белән чагыштырганда, республикада чит ил паспорты ясатырга теләүчеләр саны берничә тапкыр арткан. Идарәнең чит ил паспортлары ясау бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, татарстанлылар күбрәк биометрик документка өстенлек бирә. “Заманча паспортны хәтта бер яшьлек сабыйларга да ясаталар. Ел башыннан бирле 50 меңнән артык биометрик документ тапшырдык”, – дигән ул. Мәгълүм булганча, яңа чит ил паспорты ясату 2 мең 500 сум тора. Аны гариза тапшырганнан соң, бер ай эчендә әзерләп бирәләр.
Тиздән исә ил гражданины паспортын да яңартачаклар. Премьер-министр Владимир Путин карары нигезендә, документның өченче битендә паспорт иясе турында өстәмә мәгълүмат пәйда булачак. Хәзер фамилия күрсәтелгән урында буш юллар бар. Өстәмә мәгълүматны әнә шунда урнаштырачаклар. “Машина укый алырлык мәгълүмат”ның урыны алдан ук уйланылган иде, дигәннәр илнең федераль миграция хезмәтендә. Анда кешенең исем-фамилиясе, туган елы, паспорт мәгълүматлары булачак. Бу – төрле ведомстволарның эшен тизләтү өчен эшләнә, дип аңлаткан белгечләр. Яңа паспорт гамәлгә кергәч, кеше турында кирәкле мәгълүматны белү өчен паспортның өченче битенә махсус җайланма куеп карау да җитәчәк. Мондый төр документны быелның 1 июленнән үк бирә башларлар, дип көтелә. Хәзерге паспортлар да гамәлдә булу вакыты чыкканчы кулланышта калачак.
|
Иң күп укылган
|