поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.05.2011 Милләт

Мәктәптә татар телен түбәнсетү дәвам итә

24 майда ТР Министрлар Кабинетында узган җыелышта Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек турында сөйләшү булды. Билгеле, татарча белем алу турында да сүз кузгатылды. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыту тукталмаячак, бу фәннәр буенча имтиханнар тапшыру да дәвам итәчәк, дип белдерде. Тик шул ук вакытта, математика, физика, химия кебек төгәл фәннәр урысча укытылырга тиеш, дип әйтте.

Аның сүзләренчә, бу предметларны татарча укып, югары уку йортларына керү авыр, анда алар урыс телендә бара. Альберт әфәнде бу фикерен күпчелек ата-аналарның теләге дигән сүз артына яшерде. “Балаларга яхшылык телибез икән, төгәл фәннәрне урысча укытырга кирәк”, — дип “изге” ниятен җиткерде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче зыялыларыбыз бу турыда ни уйлый икән?

 

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры:

 

— Министрның бу сүзләре белән килешмим. Тормыш тәҗрибәсе, тарих та шуны күрсәтә: татар телендә югары дәрәҗәдәге милли мәгариф системасы булган, предметларны татарча укып дөньякүләм танылган галимнәр чыккан. Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сюняев һ.б. гап-гади авыл кешеләре, татар мәктәпләрен тәмамлаучы шәхесләр. Математиканы татарча өйрәнгән бу кешеләргә хезмәтләре өчен Нобель премияләре алырга туган телләре комачауламаган.

 

Безнең гимназиядә төгәл фәннәр татарча укытыла. Үзем дә татарча укыдым, аннары Арча педагогия училищесында химия, математика, физиканы бер дигән итеп татарча укыттылар. Югары уку йортында математика факультетында белем алдым, предметларны татарча үзләштергәндә бернинди кыенлык тумады. Төгәл фәннәр — ул формула теле. Аны нинди телдә дә аңлатып биреп була. Язып та, сызып та, кул хәрәкәтләре белән дә аңлатырга мөмкин. Төгәл фәннәрнең милләте юк. Бездә укып чыккан балалар чит илләргә дә укырга китә, “Ник математиканы татарча укыттыгыз, берни аңламыйм” дип зарланганнары юк.

 

БДИ белән дә проблема туганы юк. 20 ел дәвамында эшләгән гимназия укучыларының белемнәре буенча, урыс теле белән проблемалары булса, без бүгенгә кадәр татарча укытмас идек. Ана телендә алынган белемне үтмәс товарга әйләндерергә тырышалар. Ана теленең кеше тормышы өчен булган кыйммәтен түбәнсетү процессы бара. Фәнне татар телендә үстерү — тулы канлы тормыш алып барган җәмгыять күрсәткече. Без моннан баш тартырга тиешме?

 

Илдар МӨХӘММӘТОВ, Казанның 2 нче лицей-интернат директоры:

 

— Бүген БДИны урысча гына тапшырырга дигән фәрман бар, туган телне читкә этәрү шуннан башланды. Әгәр Русиядә дәүләт имтиханын ана телендә тапшырырга шартлар тудырылса, вәзгыять икенче булыр иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда да хәзер урысча гына бирергә таләп итә башладылар. Ата-аналар прагматик, алар нинди телдә имтиханны тапшырырга кирәк дигәнне карыйлар, аннары татар теле кирәкме дип уйлап куялар. Бүгенге шартларда татар теленең үсеше турында авыз тутырып сөйләү авыр. Ләкин безгә бу катлаулы хәлдә хәрәкәт итәргә туры килә. Практик буларак әйтә алам, балалар ана телендә белем алсалар да, имтиханнар алдыннан урыс телендә әзерлекне оештырырга кирәк. Алар терминологияне, аның формасын белергә тиеш. Ләкин ана телендә белем алган балалар дәүләт имтиханын бирә алмый дигән сүз ялган. Башың эшләсә, нинди телдә укысаң да, имтиханны тапшырып була. Безнең лицейда укыту билингваль система буенча бара, төгәл фәннәрне урыс һәм инглиз телендә укытырга тырышабыз.

 

Татар телен төгәл фәннәрдән этәрү, билгеле, телнең үсеш киңлекләрен тарайтачак. Болай да югары уку йортларында татар телен куллану елдан-ел кими, ул бетеп бара, хәзер мәктәп системасыннан да кысрыклап чыгаргач, ни була инде? Төгәл фәннәр укытылмаса, балаларның тел байлыгы да кимиячәк.

 

Нурмөхәммәт ХӨСӘЕНОВ, Башкортостанның Бәләбәй татар гимназиясе директоры:

 

— Соңгы елларда бездә татар телен белмәгән балалар саны арта бара, шуңа күрә төгәл фәннәр урысча укытыла. “Табигать белеме”, “Җыр”, “Хезмәт”, “Татар теле һәм әдәбияты”, “Татар халкы тарихы”, “Гомум тарих” дәресләре һәм барлык тәрбияви чаралар татарча уздырыла. Татарстаннан читтәге республикада шәһәр шартларында татарча укытуны оештыру безнең өчен авыр. Татарча уку әсбапларына һәрвакыт кытлык кичерәбез. Рәсми рәвештә заказ бирсәк тә, безгә китаплар кайтартмауга мең киртә табыла. Үзем алсам, акча тапсам — бар, булмаса — юк. Моңа кадәр балалар “Татар халык тарихы”н 1993 елда чыккан дәреслек буенча укыдылар, ул инде күптән юк ителергә тиеш, ә мин һаман укытам, Обрнадзор мине әллә ничә тапкыр кисәтте. Әсбапларсыз утырганда балага үз телендә гыйлем бирү ифрат зур мәсьәләгә әйләнә.

 

Мин үзем физикада “вещество”ны матдә, химиядә “белок”ны аксым дип укыдым. Ләкин мәктәпне тәмамлаган кешеләрнең бу тормышта берсе дә югалмады. Татарлар урыслардан физиканы начаррак белми, ул аны тиз үзләштерә. Дөньяны, фәннәрне кеше туган телендә өйрәнсә, аңласа, җиңел.

 

Марат ЛОТФУЛЛИН, милли мәгариф өлкәсендә күп еллар дәвамында эшләүче шәхес, Тарих институты хезмәткәре:

 

— Альберт Гыйльметдиновның әйткән сүзе шәхси фикере булырга мөмкин, ләкин ТР Мәгариф һәм фән министрының мондый фикердә булуы кызганыч. Әгәр Русия мәгариф министры, иң алдынгы университетлар инглиз телендә эшли, Русия балаларының анда уку мөмкинлекләрен чиклибез, шуңа күрә предметларны урысча укытуны туктатыйк, дисә, иманым камил, ул интервью залыннан министр килеш чыга алмас иде. Бөтен халык алдында министр Гыйльметдиновның туган телдә белем алуны чикләү турында чыгыш ясавы оятсызлык. ТР Мәгариф һәм фән министры вакытында урысча укыган, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен аңламый. Икетеллелекнең көчен, кыйммәтен белми. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын гына калдырып, татар теле “кухня” теленә әйләнәчәк. Гуманитар өлкә белән генә тормыш бетми. Әле ул очракта да татарча язучыларның барлыкка килүе шикле. Ә безгә татарча фәннең үсеше кирәк. Кеше агач, тирә-яктагы үсемлек исемнәрен дә белергә тиештер бит? Тормыш “яратам” дип җырлап кына бармый, ул катлаулы. Туган телдә терминология булырга тиеш һәм ул бар. Татарлар югалган халык түгел, аның үз телендә югары белем бирерлек потенциалы бар. Киләчәк буынны туган телдә белем биреп, тәрбияләп кенә саклап була.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 27.05.2011
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»